Июнь урталарында Казан тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда халыкны татар халык ашлары белән сыйлаучы «Түбәтәй» фастфуды ачылган иде. Беркөнне, вакыт табып, велосипедларга атланып, без дә «Түбәтәй» тирәсеннән урап кайтырга уйладык. Вокзал янында кафе-киосклар күп булса да, «Түбәтәй» җиңел табылды, ник дигәндә, яшел, кызыл төсләрдәге татар орнаменты белән бизәлгән матур киоск әллә кайдан «кычкырып» тора. Янында милли киемнәр кигән бер төркем яшьләр кайнаша. Әлеге кыз-егетләрнең яңа ачылачак «Түбәтәй»ләрдә эшләү өчен стажировка үтеп ятулары икән. Җитмәсә, милли фастфудның идея авторы, оештыручыларның берсе, директоры Солтан САФИН да шунда булып чыкты.
- Июнь башында Казанның Черек күл паркында без “Түбәтәй”не халыкка тәкъдим иттек, күрсәттек, таныштырдык. Ә берничә көннән, 14 июньдә менә бу урында ачылдык. 24 июльдә исә “Казан-арена” стадионы янында, Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты паркында тагын алты “Түбәтәй” ачылды. Алар хәзергә шунда эшләячәк, ә соңыннан, чемпионат тәмамлангач, без аларны бөтен шәһәр буенча таратачакбыз, – диде ул.
– Солтан, халыкка нинди азык-төлек тәкъдим итәсез?
- Бездә зур һәм кечкенә өчпочмак, өлеш, гөбәдия, пәрәмәч, бавырсак, чәкчәк, кыстыбый бар. Туристлар өчен магнитлар, балалар өчен уенчыклар белән җыелмалар да ясыйбыз. Үзебезнең шулпа, компот, мәтрүшкәле чәебез бар. Ризыкларыбыз сыйфатлы, организмга зыянсыз һәм өйдә пешерелгән кебек тәмле.
– Өлеш-өчпочмакларны кайда пешерәсез?
- Үз бинабыз бар. Киоскларга көненә 3 тапкыр яңа пешкән ризыклар китерәбез.
– Ә бәяләрегез ничек?
- Уртача. Әйтик, Бауман урамындагы чәй йортындагы бәяләрдән әлләни аерылмый. Җитмәсә безнең башкалардан аерылып торган зур үзенчәлегебез бар — ризыкларны милли бизәкләр төшерелгән савытларга салып бирәбез. Аны үзең белән юлга алырга да, өйгә алып кайтып ашарга да мөмкин. Чәй, компот һәм шулпа савытларыбыз орнаментлар белән генә түгел, классик шигырьләр белән дә бизәлгән. Менюны өч телдә — татар, инглиз һәм урыс телләрендә яздык. Бездә эшләүче егет-кызларга да төп таләп — шушы өч телне камил белү.
– Алалармы соң өчпочмак-кыстыбыйларыгызны?
- Алалар. Еш кына чиратлар да хасил була хәтта. Безнең азык-төлекне алыр өчен шәһәрнең икенче башыннан махсус килүчеләр дә, даими йөрүчеләр дә җитәрлек.
– Милли фастфуд ачу сезнең идеяме?
- Әйе. Казан Федераль университетында (КФУ) укыган чагымда (Солтан — Самара өлкәсенең Камышлы авылында туып үскән егет, Казан университетының геология һәм нефть, газ технологияләре институтын тәмамлаган – ред.) Казанда татар ашлары тәкъдим итә торган урыннарның бик аз булуына игътибар иткән идем. Минем өчен бик гаҗәп хәл иде ул. Бервакыт төрле төбәкләрдә яшәүче дусларым минем янга Казанга кунакка килде. Ә мин аларны татар халык ашлары белән сыйларлык бер җиргә дә алып бара алмадым. Менә шул вакыйга күңелемдә калды. Аннан соң мин өч ел Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәп кайттым. Анда яшәгәндә милли азыкларга бәйле уй-хыялларымны кәгазьгә күчердем, проектын эшләдем. Ә кайткач, егетләр белән җыелдык та ачтык.
– Сезгә ничә яшь?
- 25.
– Эшли башлавыгызга берничә ай инде. Файдасы бар дип әйтеп буламы?
- Әлбәттә! Моңа кадәр Казанның, Татарстанның милли азык-төлек бренды юк иде. Безнең икътисади, спорт брендлары бар, ә менә азык-төлектә бөтен дөньяга танылган исемебез юк иде. Әмма безнең азык-төлек бит менә дигән! Аны чит илләргә дә алып барырлыгыбыз, күрсәтерлегебез бар.
* * *
Без өчпочмак, кыстыбый, ике пәрәмәч, мәтрүшкәле ике чәй сатып алдык. Җәмгысы 200 сум булды. Пәрәмәчләрне “куян күчтәнәче” итеп өйгә алып кайттык, өчпочмакны кызым (рәсемдә) ашады, тәмле диде. Кыстыбыйларны мин “йотып” куйдым. Тагын алмакчы идем, без чәй эчкән арада бетеп тә киткән. Бавырсакларны да алып бетергәннәр. Мәскәү поезды килгән һәм киткән вакытларда сатып алучылар аеруча арта икән. Үзләре белән күчтәнәчкә алып китүчеләр дә, юлда ашарга дип алучылар да күп ди.
Чулпан ФӘТТАХОВА.
(«Татарстан яшьләре» газетасы).
КОНТЕКСТ:
На руку проекту камышлинца Султана Сафина должны сыграть грядущие крупные мероприятия в Казани
* * *
В Казани даже мороженое будет с национальным колоритом (ВИДЕО) / Казанда «Түбәтәй» фастфуд челтәре ачыла
* * *
Якташыбыз Казанда «Түбәтәй» милли ризык челтәре ача / Открывается сеть татарского фастфуда «Түбәтәй»
* * *
Султан САФИН: МЕЧТАТЬ, БЕССТРАШНО ПРЕОДОЛЕВАТЬ, ДОСТИГАТЬ И СНОВА МЕЧТАТЬ!
Просмотров: 1213