Бәйгене оештыручы, клуб мөдире Рузалия Гафурова “Гламур кыз” номинациясендә җиңүче Аделина Хәмидуллина белән.
Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы клубында 8 Март бәйрәме уңаеннан “Озын толым” бәйгесе уздырылды. Бу тамашачы тарафыннан бик җылы каршыланды.
Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган булулары белән дан тотканнар бит, ә аларның матурлыгы чәч толымнарының озынлыгына да бәйле булган. Андый кызлар Яңа Ярмәктә дә күп икән.
Клуб мөдире Рузалия Гафурова әниләрне, апаларны, кызларны Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрикләп, чараны башлап җибәрде. Китапханәче Алисә Хаматшина да бәйрәмгә килгән хатын-кызларга җылы сүзләрен җиткерде. Аннан соң берсеннән-берсе чибәр, зифа буйлы кызлар сәхнәгә күтәрелеп, үзләре белән таныштырдылар, исемнәренең мәгънәсе турында сөйләделәр, аш-суга, җыр-биюгә, тапкырлыкка, киенү, прическалар ясауга осталыкларын күрсәттеләр. Аеруча Ләйсән Фәйзуллинаның озын толымнары үтә дә матур булып күренде. Читать полностью →