В древнем Болгаре принята социальная доктрина российских мусульман / Болгарда Россия мөселманнары социаль доктринасы имзаланды

76195В Татарстане в ходе празднования Дня принятия в 922 году ислама Волжской Булгарией подписана “Социальная доктрина российских мусульман”.

Документ подписали Верховный муфтий России Талгат Таджутдин, председатель координационного центра мусульман Северного Кавказа Исмаил Бердыев, а также председатели Духовных управлений мусульман России и Татарстана Равиль Гайнутдин и Камиль Самигуллин.

Доктрина подготовлена специалистами Фонда поддержки исламской культуры, науки и образования при участии духовных управлений мусульман.

Как ранее ИА IslamNews пояснил заместитель главы фонда А.В. Полосин, данный документ представляет собой одобренное всеми мусульманскими деятелями России свидетельство о социальных позициях российских мусульман на доступном для всего общества светском языке. Это рамочный документ, платформа социального действия мусульман на основе собственной догматики, трактуемой в стиле традиционности и умеренности в исламе, а также в духе российских мусульманских патриотических традиций.

Доктрина охватывает такие вопросы, как общественная мораль и здоровый образ жизни, семья и дети, отношение к социальным порокам, отношение к государству и государственной службе, законам России, патриотизму, борьбе с экстремизмом, нравственные начала в экономике.

Daktrina_MysylmanОна призвана стать важным документом для жителей России любого вероисповедания и национальности, благодаря которой станут понятны базовые принципы ислама, его мирные посылы и трактовка вызывающих дискуссию вопросов.

Торжественное мероприятие “Изге Болгар жыены” (Священное Болгарское собрание – тат.), посвященное Дню принятия ислама Волжской Булгарией в 922 году, проходит в воскресенье в древнем городе Болгар в Спасском районе Татарстана с участием представителей мусульманских организаций России при стечении большого числа паломников.

Болгар шәһәрендә Ак мәчеттә, Изге Болгар җыенын рәсми ачу тантанасы алдыннан, Россия мөселманнарының социаль доктринасына кул куелды. Дүртъяклы килешүне Россия Югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев имзалады. Тантаналы чарада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча «Яңарыш» Республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

Документның беренчел варианты Ислам гыйлеме, мәдәнияте һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары Вячеслав Полосин рәислегендәге эш төркеме тарафыннан әзерләнде. Россиянең күп кенә субъектларында аның буенча фикер алышулар булды. Татарстанда доктринага багышланган түгәрәк өстәл агымдагы елның 28 маенда ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды. Фикер алышулар барышында конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр, аерым алганда, фән җәмәгатьчелеге вәкилләре, дин әһелләре, теологлар, исламны өйрәнүчеләр Россия мөселманнарының социаль доктринасын булдыруга мөнәсәбәттә уй-фикерләре, киңәш -тәкъдимнәре белән уртаклашты. Нәтиҗәдә, резолюция кабул ителде.

Россия мөселманнары өчен әлеге рәсми документ илнең барлык мөселманнары ихтыяҗларын тәкъдим итүнең үтемле чарасы булачак. Доктрина ярдәмендә, Россиядә яшәүче теләсә кайсы дин һәм милләт вәкиленә исламның төп принциплары һәм бәхәс уята торган трактовкалары аңлаешлы булачак. Документ җәмгыятьтәге әхлак һәм сәламәт яшәү рәвеше, гаилә һәм балалар, ватанпәрвәрлек, экстремистлыкка каршы көрәш мәсьәләләрен, шулай ук, дәүләт һәм дәүләт хезмәтенә, Россия законнарына, башка дин вәкилләренә мөнәсәбәт һ.б сорауларны колачлый.

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында соңгы елларда Болгар музей-тыюлыгының ни рәвешле үзгәрүен, аның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүен билгеләп узды. Ул моны Татарстанның беренче Президенты, тарихчылар, археологлар, халык тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булган уртак җиңү дип атады. Имзаланган килешү турында сүз йөрткәндә, Татарстан лидеры моның җитди адым булуына игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, документ позициябезне системага сала. «Без кемнең исламда булып, Коръән буенча яшәвен, кемнең аны үзенчә аңлап, явызлык тарафдары булуын төгәл аерырга тиеш. Ислам — игелек, ярату һәм хөрмәт дине», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Минтимер Шәймиев Изге Болгар җыенының берничә ел рәттән зурлап уздырылуын билгеләп үтте. Аның сүзләрен караганда, Исламны рәсми кабул иткән урында оештырыла торган әлеге чара халкыбызның бердәмлеген һәм рухи байлыгын елдан-ел ныгыта. Дәүләт Киңәшчесе Россия мөселманнары доктринасын кабул итүне тарихи вакыйга дип атады һәм бүгенге җыенга ерак араларны якын итеп килгән кунакларга рәхмәт белдерде.

tat.tatar-inform.ru

Просмотров: 1784

Один комментарий