Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” бәйрәме үткәрелде.
Саулык – иң зур байлык, диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, күңел ачулардан, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Һәрбер кешенең сәламәтлегенә балачактан нигез салына.
24нче ноябрьдә Гали авылы мәктәбендә гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеген ныгыту, балаларны гаилә традицияләренә җәлеп итү, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәмне алып баручы Әлфирә Мөхәсим кызы Гайнанова:
- Спорт ул кешеләрне берләштерә, дуслаштыра торган чара. Спорт сөюче кеше генә сәламәт, матур була ала. Тату гаиләдә генә тәрбияле, акыллы балалар үсә. Тату гаиләнең терәге булган әтиләр, гаиләнең учагын саклаучы әниләр һәм тормышка ямь өстәүче балалар бүген үзләренең гаиләләренең көчен, җитезлеген, тапкырлыгын, татулыгын сынарга килделәр, — дип, бәйрәмне ачып җибәрде.
Бәйгедә катнашучы сигез гаилә (Харисовлар, Сафиуллиннар, Исхаковалар, Корноуховалар, Асылгәрәевалар, Хәсәновалар, Гыйләҗевалар, Абдуловлар) көчле алкышлар астында сәхнәгә чакырылды. Спорт бәйрәменең жюрилар коллегиясе белән таныштырганнан соң ярышлар башланып китте.
Бергә җыелганбыз икән
нигә күңел ачмаска?
Әти,әни, улы, кызы,
ник бергә ярышмаска?
Балачакка кире кайтып
туйганчы уйнамаска.
Иң беренче һәр гаилә үзе белән таныштырып үтте. Аннары йомарланган кәгазьне ераккарак ыргыту, баланы спорт киеменә тизрәк киендерү, кәрзингә туп ыргыту, скакалка белән сикерү, кул көчен сынау һәм башка ярышлар җырлар һәм биюләр белән аралашып барды. Җиңүгә рухландыручы төркемнәр дә тик кенә утырмадылар, үзләренә ошаган гаиләләргә җиңү теләделәр.
Менә бәйрәм азагына якынлашты. Жюри рәисе, мәктәп директоры Мөхтәр Исламнур улы Алтынбаев бәйгенең нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул:
- Беренче урынны яулаган Абдуловлар һәм Корноуховалар гаиләсен җиңү белән котлыйбыз. Барлык бәйгедә катнашучы гаиләләргә зур рәхмәт белдерәбез. Һәр гаилә көчле, бердәм, дус, тату, сәламәт булсын дигән теләктә калабыз, - дип, чыгышын йомгаклады.
Бәйрәм бәйгедә катнашкан гаиләләрне бүләкләү белән тәмамланды.
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 1767
СӘЛАМ ЮЛЛЫЙМ СЕЗГӘ, АВЫЛДАШЛАР!
ЙӨРГӘН ЮЛЛАРЫГЫЗ АК БУЛСЫН!
БӘХЕТ, ШАТЛЫК СЕЗНЕ ЧОРНАП АЛСЫН!
КҮҢЕЛ ТҮРЕГЕЗДӘ НУР БУЛСЫН!