Губерна – ул син һәм мин!

Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары.

Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары.

Бер абзый минем фикерләрне укыгандай: “Юк, киләсе елга монда кадәр өстерәлеп йөрисем юк…”, - диде. 

Үткән шимбәдә Самара үзенең 429нчы туган көнен билгеләп үтте. Шәһәр көне уңаеннан үткәрелүче күпсанлы чаралар арасында “Халыклар һәм милли мәдәниятләр көне” дә бар иде.

Беренче тапкыр уздырылган бу чараның чишмә башы үт­кән елның көзендә оештырылган  “Дуслык” бәйрәменә барып тоташа. Хәтерләсәгез, былтыр Волгарь бистәсендә төзелгән яңа микрорайонның Осетинская урамында төрле милләт халыклары һәм өлкә хөкүмәте вәкилләре катнашында зур тантана булды, Халыклар дуслыгы аллеясы утыртылды. Бөтен халыкка хуш килгән шушы бәйрәмнән соң өлкә хөкүмәте “Халыклар  һәм милли мәдәниятләр көне”н билгеләп үтү турында фәрман чыгарды.

Иртәнге сәгать уннарда “Аврора” автостанциясенең “Южный” юнәлешендәге тукталышта бәйрәмне оештыручылар вәгъдә иткән бушлай автобус басып тора иде инде. Унбиш-егерме минут чамасы бәйрәмгә барырга теләмичә йоклап яткан шәһәр халкын көтеп торганнан соң, яртылаш буш автобус юлга кузгалды. Янымда татарлар, әби белән онык, бәйрәмгә баралар. Бераздан әби саф татар телендә: ”Куй әле, улым, шушы телефоныңны. Кара, та­бигатьтә алтын көз җиткән, Самарка елгасының төсе нәкъ күк йөзе кебек зәп- зәңгәр. Ә син телефоныңа карап барасың, шушы матурлыкны күрми кала­сың ич”, — дип әйтеп куйды. Малай, ризасызлык күрсәтмичә ге­нә, телефонын кесәсенә тыкты…

Бу гаиләдә милли тәрбия ныклыгы күренеп тора. Әбисе, малайны телевизор һәм компьютер йогынтысыннан аерырга тырышып, милләтләр бәйрәменә алып бара. Оныгы да аның сорауларына татар телендә җавап бирергә тырыша, телефонны берсүзсез сүндерә… Их, шундый гаилә­ләребез күбрәк булса иде!

Менә Волгарьга да килеп җиттек. Авыл урамнары буйлап төрле дәрәҗәдәге шәхси йортлар тезелеп киткән. Берсе заманча итеп корылган таш пулат булса, янындагы берничәсе менә-менә ишелергә торган йөз еллык тузган йортлар. Автобус кинәт борылыш ясады һәм алдыбызда күпкатлы яңа йортлар пәйда булды. “Кара син, авыл эчендә шәһәр корып куйганнар”, — дигән уй йөгереп узды башымнан. Осетинская урамы – ул өр-яңа микрорайонның үзәге икән. Тик мәһабәт йортларның тәрәзәләрендә пәрдәләр бик аз күренә әле. Самарка буенда калыккан йортлардагы фатирларны сатып алучылар юкмы икән әллә?

Автобусыбыз микро­район­ның эченә үк үтмәде, элек ташландык җир булган, ә хәзер бульдозерлар тарафыннан тигезләнгән шактый зур мәйдан янында туктады. Биредә губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре, милли оешмаларның җитәкчеләре һәм әгъзалары, студентлар һәм бер төркем руханилар өлкә губернаторын көтәләр иде. Бу чарада татарлардан региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самараның Тарихи мәчет мәхәлләсе рәисе Усман Илингин һәм башкалар катнашты.

Менә губернатор Николай Меркушкин белән бергә Мәскәү кунагы, элек телевидениенең Үзәк каналында күп еллар “Хайваннар дөньясында” тапшыруын алып барган, ә хәзер «Живая Планета» Халыкара экология хәрәкәте әгъзасы Николай Дроздов та килеп җитте. Алар, төрле милләт вәкилләре катнашында, элеккеге чытырманлык урынында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Геройлар аллеясына юкә агачлары утырттылар. Губернатор утырткан агач ботагына берле саны эленгән булса, соңгысының саны җитмеш иде.

Ә бу вакытта Осетинская урамының икенче башында бәйрәм кайный иде инде. Урамның сул ягы буйлап милли оешмаларның чатырлары тезелеп киткән. Монда нинди милләт нәрсә булдыра, шуны “кыландыра”. Милли ашлар һәм киемнәр, тегү-чигү әйберләре һәм кул эшләре күргәзмәләре, милли кием кигән курчаклар һәм савыт-саба, һәрвакыттагыча, күз явын алырлык. Татар чатырында өлкә “Туган тел” татар оешмасы аксакалы, рәссам Азат абый Надировның Бөек Ватан сугышына багышлап ясаган дүрт картинасы игътибарны җәлеп итә. Менә бу милли оешмага нигез салучыларның берсе — сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры Илсур Кәбиров, икенчесендә граната тотып танк астына ташланган якташыбыз, Советлар Союзы Герое Рәүф Кутуев портретлары булса, өченче-дүртенчесендә сугыш вакытында тылда эшләгән колхозчыларның фронтка ик­мәк тапшыру күренеше һәм фрон­товик-шагыйрь Фатыйх Кә­римнең “Гармунчы аю һәм җырчы маймыл” әкиятенә ил­люст­­рация иде. Кызганычка, рәс­сам быелгы өлкә Сабан туенда оештырылган күргәз­мәсендә күр­сә­телгән карти­наларның ба­ры­сын да бирегә алып килә алмаган.

“Яктылык” татар мәктә­бенең “Мирас” музее экспонатларын музей хуҗасы Асия Сәйфетдинова һәм мәктәпнең хореографы Инзилә Гыйззә­туллина, ә “Алтын инә” ательесы хуҗасы, оста тегүче һәм чигүче, бөтен чараларга да милли киемнәр тегүче Гөлнара Насыйрова үзенең иҗат җимешләрен күрсәтеп торалар, ә өстәлдә — “Самара татарлары” журналы һәм “Бердәмлек” газеталары күргәзмәсе. Үз матбугат чараларын булдырып, күп еллар буе телебезне сакларга тырышучы өлкә татарларының зур уңышы бу. Бу күргәзмәләрне оештыручыларга — өлкә милли-мәдәни татар автономиясенең башкарма директоры Шамил Галимовка һәм “Туган тел” татар оешмасы җитәкчесе Фәрхәт Мәхмүтовка рәхмәт әйтми калырга ярамыйдыр, мөгаен.

Хәер, башка милләтләрнең күргәзмәләре дә безнекеннән бер дә ким түгел, ә кайберләре яхшырак та иде. Николай Меркушкин, Виктор Сазонов, Николай Дроздов һәм аларга ияргән зур төркем хөкүмәт вәкилләре һәр “йорт” янында туктап, милли ашамлыкларны татып, халык белән аралашып йөрделәр. Чувашлар кунакларны колмак квасы, дагыстанлылар өйдә ясалган сыра, чеченнар туган якларыннан китерелгән минераль су, ә үзбәкләр яшел чәй белән сыйладылар, һәр милләт вәкиле губернаторга үз җырын ишеттерергә, үз биюен биеп күрсәтергә теләде.

Бөек Җиңүнең җитмеш ел­лыгына багышланган тантана зур сәхнәдә дәвам итте. Губернатор Николай Меркуш­кин: “Хәзерге шомлы, күп җир­ләрдә сугыш барган заманда Россия халыкларына бер­ләшергә, ә хөкүмәткә нык­лы тәртип урнаштырырга кирәк. Россиядә яшәүче халыклар арасында бердәмлек, милләтара ки­лешүчәнлек, аң­ла­шучанлык бул­са гына, хөкү­мәт көчле була ала. Самара өлкәсендә гомер-гомергә төрле милләт халыклары дус яши, ә хөкүмәт һәм иҗтимагый оешмалар милләтләр төрлелеген сак­лау өчен күп көч куя. Үткән елны “Халыклар бердәмлеге көне”ндә без “Халыклар дуслыгы аркасы” нигезенә капсула куйган булсак, бүген менә “Геройлар аллеясы”н утырттык. Бу күпмилләтле регионыбызны берләштерүче көч һәм яхшы күршеләр сыйфатында яшәтүче символ булып торыр”, — дип белдерде.

Яшь гаилә Лилия һәм Тимур Шакировлар.

Яшь гаилә Лилия һәм Тимур Шакировлар.

Бу көнне сәхнәгә сугыш ветераннары һәм яңа гына тормыш башлаучы яшь гаиләләр дә күтәрелде. Татарлардан 55 ел бергә гомер иткән Мария апа һәм Әнвәр ага Гыйззәтуллиннар, шушы көннәрдә генә Җәмигъ мәчетендә чын милли мөселман туе уйнатып, гаилә корып җибәргән Лилия һәм Тимур Шакировлар да бар иде. Губернатор ветераннарны һәм яшь парларны котлап, күчтәнәчләрен тапшырганнан соң, миңа да Шакировлар гаиләсе белән сөйләшеп алырга мөмкин булды. “Шундый матур милли туй уйнагансыз. Алдагы тормышка нинди планнар корасыз”? — дигән сорауга гаилә башлыгы хәйләкәр елмаеп: “Татарлар арасында демографик вазгыятьне яхшырту”, — дип җавап бирде. Менә, ичмасам, ирләр җавабы!  Чын татар гаиләсендә туган һәм теле татарча ачылган балалар санын арттырудан да яхшырак милли эш юктыр. Аллаһы Тәгаләнең “амин” дигән сүзенә туры килсен иде.

Мария апа һәм Әнвәр ага гыйззәтуллиннарны губернатор котлый.

Мария апа һәм Әнвәр ага гыйззәтуллиннарны губернатор котлый.

Иң яхшы концерт – ул төрле милләт халыклары катнашындагы концерт, дип юкка гына әйтмиләрдер. Татарларның танылган “Ялкынлы яшьлек” һәм “Идел” ансамбльләре чыгышы башка милләт халыкларының дәртле биюләре һәм моңлы җырлары белән алмашынып торды. Ә ахырда бөтен милләт вәкилләре дә түгәрәк ясап кулга-кул тотыныштылар һәм әйлән-бәйлән йөрттеләр. Бу вакытта динамиклардан “Без бердәм Самара халкы” җыры яңгырады. Анда “Губерна – ул син һәм мин” дигән бик мәгънәле сүзләр бар иде.

…Бик шәп узган бәйрәмнән күтәренке кәеф белән кайту юлына чыккан кешеләрнең күбесе бушлай автобуска өлгермәде һәм күпчелегенә таныш булмаган авыл буйлап шәһәр транспорты тукталышын эзләп китәргә туры килде. Көне буе йөреп арыган аяк­лар тукталыш эзләп йөрергә теләмәсәләр дә, башка чара юк иде. Уфылдый-уфылдый тукталыш эскәмиясенә килеп егылган юан гына бер абзый минем фикерләрне укыгандай: “Юк, киләсе елга монда кадәр өстерәлеп йөрисем юк. Мондый бәйрәмнәр шәһәр мәйданнарында уздырылырга тиеш, шунда гына теләгән һәркем чарада катнаша ала. Ә шәһәр читендә оештырылган бәйрәмнең гомерле булуына шикләнәм”, — дип сөйләнде. Ә мин аның сүзләрен хуплап, баш селкеп тордым.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Әнәс Мингалиев фотосурәтләре.

 «Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

В Самаре отметили День народов и национальных культур губернии (ФОТОРЕПОРТАЖ №2, ВИДЕО)

* * *

В Самаре отметили День народов и национальных культур губернии (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1800

Комментирование запрещено