Без халык өчен тырышабыз

Руслан Хамадиев

Руслан Хамадиев

18 октябрь – Азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре көне

Тырышып, җиренә җит­керелеп башкарылган һәрбер эш зур хөрмәткә лаек. Ул хезмәт зурмы, кечкенәме, иң мөһиме — кешеләргә файдалы булсын. Самараның “Перекресток” кибет челтәрендә ит эшкәртүче булып хезмәт иткән Руслан Хамадиевның да һөнәре шундыйлардан. Ул кибеткә китерелгән итне категорияләренә аерып бүлә, карбонат, шашлык өлешләрен, аш пешерү өчен җыелмалар әзерләп, итне сатуга чыгара.

- Мин хуҗабикәләрнең эшен җиңеләйтәм, — дип елмая Руслан. — Алар итнең үзләренә ошаган кисәген сайлап ала, аны сөякләрдән, сеңердән арын­дырып торасы юк — бар да чистартылган. Ярымфабрикатлар да әзерлим. Гомумән, без, азык-төлек сәнәгате хез­мәткәрләре, җитештерелә торган продукциянең сыйфатын даими яхшыртып, ассортиментын киңәйтеп, халык өчен тырышабыз.

Руслан Хамадиев — үз һө­нәрендә бик тәҗрибәле белгеч. Итнең сыйфатын бер карау белән ачыклый ала, яхшы продукцияне сайлап алу серләрен дә белә:

- Ит — ачык кызыл, мае ак төстә булырга тиеш, — ди ул. — Әгәр мае сары, ите куе кызыл төстә булса, димәк, бу — карт терлек ите. Карасу төстәге ит аның һавада озак торуын аңлата. Сыйфатлы ит түшкәсенә бармак белән төрткәч, эз калмый, бер минуттан ул элеккеге хәленә килә.

Продукциянең уңышлы са­тылуы да Хамадиевның “то­варның йөзен” уңышлы күр­сәтә белүенә бәйле. “Витринаны би­зәүнең дә үз серләре бар бит”, - ди егет.

Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында туып үскән Руслан Хамадиев, сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Самараның 10 санлы аш хәзерләү осталыгы техникумына укырга керә.

- Элегрәк колхоз булганда егет кешегә комбайнчы, машина йөртүче булып эшләргә мөмкин булса, бүген авылда эш юк. Бәрәңге, кишер үстереп сатам дисәң дә, бу үз-үзен акламый. Яздан көзгә кадәр тир түгеп бакчаңда эшлисең, ә уңышны арзанга сатасың. Мал үстереп, сөт-май сатучыларга да төрле кагыйдәләр кертәләр, киртәләр куялар бит хәзер.

Теләгем — булачак һөнәрем һәрвакыт кирәк һәм гаиләмне тәэмин итәрлек булсын иде. Ә ризык турында кайгырту кешелек тарихында һәрвакыт беренче урында тора. Әти-әни белән киңәштем дә әлеге уку йортын сайларга булдым, — дип сөйли Руслан.

Практикасын ул “Перекрес­ток” кибетендә үтә һәм үз-үзен бары яхшы яктан гына күрсәткән егетне, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, берсүзсез бирегә эшкә алалар.

- “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, — дигән мәкаль нәкъ безнең Руслан турында. Ул машина да йөртә, балта-пычкы белән дә бик оста эшли, кирәксә — телеңне йотарлык итеп ашарга да пешерә. Нинди генә эшкә алынса да иптәшебез тырышып, ихлас күңелдән эшли, шуңа да хезмәте яхшы уңыш бирә. Аның тырышлыгын, эш сөючәнлеген җитәкчеләребез дә күрә, хезмәтен югары бәя­ләп, Русланны инде берничә мәртәбә Мактау кәгазе белән бүләкләделәр, — диләр аның турында хезмәттәшләре дә.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1340

Комментирование запрещено