Бөдрә таллар таң җиленнән тирбәлә талгын гына…

2015-10-26_080726Шәфкатьлелек бүлекләре авыл халкының йөрәге дисәм дә, дөрес булыр мөгаен. Бу бүлекләр — яшьләр өчен эш урыннары булса, өлкәннәр өчен очрашып аралашу, ял итү, сәламәтлекләрен арттыру урыны ул.

Үткән атна азагында очраклы рәвештә Балыклы авылы шәфкатьлелек бүлегендә булырга туры килде миңа. Капкадан керү белән талгын гына җыр тавышы ишеттем мин. Ә тирә-якка тәмле коймак исе таралган иде.

Ишекне ачып керү белән мине чын күңелдән шатланып шушы бүлекнең хуҗабикәсе Резидә Шәрәфетдинова каршы алды. Эчке бүлмәдән, әйтеп үткәнемчә, җыр ишетелә иде. Түр бүлмәгә үттем. Татар халкының моңлы сандугачы Вәфирә Гыйззәтуллина репертуарыннан булган “Бөдрә таллар” җырын җырлап бәйләү бәйләп, чигү чигеп утырган өлкән апаларны күреп хәйран калдым: илаһи бер күренеш, илаһи моң, күңелгә ятышлы җыр:

Бөдрә таллар таң җиленнән
Тирбәлә талгын гына,
Монда ялга килгәннәр
Хисләрен агылдыра…

Бу бүлеккә ял итәргә өлкәннәр урамы-урамы белән чакырыла һәм аларның һәрберсенең исеме дә, девизы да бар икән. Мин килгән көнне анда “Таллы урамы”ның “Бөдрә таллар”ы ял итә иде. “Безнең өчен бу ял йорты кебек инде. Бик теләп, яратып йөрибез. Бер урамда торсак та гел аралашып булмый бит. Ә монда без рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып кайтабыз. Монда эшләүче уңган кызларыбыз-бүлек җитәкчесе Резидә Шәрәфетдинова, шәфкать туташы Эльмира Усманова, культорганизатор Әльфия Гафурова, өлкәннәрне социаль яклау бүлеге белгече Ризидә Абсаттарова, кул эшләре буенча инструктор Зилә Абдулвалиевалар ачык йөз белән каршы алып, сәламәтлегебезне ныгыталар, төрле уеннар уйнаталар, җырлап-биеп тә күңел ачабыз, җәен бергәләп җиләк җыйсак, кыш көннәрендә урманга барып чаңгы шуабыз. Тәмле коймаклар белән хуш исле чәйләр эчеп табын артында гапләшеп утыру үзенә бер рәхәт мизгелләр. Без, өлкәннәр, хөкүмәтебезгә дә, шушы бүлектә эшләүче кызларыбызга да бик рәхмәтле”, диеп үз сүзләрен әйтеп куйды ветеран укытучы Әминә апа. Бик күңелле очрашу, аралашу булды ул. Яраткан укытучысының дәресен тыңлаган укучы сыман, йотлыгып тыңладым мин Әминә апаны.

2015-10-26_0807262015-10-26_080737Зилә пешергән телеңне йотардай коймак, үзләре кайнаткан шикәр, бик тәмле варенье белән төрле үләннәр кушылмасыннан ясалган чәй белән дә сыйлады мине бүлек кызлары.

Бүлектә эшләүче кызларның эшләрендә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын һәм анда ял итүчеләрдән аларга рәхмәт сүзләре генә яусын дигән теләктә калам.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
Автор фоторәсемнәре.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1746

Комментирование запрещено