Без гаиләдә дүрт кыз үстек. Беркайчан да чакыру көтеп тормыйбыз, бер авылда яшәгәнлектән, туган көннәребездә бергә җыелырга, сөйләшеп, үткән гомеребезне искә төшереп утырырга яратабыз.
Олы апабыз Халидәнең туган көне сентябрьдә. Быел ул үзенең 79 яшен билгеләп үтте. Яше олы, күргәннәре байтак аның. Бигрәк тә сугыштан соңгы еллар авыр булды безгә. Әтиебез Әхмәдулла Хәмидуллин сугыштан кайтканнан соң дүрт кенә ел яшәде, 1949 елның октябрендә дүрт кызын ятим, хатынын тол калдырып, бакыйлыкка күчте. Ул вакытта Халидә апама — 13, Халисә апама 10 яшь кенә булса да, алар әткәбезне хәзер дә бик яхшы хәтерлиләр, бергә җыелган чакларыбызда аның турында безгә, әткәйне хәтерләмәгән миңа һәм кече сеңлебез Сәгыйдәгә сөйлиләр.
Әти үлгәндә миңа ике яшь кенә булган. Бәлки, мин дә аңа “әттә” дип әйтергә, кочагының җылысын тоярга өлгергәнмендер. Ә Сәгыйдәбез нәкъ әткәй үлгән көнне туганлыктан, алар бер-берсенең йөзен дә күреп өлгерә алмадылар…
Инәкәебез әрнеш-сагышларга, кыенлыкларга түзеп үстерде безне. Дүрт баланы берүзенә үстерергә авыр икәнлеген аңлап, 14 яшьтән сыер савучы булып эшләргә киттек, аннары бер-бер артлы кияүгә чыга башладык.
Әлһәмдүлилләһи! Инәкәебез 80 яшенә җитеп, соңгы васыятьләрен әйтеп, дөнья белән хушлашты: “Тату булыгыз! Минем урынга апагыз кала, аны тыңлагыз. Соңгы сулышыгызга кадәр бер-берегезне ташламагыз, барысын да уртаклашып, ярдәмләшеп яшәгез”, — дип әйтеп калдырды ул безгә. Менә инде 22 ел аның васыятен үтәп яшибез. Барыбыз да үзебез туган Гали авылыбызда, кунакка йөрешеп, авыру булганда хәл белешеп торабыз. “Нинди бәхетлеләр!” – дип, көнләшеп караучылар да юк түгел. Чөнки шундый заман килде: бертуганнар мал, йорт бүлешеп, пыр тузып бетәләр. Ә безнең инәкәй вафаты алдыннан йортка Халисә апабызның малаен урнаштырып калдырды. Наилгә һәм киленебез Гөлзадага Аллаһының олы рәхмәтләренә ирешергә насыйп булсын иде. Алар ел саен төп йөртта Коръән мәҗлесе уздыралар, корбан чалалар. Киленебез безгә бишенче сеңелебез кебек якын. ”Гөлзаданы үзегездән калдырмагыз, кайда барсагыз да, аны чакырыгыз. Ул бит безнең якныкы түгел, авыр чакта сыеныр кешесе юк”, — дип кисәткән иде инәкәй. Белеме булмаса да, бик акыллы хатын иде ул.
Олыгайган саен югалтуларыбыз да арта бара. Тормыш шулай корылган инде, нишләтәсең бит.
Бүген туган көнен билгеләп үтүче апабызның да бу юлы кәефе әллә ни шәп түгел. Биш ай элек кенә ул өченче улын җирләде. Апабыз югалтулар ачысына тешен кысып, йөрәк ярасын учына кысып, бу бәланың соңгысы булуын теләп утыра. Ходайдан: “Бала хәсрәте күрсәтмәсен иде!” — дип юкка гына сорамый шул халык.
Җизнәбез белән Халидә апам Мөхетдиновлар өч малай, өч кыз үстерделәр. Беренче булып төпчек малае Рәис үлеп киткәч, җизнәбез Исламгәрәй дә озак яшәмәде, вафат булды. Апабыз бу кайгыны бик авыр кичерде, ләкин алда аны тагын да олырак сынаулар көтә икән. Яман чир белән авырып, олы кызы Саҗидә 47 яшендә дөнья белән хушлашты. Аның вафатына 7 ел тулган көнне, Коръән мәҗлесе уздырырга әзерләнеп йөргән чакта, апабызның соңгы малае Исламнурның хастаханәдә вафат булуы турында хәбәр килде…
Менә биш ай инде апабыз ут эчендә яна. Ул бит улы Исламнур һәм аның хатыны Гөлсинә белән 20 ел бергә яшәде. Киленебез апайны үз әнисе кебек күреп, хөрмәт итә. Авылда алар кебек тату гаиләләр бик сирәк. Исламнур үзенең олы кызы Исламиянең туен да күрергә өлгермәде, көтеп алган өч яшьлек улы Илнурны да ятим калдырды. Малайга әнисе яңа велосипед алып биргәч, яисә берәр яңа кием алгач, ул апасына ияреп әтисе каберенә китә: “Әтигә күрсәтеп кайтыйм әле”, — дип әйтә балакай. Ул балалыгы белән әтисез тормышның авырлыгын аңлап бетерми бит әле…
Халидә апабызга шушы хәтле хәсрәт ник бирелгән икән? Гомере буе сыер савучы булып эшләде, ялга чыккач, мәдрәсәгә йөреп гарәпчә укырга өйрәнде, ел саен ураза тота, һәр буш сәгатен намазлык өстендә уздыра. “Балаларым урынында мин ятарга тиеш. Авызга алган ризыкның тәме юк, күзләремә йокы керми. Шушы кечкенә оныгымны үстерергә кирәк булганга күрә генә яшим”, — дип өзгәләнә ул.
Һәр ана йөрәгендә бала хәсрәте яши. Еласаң да, еламасаң да бакыйлыкка күчкән кыз-улларыбызны кире кайтарып булмый. Ходай Тәгалә биргән сынауларга түзеп, вафат булган туганнарыбызның рухына дога кылып, исән чакларыбызда бер-беребезгә терәк булып яшәргә насыйп булсын иде.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1557
Озын гомер,исәнлек-иминлек ,хәерле картлык ,иман байлыгы телибез…татулыкта,муллыкта,туганнарның,балаларның,оныкларның җылысын,мәхәббәтен тоеп озын-озак яшәргә насыйп итсен Аллаһы тәгәлә…Амин!
(Кайгыларга,югалтуларга карамастан, сез бәхетле туганнар…сезнең белән без дә бәхетле,әлхәмдүлилләһи…
наша мамочка (в голубом костюме)со своими родными сестрами-моими тетушками.дай Аллах им крепкого здоровья и долгой жизни.