Камышлы район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге эшчеләренең кулларыннан гөлләр тама. Беркөнне хезмәттәшләрем оешмабыздагы иске мебельләрне яңарту белән шөгыльләнделәр.
Кыска гына вакыт аралыгында тузган диванны өр-яңа иттеп тегеп куймасыннармы алар! Исең-акылың китәр! Башка оешмаларда искергән җиһазларны чыгымга язырга, ягъни «списать» итәргә торсалар, безнекеләр әнә нәрсә кыландыралар!
Уңган-булган кул осталары бинаның диварларын буяп-бурлап, яңа тәрәзә пәрдәләре тегеп, аларны да элеп куйдылар әле. Хәзер биредәге матурлык һәркемнең күзен иркәли.
Камышлы район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.
samtatnews.ru
Просмотров: 1550