Матур язны каршылап, бәйрәм итәек әле! (ФОТОСУРӘТЛӘР, ВИДЕО)

SAM_6459Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр икән. Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар. Ахырдан ботка ашый торган булганнар.

Халык әйтеме буенча, 17 март – каргалар килгән көн. Шул исәптән шушы көнне Камышлы социаль реабилитация бүлегендә ял итүчеләр һәм оешманың хезмәткәрләре Иске Усман авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә кунакка бардык, биредә бергәләп “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрдек.

Без, Камышлыдан барган төркемдәгеләр, каргалар булып киендек, ә Иске Усман авылының  социаль бүлегендә ял итүчеләр һәм оешманың хезмәткәрләре, хуҗалар буларак, безне каршы алдылар.

Иске Усманга килгәч, без — камышлылар: 

“Кар-кар! Туем җитте, бар, бар!
Матур язлар алып килдек!
Күңелле җәйләр китердек!” — диештек.

Ә хуҗалар безне:

“Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!
Чәүкәләр, акчарлаклар, сыерчыклар, тургайлар!
Кыштан туеп беттек без, сезне сагынып көттек без.
Сезне көткән арада күп нәрсәләр белдек без.
Инде яз килде көлеп, сулар ага йөгереп,
Без оялар ясадык сез килер көнне белеп”, — диеп каршы алдылар.

Аннан соң искеусманлылар кунаклар хөрмәтенә ботка пешергә булдылар. Каргаларга киенгән камышлылар өйдән-өйгә йөреп, карга боткасына сый җыйдык:

“Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бирче күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр 100 күкәй.
Май кирәк, ярма кирәк,
Карга туена бар да кирәк.
Тагын булса, он чыгар,
Пешерербез без чумар.
Шикәр кирәк, тоз кирәк,
Чыгар, түтәй, тизрәк!
Синең кебек уңган түтәй
Бу дөньда бик сирәк, — диеп Иске Усман авылында яшәүче хуҗабикәләргә мөрәҗәгать иттек.

Сый җитәрлек булгач, “карга боткасын” пешерергә аланга бардык. «Ул пешкәнче вакытны бушка уздырмыйк», — дидек һәм яшь чакта уйнаган  “Без, без, без идек” уеннын уйнап алдык.

Ниһаять, боткабыз да пеште! Хуҗабикә әби:
“Менә бусы — Җир анага!
Җир атасы — җирән сакал,
Җир анасы — асыл бикә!
Түбәсенә — туклыгың бир,
Тамырына — ныклыгың бир,
Ил өстенә муллыгың бир,
Ил эчендә безгә дә бир!
Менә бусы — суга,
Су иясе ташламасын!
Менә бусы — күккә,
Яңгыр бирсен!
Кояшлы җылы көннәр бирсен!
Илгә – туклык, гаиләгә — иминлек килсен!
Бусы – каргаларга! Канат очларында язны алып килгән өчен!
Ә калганы — сезгә, туганнар. Сыйланыгыз. Муллык килсен! Бәхет килсен!” - диеп барысын да ботканы авыз итәргә чакырып алды. 

“Тәмле микән боткасы, авыз итәек әле.
Матур язны каршылап, бәйрәм итәек әле”, — диешә-диешә казан янына җыелдык без.

SAM_6459SAM_6469 SAM_6471 SAM_6477 SAM_6488 SAM_6492 SAM_6499 SAM_6507 SAM_6516 SAM_6532 SAM_6533 SAM_6534 SAM_6539 SAM_6544Ахырдан Камышлы һәм Иске Усман авылларының социаль хезмәт күрсәтү бүлекләрендә ял итүчеләр районыбызның социаль хезмәт күрсәтү үзәге мөдире Наилә Таһир кызы Габидуллинага һәм барлык хезмәткәрләргә олы рәхмәтләрен белдерделәр, исәнлек-саулык, эшебездә уңышлар теләделәр.

Камышлы авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Рушания Сәгыйть кызы  ДИНДАРОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1678

Один комментарий

  1. Бик кунелле яшилэр, молодцы