“Эшләр барысы дә яхшы, теләгәнеңне сайлап ал”

Гөлнара Насыйрованың тегү дәресе.

Гөлнара Насыйрованың тегү дәресе.

Өлкән сыйныф укучыларына профессия сайлауда булышу ниятеннән Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә “Профориентация дәресләре” үткәрелә башлады.

Беренче дәрескә “Волгопродмонтаж” оеш­масының генераль директоры урынбасары, Киров район Советы депутаты Рифкать Хуҗин килгән иде. Ул үзе турында сөйләгәндә нинди эш сайлап алырга икән, дип озак уйлануы турында әйтеп үтте.

Әлбәттә, яшьлегендә профессияне дөрес сайламаган кешеләр дә була. Үзеңә туры килмәгән эштә эшләп ка­раганнан соң, эзләнүеңне дәвам итәргә, үзеңне башка про­фессияләрдә сынап карарга кирәк. Менә Рифкать Туктар улы да, Самараның “Волгопродмонтаж” оешмасында эшли башлаганнан бирле, уңышлы гына карьера ясый алган. Ул Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе буларак та милләтебез өчен күп файдалы эшләр башкара. Хәзер инде менә район Советы депутаты булып сайланды һәм шәһәребезнең Киров районын төзекләндерү эшенә лаеклы өлеш кертергә өметләнә.

Рифкать Туктар улы балаларны “Волгопродмонтаж” пред­приятиесенең эшчәнлеге бе­лән дә, оешманың иң яхшы кранчысы Сергей Гәрәев белән дә таныштырды. Әйе, эшче профессияләр кешегә акча гына түгел, эшләгән эшеннән канәгатьләнү хисе дә бирә. Ә моның өчен профессионал булырга кирәк. “Эшкә алынгансың икән, аны һәръяклап өйрәнергә һәм тырышып эшләргә өй­рәнегез”, — дип сөйләде Сергей Рафаил улы һәм соңында “Волгопродмонтаж” предприятиесе турында видеоязма күрсәтте.

Моның белән генә проф­ориентация дәресләре тә­мам­ланмады, әлбәттә. Балалар “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе, тегү-чигү остасы, “Яктылык” татар мәктәбенең һәм милли оешмаларның җыр һәм бию коллективларына милли күлмәкләр тегүче Гөлнара Насыйрова белән дә очраштылар. Балачагында ук курчак­ларына төрледән-төрле матур күлмәкләр тегеп уйнаган кыз үзенең тегү машинасы турында: “Ачтан үлә башласам да сатмыйм”, — дип әйтте. Ул башта әнисе киңәше буенча сәүдә училищесына укырга керә, аны тәмамлаганнан соң, кияүгә чыга, балалар таба. Ә аларны карап өйдә утырган вакытта күрше-күләнгә, дус-ишләренә кием ремонтлап, яңа әйбер тегеп күңеленә юаныч таба. Менә шул вакытта тегү эшенең үзенеке булуын аңлый ул һәм җиңел промышленность техникумына читтән торып укырга керә. Ә инде балалары “Яктылык” мәктәбендә укый башлагач, үзешчән сән­гатьтә катнашучыларның милли күлмәкләрен ремонтлау, яңарту эшенә алына, ә соңрак аларга яңа костюмнар да тегә башлый. “Мин башта бөтен тегү эшләремне өйдә башкара идем. Ләкин, эш күбәйгәч, остаханә кирәклеге ачыкланды. Шулай итеп, миңа ателье ачарга насыйп булды. Мин моның өчен “Яктылык” мәктәбенә рәхмәтле. Хәзер инде татарлар гына түгел, казахлар, чувашлар, мордвалар да безнең клиентлар”, — дип сөйләде Гөлнара ханым.

Остабикә тегү эшенә хирыс кызларга башта училище яисә колледжда укырга киңәш итте. Тик анда гына дөрес һәм чиста итеп кесә эшкәртергә яисә үлчәм алырга өйрәтәләр. Ә инде җитәкче буласың килә икән, соңрак институтка кереп укырга да була.

Гөлнара ханым яраткан эшеннән тулысынча канәгать күренә. Ул “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы буларак күргәзмәләрдә, Казанда үткәрелүче мастер-классларда катнаша, үзе дә вакыт-вакыт мастер-класслар бирә. Шуларның берсе үткән язда Халыклар дуслыгы йортында уздырылган иде. Ул анда “Ак калфак” оешмасы әгъзаларын калфаклар тегәргә һәм чигәргә өйрәтте, милли татар киеме тегү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Аның бүгенге профориентация дәресе дә мастер-класс белән тәмамланды. Гөлнара ханым кызларны дөрес итеп үлчәү алырга һәм алъяпкыч тегәргә өйрәтте.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

В школе «Яктылык» проходят профориентационные мероприятия

Просмотров: 1879

Один комментарий

  1. Гульнара ханым действительно Мастер своего дела!! Изделия , сшитые ее золотыми руками , по настоящему становятся гордостью их обладателей!