Укучыга сыйфатлы белем бирү өчен бүгенге мәктәпләргә бик зур таләп куела: яхшы бинасы, стандартлар буенча җиһазландырылган спорт залы һәм төрле кабинетлар булдырылырга тиеш. Болардан тыш, мәктәп китапханәсе дә укучыларны белемле итүдә зур роль уйный. Без бу турыда Самараның “Яктылык” татар мәктәбе китапханәчесе Лия ГАЛИМОВА белән сөйләштек.
- Мәктәп китапханәсен укучыларның һәм укытучыларның иң зур ярдәмчесе дип әйтер идем мин. Биредә күпме мәгълүмат, аң-белем тупланган. Читать полностью