Гастрольләр белән илебез шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыккан Айдар Галимов үткән җомга кичендә Самарда булып китте. Артист якташларыбызга «25 ел сезнең белән. Яңа сулыш» дип аталган юбилей концерт программасын тәкъдим итте.
Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимовның концертында сәхнәдән яңа җырлар да, 25 ел дәвамында башкарылганнары да яңгырады. Халык артистның һәр чыгышын дәррәү кубып, көчле алкышлар белән каршылады, үзен чәчәк бәйләмнәренә, Самар кәнфитләренә күмде. «Самара — щедрая душа», — дип моңа комментарийлар биреп торды җырчы.
Читать полностью