Бер айну тарихы

АААлкоголизмны җиңәргә була, дип саный бер милләттәшебез һәм башкаларга да бу юлны күрсәтергә тели

Эчүчелек. Күпме аналарның бәхетсезлеге, хатын-кызларның челпәрәмә килгән өметләре, исерек ата-анадан гарип туган сабыйлар язмышы, юл һәлакәтләре һәм үлем-китем сәбәпчесе ул. Беренче тапкыр авызына хәмер алган ваемсез яшь кеше бу турыда уйламый, әлбәттә. Ләкин берникадәр вакыттан соң бу адымының ялгыш булуын аңлый, ләкин эчүчелек тозагыннан ычкына алмыйча, башта җәмгыять тормышыннан төшеп кала, ә аннары вакытсыз дөнья куя…

Ләкин алкоголизмны җиңәргә була, дип саный бер милләттәшебез һәм башкаларга да бу юлны күрсәтергә тели. Чибәр, зәвык белән киенгән, күзләреннән ихтыяр көче сирпеп торган бу егет тә алкоголизм авыруын җиңә алмыйча озак газап чиккән. Ә бүген ул айнык. Сигез ел буе шулай: иртән уяна да, үз-үзенә бүген эчмәскә сүз бирә.

Кызганычка, бик күп татар гаиләләрендә эчүчелек проблемасы бар. Дамирның тәҗрибәсе, бәлки, башкаларга да ярдәм итәр дип, аның айну тарихын укучыларыбызга да сөйләргә булдык.

- Минем исемем Дамир. Һәм мин алкоголик, — дип башлады ул сүзен. — Бер шешәдәшем: “Минем бары тик ике проблемам бар: эчкән вакытым һәм эчмәгән вакытым”, — дип әйтергә ярата иде. Бу бөтен алкоголикларга да кагыла. Кайберәүләрдә “стоп-кран” дигән нәрсә юк бит. Эчә башладык исә, тормышның иң түбән баскычына төшеп җитмичә, туктый алмыйбыз. 

Мин оялчан, дәшмәс бала булып үстем. Кеше белән танышып, ачылып сөйләшә алмый идем. Никтер мин үземне ниндидер китек, башкаларга ошамаган кеше дип хис итә идем. Ә 11 яшемдә беренче мәртәбә исерткеч эчемлек эчеп карадым, һәм бу миңа бик ошады. Төне буе косып чыгуым да, икенче көнне авырткан баш та киртә булырлык түгел иде миңа. Эчкән көнне минем дөньям төсле буяулар белән бизәлә иде сыман. Карагыз, ничек матур итеп биим, нинди акыллы сүзләр сөйлим, нинди кызык­лы кеше мин, ничек кызларга ошыйм! Бу минем “Алкоголизм” иленә таба беренче адымнарым булган икән. Соңрак китте дискотекалар, курсташларым белән сыра эчүләр. Эшли башлагач та эчүдән туктамадым. Чөнки мин әти эшләгән фирмага урнаштым, ә ул минем исереп йөргән көннәремне каплап, җитәкчеләрдән яшереп килде.

Ләкин еллар үткән саен аракы бирә торган җиңеллек, башкаларга кызыклы була белү сыйфатларым кими башлады кебек. Кичен эчеп аласың да, каядыр караңгылыкка очасың. Иртән торып тагын эчәсең дә, тагын югаласың. Көн артыннан көн эчеп йөреп, тәмам кешелектән чыктым. Бөтен тәнем авырта, урамга чыга алмавым аркасында (кемнеңдер телефонын урлап сатканмын икән, милиция эзли) ялгызлык кимерә, гел нәрсәдер җитешми, шуның аркасында бөтен дөнья­ны, туганнарыңны, әти-әниеңне күралмыйсең. Алар бит сиңа никтер акыл өйрәтәләр, врач­ларга, сихерчеләргә сөй­рәп йөртәләр, синнән нидер көтәләр, нәрсәгәдер өмет­ләнәләр. Көне-төне зу-зу-зу-зу… Ә минем башта бер генә уй: кайдан аракы табарга?

Ә бервакыт мине апамнарга илтеп куйдылар. Ике ай буе эчмичә, тартмыйча яшәп карадым. Шундый рәхәт булып китте миңа. Эчүемне бөтенләй ташлап, кеше сыйфатына кайткандай булдым. Ләкин шәһәргә кайту белән дускай янына кереп чыгу теләге туды, ә ул миңа, гадәттәгечә, “салып” бирде. Мин аңа “башкача эчмим” дип әйтә алмадым һәм тагын караңгылыкка мәтәлләдем. Алкоголь миннән көчлерәк булып чыкты. Мин аңа бирештем. Үләсем килә башлады.

Ләкин әнием бирешмәде. Ул мине кулымнан тотып төрле инстанцияләргә йөртте, үгетләде, өметләнде. Аның хәсрәтле йөзен күреп, үзем дә кайгырдым, барысын да үземнән коткару өчен Ходайдан үлем сорадым. Аптырагач, үземә-үзем кул салдым. Ләкин барып чыкмады. Инде икенче тапкыр үлемнән калгач, әни мине, бәйләп диярлек, 70 көнгә ябык хастаханәгә илтеп салды.

Анда миңа авыруым турында сөйләп бирделәр. Син инде беркайчан да гади кеше булмаячаксың, алкоголик буларак, аңлы рәвештә беренче рюмканы эчмәскә тиешсең, дип өйрәттеләр һәм Аноним Алкоголиклар төркеменә йөрергә куштылар. Мин, берни дә аңламыйча, ихтыярсыз рәвештә алар кушкан җиргә йөрдем, нәрсә турында сорасалар — сөйләдем, башкалар ни эшләсә — шуны эшләдем. Алкоголиклар үзара ниндидер 12 адым турында сөйләштеләр, мине ниндидер “спонсор”га беркеттеләр, беренче адымым турында язарга куштылар…

Шулай бер ел вакыт үтте. Мин ничектер ансат кына алкоголизмнан сикереп чыктым бугай. Эш таптым, күп кенә акча эшләп, машина сатып алдым, матур гына кыз белән танышып киттем. Бар да яхшы кебек иде, ләкин мин үзем сатып алган беренче машинама да, айнык вакытта хатын-кыз белән якынлык кылып, булдыра алганыма да шатлана алмадым. Аноним Алкоголиклар биргән китаптагы беренче адымда бу хәлем турында: ”Без үзебезне алкоголь алдында көчсез дип таныйбыз, чөнки тормышыбыз белән үзебез идарә итә алмыйбыз”, — дип язылган икән. Ләкин мин ул китапны күңел биреп укымадым бит.

Ә алкоголь алдында көчсез кешенең тормышы, йөгәнсез ат кебек, юлны белештермичә чаба икән. Үзем ничек телим, шулай яши алам, дип уйлаган идем. Барып чыкмады. Юк, мин чыннан да авыру кеше икәнмен һәм бу чирдән дару әле табылмаган.

Инде бик күп вакыт эчмичә торсам да, хәлем тик начарая гына барды. Хәзер инде айнык вакытта нәрсәдер җитешми, күңел борчыла, эч поша, бер нәрсәне дә күралмыйм, әти-әнинең сүзләре нервыга тия, мин алар белән талашам, нәрсәдер таләп итәм, миңа яхшы тәрбия бирә алмауларында гаеплим… Эштә дә күпләр минем белән сөйләшми, хәтта исәнләшми башладылар.

Мин үз-үземне күрә алмаган чакларда Аноним Алкоголиклар төркеменә барып, эчемне бушатып кайта идем. Ләкин анда да миңа ярдәм итә алмадылар. Эчәсем дә килми, эчмичә дә булдыра алмыйм. Үләсе генә килә…

Менә шул вакытта мин аракыны җиңгән бер кешене искә төшереп, аңа шалтыраттым. Ул минем тормыш дилбегәсе тәмам ычкынырга торуын аңлап, хәзер үк килеп җитәргә кушты. Мин машинама сикердем дә бер сәгать эчендә 100 километр араны уздым. Вакытында барып җиткәнмен икән, температурам — 38. Аның кулында да Аноним Алкоголиклар китабы. Ул да миңа аны укый башлады. Ә мин бу вакытта нәрсә кушсалар, шуны эшләргә риза идем, тик коткарсыннар гына.

Ул укыган саен күңел күзем ачыла барды сыман. Анда бит ачык итеп язылган: “Йә син үзеңнең бу хәлеңнән чыгу юлын табалмыйча үлемгә та­ба сөйрәләсең, йә рухи азык алырга риза буласың”. Мин бу сүз­ләрне аңлап бетермәгәнмен бит!

Спонсорым белән икәү­ләшеп ике ай эчендә китапны ахырына хәтле укып чыгып, 12 адымны җиренә җиткереп үтәдек. Шул адымнар мине тормышка кайтарды да инде. Гаилә әгъзаларыннан, дусларымнан, кемне рәнҗеткән булсам, шулардан гафу үтенгәч, бурычларымны кайтаргач, алар мине кичерделәр һәм ара­ларыбыз җылынып китте. Хәзер инде гаиләбез дә минем терелүемә ышанды һәм мин дә алар тормышында актив катнаша башладым. Аноним Алкогликлар арасыннан үземә ышанычлы дуслар таптым, без үзебезнең төркемне булдырдык һәм көн саен диярлек очрашып бер-беребезне куәтләп торабыз. Шул ук вакытта эчүен ташларга теләүче башка алкоголиклар белән дә очрашабыз. Безгә аларны наркология бүлекләреннән, төрле ши­фаханәләрдән эзләргә ту­ры килә. Юк, без аларны үгет­­ләмибез. Тик алкоголик кына алкоголикны аңлый ала. Алар­ның хәлен үзебез дә яхшы белгәнлектән, киләчәктә нәрсә буласын, бәладан котылу юлларын аңлатабыз. Без үз үрнәгебездә башка юл юклыгын күрсәтәбез. Бер-ике кешене генә бу сазлыктан коткарсак да, аның ачык йөзен күрүне, рәхмәтен ишетүне бәхет дип саныйбыз.

Ходай үзең турында артык уйламаска, башкаларга ярдәм итәргә кушкан бит. Шундый  рухи хезмәт, үз-үзеңне аямыйча, авыр хәлдә булган кешеләрне кай­гыртып яшәү бөтен кешелек өчен иң туры юл икәнлеген аң­лаудан да хәерлерәк хәбәр юктыр.

Терелергә теләгегез булса, мин ярдәм итәргә әзер. Телефоным редакциядә.

Сигез ел буе айнык яшәүче Дамир.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1552

Комментирование запрещено