Уңган-булган Галимә апаның кулларыннан гөлләр тама

image (9)Карагыз әле кабатланмас бизәкләр төшерелгән мендәр тышларына! Аларны Камышлы авылында яшәүче хезмәт ветераны, икенче группа инвалиды, сугыш чоры баласы булган Галимә Әхмәтҗан кызы Әхметшина күз нурларын кушып чигә. 

- Чигүгә утырасың да бөтен кайгы-борчуларың югала, ниндидер, эчке рәхәт халәт кенә кала», — ди кулларыннан гөлләр тамган апа.

Пенсия яшенә кадәр Галимә апа район мәдәният йортында техничка (җыештыручы) булып эшләде. Районда үткән барлык чараларда да — музыкаль бәйгеләр булсынмы, милли бәйрәмнәрме — катнашмый калмый.  Ул матур итеп шигырьләр укый, җырлый.

Аш-суга да оста Галимә апа, теләсә кем пешерә алмаган бавырсакларны да уңдыра ул. Төрле кул эшләре белән мавыга, җылы оекбашлар бәйли, аларны камышлылылар  яратып сатып ала.

Өч ул үстергән анага бер баласын җирләргә дә туры килде. Бүгенге көндә аның ике оныгы үсеп килә. Әлегәчә өйләнмәгән улы белән яши, күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар.

image (1) image (2) image (3) image (4) image (5)

image (7) image (8) image (9)image

 «Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.

Просмотров: 1917

Комментирование запрещено