Талантлы гармунчыбыз

шакуров

Мөхәммәт ага ШӘКҮРОВ.

Мөхәммәт абыйны мин күптәннән беләм. Ләкин төрле гармуннарында өздереп уйнавын ишеткәндә, һәрвакыт шаккатам. Югыйсә, музыкаль белеме дә юк бит, үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнгән кеше ул. Халык көйләрен үзәкләрне өзәрлек, күңел кылларын тибрәтерлек итеп башкара, бии белмәгәннәрне дә биетә. Шулай бөтен дәртен җигеп уйнаган кеше генә чын гармунчы буладыр. Ул авылдашларының һәм тирә-юнь авылларда яшәүче якташларының гармуннарын да төзәтә бит әле.

Мөхәммәт ага белән очрашуга барганда халкы­бызның көй-моңнарын тамашачыга иреш­терүче шәхес­ләребезнең хезмәтләрен зурларга, кадер­ләрен бе­лергә алар исән чакта кирәк, дип уйлап бардым. Чыннан да шулай бит. Без­нең район сәхнәсендә талантлы гармунчыларыбыз һәм гармун төзәтүче осталарыбыз бармак белән генә санарлык калып бара.

Язмыш адәм баласы алдына нинди генә сынаулар куймый бит. Шул авыр сынау­ларны сыкранмыйча гына үтеп, картлык көннәрен балалары янында каршылау­чы бәхетле әби-бабайлар арасында шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Мөхәммәт абый Шә­күров та бар.

- Бүгенге тормышымнан канәгать мин, Ходайга шөкер. Балаларым “әти”, оныкларым “бабай” дип өзелеп торалар. Шуннан да олырак бәхет булырга мөмкин дә түгел, — ди Мөхәммәт Әхмәтзыя улы.

Аның күпсанлы гармуннары арасында истәлеклесе дә бар. Әтиләре Әхмәтзыя абзый сугышка киткәндә Мөхәммәткә — 5, энесе Тәлгатькә 2 генә яшь булса да, олы улы күпне хәтерли.

- Мин кечкенәдән гармун моңы тыңларга ярата идем. Әти еш кына болдырга чыгып утыра да гармунын сайратып җибәрә. Миңа да аның моңы күчкән ахыры. “Кара урман”, “Шахта” көйләрен хәзер дә тыныч кына тыңлый алмыйм. Сугышка киткәндә дә әти гармунында уйнады. Әни белән без сугышка китүчеләр артыннан авыл башына кадәр ияреп бардык. Шунда әти арбадан сикереп төште дә гармунын миңа тоттырды. “Мә, улым, кулыңа гармунны алгач, минем белән сөйләшкәндәй булырсың. Эх, янымда әти булсын иде, дигән чакларыңда, гармун белән сөйләшерсең. Өйрән, улым, гармунда уйнарга, югалмассың”, - диде һәм ар­басына утырып сугышка китеп барды. Мин ул чакта аның тирән мәгънәле сүзләрен аң­лап җиткермәдем. Ә ул сугыштан кайтмаска да мөмкин иде бит!

Иртә белән Мөхәммәтнең әнисе мичкә яга, ә үзе әкрен генә җыр көйли. Моны ишетеп торып утырган малай үзе хәтле гармунны кулына алып, телләренә баскалый. Әнисенә кушылып уйный, имеш. Тора-бара гармун телләреннән бию көйләре дә чыга башлый, күрше апалар кич утырырга кергәндә биетеп тә ала. Шулай Мөхәммәт гармунчы булып китә.

Бию көйләрен ул әле дә ни­чектер җылы, халыкчан, йө­рәгеннән — биюче йөрәгенә ба­­рып җитәрлек итеп уйный. Ха­лык моңы аңа ана карынын­да ук салынган, күрәсең. Әллә әт­кә­сенең гармуны аны моң дөнья­сына алып кереп киткән­ме?

Авыл җирендә хезмәт бе­лән сәнгать гел бергә үрелеп бара. Мөхәммәт аганың Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын санап китсәк, бер дәфтәр бите тулыр иде. Ул районыбызда уздырылып килүче “Уйнагыз, гармуннар!”, “Уй­нагыз, Гали гармуннары!” регионара фестиваленең 1,2,3нче дәрәҗә лауреаты, үзеш­чән гармунчыларның Фәй­зулла Туишев исемендәге кон­курсы лауреаты булды, Ива­ново шәһәрендә узган Бөтен­россия «Играй, гармонь!” фестивалендә катнашты, «Язлар моңы” өлкә фес­ти­валендә диплом алды. Ка­зан телевидениесенең «Кар­дәшлеккә чикләр юк” телевизион тапшыруында катнашуы да, Самара губерна Думасының һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының, Бөтен­россия татар авыллары оешмасының мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүе дә зур дәрәҗә. Гомумән, әлегә кадәр районда һәм өлкәдә татарлар үткәрә торган бәйрәм-фестивальләр Мөхәммәт абыйдан башка узмый, дисәм ялгыш булмас.

Мөхәммәт, Шенталыда меха­низаторлар әзерләү курсын тәмамлаганнан соң, туган авылына кайтып тракторга, армиядән кайткач, ул кыр корабына утыра. Уңганлыгы, тырышлыгы өчен ул “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. Мөхәммәт Әхмәтзыя улы эретеп ябыштыручы һөнәрен дә үзләштерә һәм пенсиягә чыкканчы шушы эштә эшли.

Аның янәшәсендә туг­ры, ярдәмгә әзер торган тормыш иптәше Халидә апаның булуы тормышын тулы һәм матур итә. Борчуларны да, шатлыкларны да бергә бүлешеп, 59 ел буе кулга-кул тотынышып баралар алар. Өч бала тәрбияләп үстерделәр, һәркайсына югары белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иттеләр. Бүгенге көндә кызлары Алия, Гөлия, уллары Раил үз гаиләләре белән яшәп, балалар үстерәләр, төрле тармакларда хезмәт итәләр.

Әйе, тормыш иҗат белән үрелеп барганда гына кеше бәхетле була. Кемдер тормыш ямен гармунда уйнауда, кемдер шигырь язуда, кемдер җыр-биюдә таба. Бер карасаң, җылы почмагың, ашарга — ризыгың, яшәргә — саулыгың, ә күңелеңдә тынычлыгың булса, шул җитә. Тик күңелләрендә моң йөрткән, җаннарына илһам кереп оялаган җаннар көйсез-моңсыз яши алмыйлар. Кем белә, бәлки Мөхәммәт абыйны бүгенгә кадәр гармунының көмеш тел­ләре яшәтәдер?..

Алдагы көннәрендә дә пар канатлы Мөхәммәт абый белән Халидә апага исәнлек, җан тынычлы теләр идем. Гармуннарың озак тынмасын, Мөхәммәт абый!

Фәния КӘРИМОВА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Камышлыда үтте гомерең…

* * *

Йолдызчык

* * *

«Гармун белән яшьләр хәзер кызыксынмыйлар»

Просмотров: 1625

Комментирование запрещено