
Алия Шәкүровага Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» дип аталган билге тапшырылганда.
Исән булса, бүген, 2016 елның 15 мартында, Алия Әләветдин кызы Саләхетдинова-Шәкүровага 86 яшь тулыр иде. Ләкин ул безнең арабызда юк инде, авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын…
Алия Шәкүрованың гомер юлы, һичшиксез, олы хөрмәткә лаек. Ул аны Тупли авылы урта мәктәбенең балаларына татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган. Күпсанлы укучылары дәрәҗәле белгечләр, уңышлы эшкуарлар һәм җәмәгать эшлеклеләре булып танылганнар. Аларның сүзләренә караганда, Алия Әләветдин кызы ана телебезгә мәхәббәт уяткан, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәткән, белемне һәм тәрбияне күңел җылысына кушып биргән.
Мөгаллимәнең намуслы хезмәтен дәүләтебез дә югары бәяләгән. Ул “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтләре өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнгән. Аңа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» дип аталган билге тапшырылган. Әмма бүләкләрегезнең иң зурысы – акыллы, уңышлы, укымышлы, татар милләтенә игелекле балаларын үстергән. Читать полностью