Байтуганда Сәләй Вагыйзов музее булырмы?

Сәләй ага ВАГЫЙЗОВ һәм Рәмзия апа ВӘЛИТОВА күренекле татар язучылары  Гариф АХУНОВ  һәм Мөхәммәт МӘГЪДИЕВ белән.

Сәләй ага ВАГЫЙЗОВ һәм Рәмзия апа ВӘЛИТОВА күренекле татар язучысы Гариф АХУНОВ һәм 1960 — 80 елларда училище директоры Мөнәвир ИБРАҺИМОВ белән.

Самара  өлкәсендә халык  яратып  укый торган  “Бердәмлек” татар газетасының   инде  менә 25 ел чыгуын беләм. Аның кайбер саннары  кулыма  килеп кергәч, һәр язмасын бик кызыксынып укыйм. Бу төбәктә олы җанлы, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклаучы милләтәшләребез барлыгы  белән  горурланам. Шундый вакытларда күз алдыма  Самара өлкәсе  Камышлы  районының  Татар Байтуганы авылында туып үскән бөек шәхесебез, татар мәгарифен  үстерүгә бәяләп бетергесез зур  хезмәт керткән Сәләй Гатат  улы Вагыйзов килеп баса.

Сәләй ага Вагыйзов һәм аның гомерлек тормыш иптәше, хезмәттәше Рәмзия апа  Вәлитова — татар мәгарифенә 50 елдан артык хезмәт  иткән “Әлифба” һәм 40ка якын башка уку-укыту әсбаплары  авторлары бит алар. Мин  үзем  дә  бу олы шәхесләр белән Арча педагогия училищесында  (хәзер  педагогия  көллияте дип атала) эшләү дәверендә дә, аннан соң алар лаеклы ялга киткәч тә, аралашып, фикерләшеп яшәдем.

Сәләй ага белән Рәмзия апа һәрьяклап үрнәк шәхесләр иде. Икесенең дә бер йөрәк тибеше, бер сулыш белән 70 елга якын тату итеп яшәүләре безнең барыбыз өчен дә сокланырлык гаилә үрнәге булды. Балачактан икесе дә ятим калып, барлык авырлыкларны да җиңеп, югары белем алалар, Казан педагогия институтын тәмамлагач, 1937 елны парлап Арча педагогия училищесына татар теле һәм әдәбияты укытучылары булып эшкә киләләр.

Сәләй Гатат улының шигырьләре, иҗади эшләре сугышка кадәр үк республика матбугатында басыла башлый.

Милли архивтан Арча педагогия көллиятенең тарих укытучысы, тарих фәннәре кандидаты Илһам Низаметдинов тапкан шул чорның бер кызыклы документы бар. Мәгариф министрлыгы уздырган тикшерү нәтиҗәсендә педучилищеның һәр укытучысына кыскача характеристика бирелгән. Бар-лык укытучылар да диярлек: «Үз фәнен һәм аны укыту методикасын яхшы белә…», — дигән бәя алган. Ә менә бары бер Сәләй Гатат улы хезмәте генә: «Үз фәнен һәм укыту методикасын югары дәрәҗәдә белә», — дип бәяләнгән.

Индетормышлары матур гына башланып китте, гаи-ләдә бәхетле ике бала үсә (кызлары Римма һәм уллары Камил) дип шатланып эшләп йөргәндә, сугыш башлана. Сәләй Вагыйзов фронтка китә һәм Харьков янында барган каты сугышлар вакытында немецларга әсирлеккә төшә. Ә инде сугыш тәмамланып, әсирлектән котылгач, аны Печорага сөргенгә җибәрәләр.

Рәмзия Гыйлаҗ кызы, ике сабыен ияртеп, ике тапкыр Печорага ире янына бара. Моның өчен аны Арча педагогия училищесыннан эштән чыгаралар. Менә шул вакытта Сәләй ага балаларны саклап калу һәм хатынын эшле итү нияте белән, Рәмзиясенә беразга аерылып торырга киңәш бирә. Ләкин бу — гаиләне бөтенләйгә таркату түгел, ә аны гомерлеккә саклап калу өчен эшләнә. Сөргеннән кайткач та, Сәләй Гатат улы үзе дә шактый вакытлар эшсез йөрергә мәҗбүр була.

Сугыштан соң зур темплар белән илебезнең торгызылуы, фән һәм техниканың үсеше (космоска оча башладык бит!), тормыш-көнкүреш дә-рәҗәсенең нык күтәрелүе (радио, телевидение һәм башкалар), балаларның мәк-тәпкә килгәнче үк балалар бакчасы аша узуы сәбәпле әлифба китабына да заманча үзгәрешләр кертү кирәк була. Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы яңа әлифба төзү буенча конкурс игълан итә. Аның нәтиҗәләре буенча Арча педагогия учи-лищесы укытучылары Сә-ләй  Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова  әлифбасына икенче урын бирелә (беренче урын, ни сәбәпледер, беркемгә дә бирелми) һәм китап буларак нәшер ителергә тәкъдим ителә. 1965-1966 уку елында әнә шул әлифба гамәлгә кертелә дә инде.

Сәләй ага белән Рәмзия апа заман таләпләреннән чы-гып, әлифбага яңадан-яңа үз-гәрешләр кертә барып, аның дистәләрчә басмасын хәзерләп чыгардылар. Бу әлифба, шу-лай ук алар авторлыгында дөнья күргән «Башлангыч сыйныфларда татар теленә өйрәтү методикасы», «Кызыклы грамматика» китаплары мең-ләгән башлангыч сыйныф укытучыларының өстәл кита-бына әверелде. Латинга күчәбез дип йөргән заманда (90нчы еллар ахырында) алар латин хәрефләре белән язу һәм уку әлифбасын да төзеп, 30 мең данә тираж белән бастырып чыгардылар.

Сәләй ага Вагыйзов, Рәмзия апа Вәлитова үзләре исән вакытта күп кенә дәрәҗәле бүләкләргә ия булдылар. Алар икесе дә — Татарстанның атказанган укытучылары, Рос-сия Федерациясенең халык мәгарифе отличниклары, Каюм Насыйри премиясе лауреатлары. Сәләй Вагыйзов — Константин Ушинский ме-дале, ә Рәмзия Вәлитова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнделәр. Арча педагогия көллиятендә аларның күпсанлы хезмәт-ләре тупланган, халкы-бызның әлифбалары тарихын чагылдырылган Россиядә бердәнбер Әлифба музее оештырылды. Арча педагогия көллияте урнашкан урам район башлыгы тәкъдиме белән бүген Вагыйзовлар исемен йөртә.

Бу  ике  шәхеснең укучылары -  Татарстанның  халык язучылары  Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев язган повестьларында һәм хикәяләрендә, Фәридә Тарханова, Рифа Рахман шигырьләрендә, Рәмзия апаның якын туганы, күренекле язучы Айдар Хәлим  әсәрләрендә Сәләй ага Вагыйзов белән  Рәмзия апа Вәлитова образ-лары матур итеп  сурәтләнгән.

Сәләй ага һәм Рәмзия апаның юбилейларына багышлап (Сәләй аганың тууына — 105, Рәмзия апага 100 ел тулган булыр иде), 2013 елдан башлап Габдулла Тукай исемендәге Арча  пе-дагогия көллияте базасында  Татарстан Республикасының  Мәгариф һәм фән министрлыгы карары буенча фәнни-гамәли  конференция һәм бик зурлап  “Әлифба”бәйрәме оештырылып килә. Арча педагогия көллияте  җитәкчелеге коллективы кон-ференцияне масштаблы итеп  хәзерли, күренекле галимнәр, төрле  төбәкләрдән укытучылар, Сәләй ага һәм Рәмзия апаның   укучылары һәм туганнары   чакырыла. Ә инде Сәләй ага  Вагыйзовның туган ягыннан һәр Әлифба бәйрәменә шактый зур делегация килә.

Хәзерге вакытта Арча пе-дагогия көллияте җитәкчелеге   бәйрәмгә багышлап Әлифбага һәйкәл куярга  хәзерләнә.

Самара өлкәсенең Камышлы районы Байтуган авылыннан  Сәләй аганың ерак туганнары  Нурания һәм Фәргать Абза-ловлар җитәкчелегендә бер төркем, чын мәгънәсендә, милли җанлы шәхесләр, бүгенге көндә күренекле якташлары туган  нигездә бу бөек шәхескә  багышлап музей оештыру  буенча бик зур, изге эш алып  баралар. Саваплы эшләрендә аларга Самара өлкәсе губер-наторы Николай Иванович Меркушкин һәм Камышлы  районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов ярдәм итәргә те-ләк белдергәннәр.

Үз чиратыбызда без дә — Арча педагогия көллияте коллективы, Сәләй ага һәм Рәмзия апаның улы  Камил Вагыйзов, якыннары, шушы музей өчен экспонатлар  җыяр-га булышачакбыз.

Самара өлкәсе җитәкчелеге һәм халкы үзенең күренекле улы, олы шәхес, галим Сәләй Гатат улы Вагыйзовның исемен мәңгеләштерү өчен Нурания ханым Абзалова мөмкин булган барлык ярдәмне оештырыр,  дип  уйлыйм. Казаннан, Арчадан һәм башка күп төбәкләрдән зур делегация музейны ачу тантанасында  катнашыр, дип  ышанам.

Илдус СӘГЪДИЕВ,

Татарстан Республика-сының атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф  отличнигы, Арча районының Мактаулы гражданины.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1330

Комментирование запрещено