АЧЫК ХАТ
Хөрмәтле ата-аналар, район, авыл һәм мәктәп җитәкчеләре!
Тарих һәрчак татар халкын сыный. Менә тагы бер сынау килде: татар авылларындагы мәктәпләрдә татар телен һәм татар әдәбиятен бетерү-укытмау, әлеге дәресләрне факультатив ясап калдыру…
Моңа ата-аналарның тыныч кына каравына да ис китә. Минемчә, телгә мәхәббәт гаиләдә дә тәрбияләнергә тиеш. «Татар телен белмәсәң дә ярый, рус телен яхшырак өйрәнергә кирәк», — дип йөрүчеләр күп. Балаларына шулай дип әйтә-әйтә тәрбияләгән әти- әниләр хаклы түгел, минемчә. Телләр белүдән кеше җәфаланмый, армый, аның бары тик белемгә омтылышы гына арта. Бүгенге көндә һәркем бер яки ике генә түгел, ә өч-дүрт тел белергә тиеш!
Телне югалту халыкның милләт буларак югалуына китерә. Үз халкыңның гореф-гадәтләрен күпме генә яратсаң да, аның йолаларын хөрмәт итсәң дә, әгәр газиз ана телеңне белмисең икән, син инде үзеңне татар милләтеннән дип авыз тутырып әйтә алмыйсың. Туган телебезне саклау, яшәтү, үстерүдә без - татар район һәм авыл җитәкчеләре, мәктәп укытучылары — бердәм эш алып барырга тиешбез!
Тел — кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйлап табу — барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла, бар була.
Кеше нинди телдә cөйләшсә, шул телдә уйлый да. Туган тел — үз телендә сөйләшүче халыкларның күп гасырлар буе тупланган рухи хәзинәсен чагылдыручы тылсымлы сихри көзгесе дә.
Ана телебезнең кадерен белеп, аны хөрмәтлик, саклыйк һәм үстерик.
Cәгыйдә Минсәхи кызы НУРУЛЛИНА,
«Яктылык» мәктәбенең методисты һәм башлангыч мәктәп укытучысы, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы.
КОНТЕКСТ:
Плыть по течению или плавать против течения?!
* * *
Самарада икенче татар мәктәбе булырмы?
Просмотров: 2149
Моя первая учительница!