“Авыл”лы татарча клиплар

file59129Җәйнең кыл уртасы. Авыл халкының бер минут тик торырга да вакыт юк, чөнки эшнең гөрләгән чагы. Кышка печән әзерлисе, бәрәңгене утап, колорадо коңгызыннан чүплисе бар. Ул арада чия, кура җиләге, карлыганы өлгерә. Җыярга гына җитеш! Көтү көтәргә чират та килеп җитә… Әле болар көндәлек эшнең бер чиреге генә. Менә шуннан кичкә таба шактый арып, хәлдән тайган авыл халкының хәлен аңларга да була.

Бүген без сезгә авыл тормышы чагылган клиплар карарга тәкъдим итәбез:

Габделфәт Сафин – “Уфалла арбасы”.  Бөек Ватан сугышына кадәр дә, аннан соң да шактый киң кулланылышта булган уфалла арбасы – клипның төп герое. Олы яшьтәге кешеләр аның ачысын күп татыган. Әлеге клипны карагач, күбесенең хатирәләре искә төшү белән бергә, күзләренә яшь тә тыгыладыр…

Зәйнәп Фәрхетдинованың “Авылым хатирәсе” авыл белән бәйле хатирәләрне күңелдә яңартып, үткәндәге вакыйгаларга алып кереп китә:

Гүзәлиянең «Авыл көйләре»:

Рифат Зариповның «Авыл мунчасы»:

Лилия Муллагалиеваның «Без бит авыл кызлары»:

Авыл тормышын, аның халкын чагылдырган клиплар әле моның белән генә тәмамланмый. Алар шактый күп. Бәлки киләсе күзәтүләрдә без кабат әлеге темага әйләнеп кайтырбыз. Аңа кадәр яңа “авыл”лы клиплар да пәйда булыр.

Просмотров: 2780

2 комментариев

  1. Народные песни всегда вызывают ностальгические чувства! Спасибо за клипы.

  2. в деревнях многих тупые дегенераты и алкаши остались….которые забыли татарские традиции((