Бармы ришвәткә дәва?

премьераКүптән түгел Камышлы районы Иске Ярмәк авылы үзешчәннәре танылган татар язучысы, драматург Зөл­фәт Хәкимнең “Бармы риш­вәткә дәва?” исемле сатирик комедиясен күрсәттеләр.

Иске Ярмәк авылы өчен бу көтеп алынган бәйрәм булды. Чөнки 13 ел элек, танылган драматур Аманулланың “Итәкле кияү” әсәрен сәхнәгә куйганнан бирле, авылыбызда спектакль күрсәтелгәне юк иде. Шуңа да, афишаны элүгә, татар спектакленә сусаган халык “ду” килде, тамаша буласы көнне Мәдәният йорты ярмәклеләр белән шыплап тулды. Һәм халыкның: “Безнекеләр булдыра да! Бу әсәрне дә истә калырлык итеп куярлар әле”, — дигән өмете акланды.

…Бер район газетасында сенсацияле язма дөнья күрә – химия укытучысы Сәйфи Гарипов (Мөхәммәт Фәтхетдинов) ришвәттән дару тапкан икән һәм аны барлык түрәләргә дә эчерергә тели.

Район администрациясе баш­­лыгы Фоат Әхмәдиев (Борис Камалетдинов) бу яңалыктан пошаманга төшә, сәр­катибе Гөлчирәгә (Валерия Со­ловьева) басманың баш мө­хәррире Әбүзәр Шактыевны (Наил Галимуллин) чакырып ки­терергә куша. Районның мә­га­риф бүлеге җитәкчесе Нурия Мүтиева (Фәридә Гыйлә­җева), баш табибы Вил Хан­нанов (Динар Гарипов) һәм про­курор Вәдүт Бакеев (Илшат Га­лимуллин) белән очрашып, бу четерекле хәлдән чыгу юлын эзли башлыйлар. Мескен химия укы­тучысына район түрәләренә каршы торыр өчен нинди генә ысул­лар кулланырга туры килми!

Артистларыбыз сәхнә образларына тулысынча кереп китеп, рольләрне бик оста башкардылар. Кайберләренә хәтта икешәр герой ролен уйнарга туры килде. Мәсәлән, Наил Га­лимуллин баш мөхәррир дә, йомышчы да, ә Гөлзинә Шәй­хет­динова сәхнәгә әле Ак халатлы кеше, әле телевидение ка­налы хезмәткәре булып чыкты.

премьераАйсылу Камалетдинова, Наи­лә Хәлимова, Әнвәр Минегалимов, Әюп Минһаҗевлар кайбер профессиональ артистларны да уздырып, искиткеч шәп уйнадылар. Фаил Хәлилов, Лилия Шәйхетдинова, Илфат Әбдрәүфевларны авы­лыбызның яңа буын артистлары дип атарга буладыр. Талант ягыннан алар остазларыннан бер дә калышмадылар. Әлбәттә, спектакльне әзерләүдә зур көч куйган сәнгать җитәкчесе Айгөл Галиуллина, тавыш операторы Раил Гыймадиевның хезмәтен дә билгеләп китмичә булмый.

Режиссер уйланышы буенча тамаша залында утыручы халык та спектакльдә катнашты. Район түрәләренең эзәр­лекләүләреннән тәмам туйган, коррупциягә, ришвәт­челеккә ри­засызлык белдереп, агач башына менгән Сәйфигә авыл халкы (бу очракта — тамашачы):

— Малайларыбыз үсеп җитеп килә. Армия яшенә җиткәч, военкоматта взятка бирә алмасак нишләрбез?

— Адым саен акча төртсәң генә кешечә яшәп була!

— ГИБДД взятка алмый башласа, барыбыз да машина йөртү правасыннан колак кагачакбыз бит!

— Синеә даруны куллансалар, балаларыбызны укырга да кертә алмый җәфаланачакбыз!

— БТИларда, налог инспек­циясендә, машинаны учетка куйганда чират торып шунда егылып үләчәкбез бит!

— Взятка бирми ничек яшә­мәк кирәк?! — дип кычкырды.

Бу алым спектакльне сәх­нәгә куйган Наил Галимуллинны оста режиссер итеп күр­сәтте, минемчә. “Ришвәт алучы булмас иде дә, бирүчесе табылып тора”, — диләр бит. Чынлап та, күп ишекләрне үзебез “майлыйбыз”, тегендә-монда ак­ча төртәбез, түрәләргә “взятка” бирәбез. Шуңа да “Бармы ришвәткә дәва?” спектакле бу кичне күңелле ял итәргә генә түгел, уйланырга да мөмкинлек бирде. Моның өчен Мәдәният йорты хезмәткәрләренә, сәхнә­гә чыккан авылдашларыбызга зур рәхмәт.

Эльмира ГАЛИМОВА.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».  

Просмотров: 1270

Комментирование запрещено