«Әхлак иясе бул»

8EIEly7ICuQИске Мәчәләй авылында халык арасында ихтирам казанучылр күп. Шуларның берсе — Хафиз углы Минрасыйх Абушманов. Мәхәлләбездә күренекле бабабыз. Сигез ел элек хаҗ кылып кайтты.

Даими белемен камилләштереп тора. Ул һәр көнне мәчетебезгә килә һәм кулына  Изге Китабыбыз Коръәни — Кәримне алып укырга тотына.

Минрасыйх абыйның һәр сүзе алтынга тиң  «Кайда гына булсаң да, Аллаһыдан курык! Кешеләр белән тынышып яшә. Әхлак иясе бул. Гөнаһка керсәң, шунда ук саваплы эшләр кыл», ди ул намазчыларга.

Безнең мәчет бабаларыбыз картаеп киләләр. Ә яшьләребез дин ягына авыр тартылалар. Бу безне бик борчый. Вакыт юк диючеләргә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәһи вә сәлләмнең сүзләрен исләренә төшерәсем килә: «Мин намаз да укыйм, йоклыйм да, ураза да тотам, аны туктатам да,  хатын-кызлар белән дә никахлашам», дигән (Бохари, Мөслим).

Минрасыйх бабайга  80 яшь тулды. Артка борылып карасаң зур гамәлләр кылынган. Урта мәктәпне тәмамлагач күмәк хуҗалыкта эшли. Гаскәр хезмәтен уза. Әле нинди хезмәт дигез!  Тирән су асты белгече — водолаз глубоководник! Армиядән кайтуга заготконторга эшкә урнаша. Һәм шунда 37 ел буена эшли дә эшли. Нинди генә бүләкләр бирмиләр үзенә. Хәтта Үзәк Комитеттан «За трудовую доблесть» медален алган уңган ир ул! Мактаунамәләрне санап бетергесез.

Булдыклы егет гаиләсен дә иртә корып җибәрә. Армиядән кайтуга өйләнеп дүрт бала үстерәләр. Разия апа белән. Дүрт бала да югары белем алалар. Инде үзләре әти-әни вазыйфаларын башкаралар. Дөньяның зиннәте балаларда бит!

Минрасыйх бабайга ике дөньяның рәхәтен телибез. Аллаһы Тәгалә үзегезгә сәламәтлек биреп, мәчетебездә җәмәгать белән намазлар укырга язсын.

Хәдисләрнең берсендә: «Биш вакыт намазны башкалар белән үтәүче Сират күперен ялтыраучы яшен кебек беренчеләр төркеме белән үтәчәк һәм кыямәт көнендә тулган ай кебек киләчәк», диелгән. Оҗмахларда очрашырга язсын, Раббым.
 

Шамил МАМЫШЕВ.
Иске Мәчәләй авылы.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1388

Комментирование запрещено