“Еллар һәм язмышлар” нәрсә турында сөйли?

Лифкать Рифкать улы Балтаев үзе иҗат иткән “Еллар һәм язмышлар” дип аталган китабы белән.

Лифкать Рифкать улы Балтаев үзе иҗат иткән “Еллар һәм язмышлар” дип аталган китабы белән.

Камышлы районының Иске Усман авылында яшәүче Лифкать ага Балтаев туып-үскән җире турында китап язган. Сөйләшүебезне ул үзенең балачагыннан башлап җибәрде.

- Балачагым бик авыр үтте. Әтиемә ике сугышта катнашырга туры килгән. Соңгысында бер кулын югалтып кайтты һәм озак авырап азаплангач, үлеп тә китте. Мин әнкәйнең уң кулы булып калдым һәм, әле бик яшь булуыма карамастан, үземә өй салдым. Авылыбыз мәктәбендә укытучы булып эшләүче яшь кызга — Зөһрәгә өйләнгәч, тормыш йөген бергәләп тарта башладык. Бер-бер артлы дөньяга килгән кызларыбыз Римма, Лилия, Земфира да хәзер үз ояларын кордылар инде.

Мин колхозда зоотехник, ферма мөдире булып эшләп, лаеклы ялга чыктым.

Алдан әйтеп үткәнемчә, бала чагымда күргән нужалар, тормыш юлында җыелган тәҗрибәләр миңа туган ягымның асыл кыйммәтләрен тирәнтен аңларга ярдәм иттеләр һәм миндә авылым, аның кешеләре турында китап язу теләге туды.

Шушы изге эштә миңа ярдәм итүче авылдашларыма, гаиләмә һәм “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Мәгърифә ханым Гыйльфановага, китабымны бастыручы “Камышлы хәбәрләре” редакциясенә зур рәхмәтемне белдерәсем килә, — дип сөйләде миңа Лифкать ага.

“Еллар һәм язмышлар” кита­бының, өлкәннәр әйтмешли, исеме җисеменә туры килеп тора. Биредә авторның шигырьләре, истәлек язмалары, нәсел шәҗәрәсе урын алган. Аның туып үскән авылы Иске Усман турында да күп мәгълүмат тупланган, Камышлы, Бозбаш, Иске Ярмәк авыллары, андагы елга-күлләрнең атамалары, беренче күмәк хуҗалыкларны оештыручылар турында язылган. Иске Усман авылы мәчетендә төрле елларда имамлык иткән хәзрәтләргә багышланган материаллар да шактый. Китапта авыл хуҗалыгында эшләгән тырыш хезмәткәрләр — сыер савучыларның, меха­низаторларның, укытучы­лар­ның, башка шәхесләрнең рәсем­нәре, кыскача белеш­мәләре тупланган.

“Һәр кеше өчен туган ягы ямьле дә, матур да. Минем Иске Усман авылым, аны халык телендә  Мәтеби дип тә атыйлар, 1742 елда барлыкка килгән. Биредә  беренче булып чукынмаган чуваш – Матвей гаиләсе йорт кора. Аның артыннан башкалар да килеп урнаша башлыйлар. Ә байтак гомер үткәч, шушы авылга Татарстаннан ике улы белән яртылаш башкорт, яртылаш татар булган Усман исемле кеше килеп, тормыш учагын кабызып җибәрә, — дип яза китап авторы. – Алар атлар үрчетә башлыйлар. Беркөнне югалган малларын эзләргә чыккач, болар тауларга сыенып әкрен генә агып ятучы Сок елгасы буендагы бик матур әрәмәлеккә, яшел, сусыл, хуш исле печәнле болынга килеп чыгалар. Табигатьнең гүзәллеге ир-егетләрне әсир итә һәм алар бирегә күчеп киләләр. Шулай итеп, Яңа Усман авылы барлыкка килә. Ә Иске Усман авылында Матвей исемле карт янына җыелган рус, чуваш, мордва халкы Никиткино, Рус Байтуганы кебек авылларга барып урнаша. Соңрак бу кешеләр төрле җирләргә күчеп китсәләр дә, Матвей картның исемен татарчалаштырып, Мәтеби дип йөртәләр.

Иске Усман татарлары күп итеп терлек, умарта үрчетеп, иген игеп, елгадан балык тотып гомер кичерәләр. Алар  җитен үстереп, тукып, киндер тукымасы ясаганнар, тире эшкәртеп, туннар, толып­лар тегеп дөнья көткәннәр”. 

Лифкать ага китапта борынгы татар өенең эчке күренешен тасвирлый: “Бүлмәнең яртысын ап-ак итеп акшарланган зур мич алып тора. Кояш нуры чагылдырган тәрәзә төпләрендә аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп гөлләр үсә. Тәрәзә башларына кулдан сугылган сөлгеләр, челтәрләр элеп куелган. Мич яныннан өйне икегә бүлеп сузылган бүлмә тактасы буенда күпертелгән ястык-мендәрле, суккан палас җәелгән агач карават басып тора. Шунда ук хуҗа тарафыннан  ясалган шома, калын аяк­лы урындыклар, ә түр башында, киҗе ашъяулык ябылган өстәл өстендә, җиз самовар җырлап утыра”.

Лифкать ага Балтаев авыл урамнарына бирелгән исемнәргә дә тукталып үтә, һәр елга-күперне дә барлап чыга. Колхоз гөрләп торган елларны да искә төшерә. Шуннан соң ул туган авылының киләчәге өчен борчылып, болай дип яза:  “Авылыбызда күмәк хуҗалык таркалгач, авылдашларыбыз арасында чит җирләргә чыгып китүчеләр саны артты. Шулай, без авылыбыз тарихын, нәселебезне югалтабыз түгелме соң? Без үзебезнең балаларыбызга, онык­ларыбызга нинди үрнәк күрсәтәбез?! Алар алдагы тормышта зиратка килеп, әти-әниләренең, әби-бабаларының каберләрен барларлармы, бездән соң авыл мәчетенең ишеге ябылмасмы? Авылда Коръән укучы кеше табылырмы икән?! “Исәннәрнең — кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, — дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән шул”.

Китабын тәмамлар алдыннан автор яшь буынга мөрәҗәгать итә: “Туган авылым! Бер хәсрәтсез, яланаяк йөгереп үскән минем урамнарым, рәхәтләнеп балык тотып, су коенган елгаларым, җиләк җыеп, печән чапкан чәчәкле акланнарым! Мәңге оныта алмам мин сезне! Туган як беркайчан да ямьсез була алмый ул. Шуның өчен белик аның кадерләрен!!”

Менә шундый инәлү катыш үгет-нәсыйхәт бирү белән тәмамлана Лифкать ага Балтаевның  китабы. Шушы хезмәте белән ул яшьләр һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәр арасына да якты юл салган, үрнәк итеп, гыйбрәт алырлык олы буын кешеләре  сүзләрендә зур хаклык барлыгын аңлатырга тырышкан.  Хезмәт ветеранының  иҗат җимешенә сокланырлык һәм  зур бәя бирерлек.

Нурзилә ХӘЛИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1518

Один комментарий

  1. Двоюрдный дядя — Лифкат абый. Молодец.