«TMTV» премиясе: 7 сәгатьлек тамаша, алтын скафандр, уңышсыз эксперимент һәм башкалар / Премия ТМTV – разновидность «Татар жыры» эпохи кризиса

af17c5876a46c70c3dcc896ed8c8e9ec_M«Музыкаль биеклек» дип аталган «TMTV» премиясе биеклеккә менеп җитә алдымы? «Татар җыры» фестивален даими карап барган тамашачы, мөгаен, шушы сорауны биргәндер.

Алып баручылар сүзләренчә, премияне 150дән артык номинанттан 45 башкаручы гына алды. Премияне аласы җырчылар күп булганлыктан, аларны сәхнә астына — тамашачылар залына да төшереп утыртканнар. 45 номинациянең һәрберсендә өчәр номинант катнашты. «Артистларны кая куярга белмәдек тә, шуңа аларны сәхнә астына төшереп утырдык. Әле кайберләре, монда сыймагач, һаман автобуста утыра», — дип шаяртты алып баручылар. Әйтергә кирәк, кайбер җырчылар номнацияләренә кадәр алдан чыгып җырлагач, үз номинацияләрен игълан иткәндә бернинди интрига да сакланмады. Лауреатларга алтын һәм көмештән эшләнелгән «TMTV премиясе» статуэткасы тапшырылды.

Тамашаны алып баручыларга килсәк, премия тапшыру чарасын халык ияләшкән Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыровтан кала, Мөнир Рахмаев, Иркә, Фирдүс Тямаев, Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов, Айрат Ильясов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ранил Нуриев чиратлашып алып барды. «TMTV» премиясе, әлбәттә, «TMTV» телеканалына бәйле иде. Тантана да шушы каналның тапшыруларына нигезләнеп төзелгән. Бу башкаручылар «ҖырлаОКе», «Тәмле көрәш», «Топ клип» һ.б. тапшыруны алып барганлыктан, чараны да алып барды.

Әлбәттә, инде ничә ел дәвамында алып баручы ролен үтәгән Гөлназ белән Айваздан аерылып торды җырчы-алып баручылар. Әллә сценарий текстларын ятлап бетермәгәнгә, импровизациягә бирелеп китеп, Булат Бәйрәмов белән Айрат Ильясов тик торганда көлә башлады. Башка җырчы алып баручыларның да тел кытыршылыгы шактый сизелде. Мисал өчен, «үз җырларын җитештергән» дип әйтүчеләр дә табылды — җырны җитештерәләрмени соң?! Ул бит авыл хуҗалыгы продукциясе түгел ләбаса. Бәлки җырчы җырчы гына булып калырга, һәм һәркем үз ролен башкарырга тиештер? Шуңа күрә бу экспериментны уңышлы дип әйтеп булмый. Шунысы кызык: бу башкаручылар премияне тапшыру чарасын алып та барды, аңа лаек та булды. Менә шундый «парадокс»!

Өйдәге буранны тышка чыгардылар

Гадәттә, «Татар җыры» фестивале дәвамында тамашачыны сәхнә костюмнары белән шаккатырырга яраталар. Бу юлы да андый шаккатризмнарга бирелүчеләр булды. Мисал өчен, Илдар Хәкимов парик, кара күзлекләр киеп сәхнәгә чыкты. Татар эстрадасында кыска шортылар заманы бетте дип уйласак, ялгышканбыз икән. Моннан ун еллар чамасы элек сәхнәгә шортылар белән Иркә чыкса, хәзер ANN SU шуның белән «шаккатырмакчы» булган. Татар эстрадасында чишенергә яраталар, анысы, әмма моңа кадәр Ландыш Нигъмәтҗанова кебек «ярымскафандр» киюче булмагандыр. «Моны костюм, дип әйтеп булмый, моны пакет, дип атарга кирәк», — дип шаяртты алып баручылар. Хатын-кыз җырчыларның күбесе бу юлы шлейфлы күлмәк кигән иде. Киемнәре белән түгел, халыкны моңлы тавышы белән, үз тавышына җырлап премиягә лаек булганнар да булмады түгел, әлбәттә. Алар бар, ләкин бик сирәк иде.

Сәхнә декорацияләренә килгәндә, һәрбер җыр диярлек, театральләштерелгән мини-спектакльгә әйләнде. Мисал өчен, Зинира һәм Ризат Рамазановлар «Титаник»та да «йөзде», принцесса һәм трубадур булып та уйнады. Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов исә өйдәге буранны тышка чыгарырга ярмаса да, халыкка күрсәтте. Хәзер тамашачы аларның өендә кем хуҗа булганын белә.

Моннан тыш, кайбер номинацияләргә дәрәҗәләре белән туры килми торган башкаручыларны да керткәннәр. Мисал өчен, 1 каналдагы «Голос.Дети» проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова Лия Шәмсина белән «Иң яхшы яшь башкаручы» номинациясенә кертелгән. Әгәр номинантларга халык тавыш бирсә, бу номинациядә, һичшиксез, Сәидә җиңеп чыгар иде. Сәидәнең тавыш диапазоны белән Лиянекен чагыштырып булмый.

Олысына да, кечесенә дә тиешме?

Номинацияләр арасында сәерләре дә бар иде. Мисал өчен, «Оригиналь тема» дигән номинациягә кертелгән җырлар арасында «Кабахәт»,»Мажор», «Путин кебек ир кирәк» дигәннәре бар. Мөгаен, мәхәббәт, каен, чәчәк, туган як турында булмаганнарын оригиналь тема, дип атаганнардыр. Ленар Яшен дигән башкаручы чыккач, зал аптырашта калды. «Бу премияне аңа тапшыру премиянең дәрәҗәсе шуның кадәр генә икәнлеге турында сөйли. Филүс Каһиров белән беррәттән, премияне Ленар Яшенгә тапшыру — абсурд бит иде!» — дип сөйләде безгә Ландыш исемле тамашачы.

Чыннан да, премияне әле шытып кына килүче «орлык»ларга тапшырып, аның дәрәҗәсе төшмиме соң? Хәер, алга таба әлеге чараның сыйфат ягына игътибар итәргә кирәклеге турында  «Хит-парадлар лидеры» номинациясендә җиңгән Алсу һәм Азат Фазлыевлар та шулай уйлый. Әйтергә кирәк, бу җырчылар моңа кадәр «Барс медиа» ширкәте тапшырган премияләрне алганы булмаган.

— Премияне тапшыру  кызу темпта, заманча бара. Халыкка сайлап алырга мөмкинлек бар. Мондый премияләр күп булырга мөмкин, ләкин аның сыйфатына да игътибар итәргә кирәк. Дәрәҗәсе тиешенчә булырга тиеш, — дип белдерде җырлы гаилә.

Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов исә беренче адымнарын әле атлап кына килгән яшьләрнең бу премияне алуларына каршы түгел. «Әгәр бу премияне алып, 25-30 ел вакыт узганнан соң да әлеге җырчы сәхнәдә тора икән, бу очракта аны хупларга кирәктер. Ә бүген сәхнәгә ничек һәм нинди юл белән чыкканы — бер, сәхнәдә үз юлыңны табу, дөрес итеп тоту, тамашачының ихтирамын казану — анысы инде икенче мәсьәлә. Руслар әйтемешли, поживем — увидим», — диде безгә Рәсим Ниамов.

Вәсилә Фәттаховага премия тапшырдылар

Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты  Вәсилә Фәттаховага  да әлеге премия тапшырылырга тиеш булган. Кызганыч, җырчының вакытсыз арабыздан китү сәбәпле, әлеге бүләкне аңа үз куллары белән алырга насыйп булмаган. Вәсилә Фаттахованың җыры белән видеоязмасы сәхнәдә күрсәтелде. Ул тәмамлангач, бар тамашачы аны басып искә алды.  Алып баручылар бу статуэтканың аның гаиләсенә тапшырылачагын искәртте.

«Иң яхшы клип» номинациясендә җиңеп чыккан җырлар буенча бүләкне башкаручыга гына тапшырдылар. Гадәттә, клип төшергәндә аның операторы, режиссеры да шактый көч куя. Бу юлы алар шулай ук искә алынмады.

Булмый, дисә дә, алды әле

Татар эстрадасына иң скандаль җырчы буларак килеп кергән Илсөя Бәдретдинова «Булмый инде, булмагач» дип җырласа да, «TMTV» премиясен алды. «Барс»лардан премияне беренче тапкыр гына алуы түгел аның. 2008 елда «Уйлану» җыры «Алтын барс» премиясенә ия булган.

— Заманында «Булмый инде, булмагач» җырын 31 декабрь көнне Яңа ел төнендә дә күрсәттеләр. Татар халкында «Каракның бүреге яна» дигән гыйбарә бар. Бу җырда исемләп әйткән бер генә җөмлә дә юк. Кем үзенә кабул итә — шул үзенә, дип уйлый. Җырның язылуына инде өч ел булса да, ул берничә елдан соң гына премиягә барып җитте. Бәлки аның «суынуын» көткәннәрдер. Безнең берничә тапкыр шундый кызык кына хәлләр булды. Башка җырларны җырлаганда, гомер уйламаган түрә килеп, безгә «Нигә минем турында җырладың?» дип бәйләнергә тотына. Ә җыр исә бөтеләй аның турында түгел. Алар үзләрен таныйлар, шуңа әйтәләр, — ди башкаручы.

Алып баручылар тамашачыларны алдан ук кисәтеп куйды: Илсөя Бәдретдинова чәчәкләр түгел, ә ашамлыклар ярата, дип. Тамашачылар әзерләнеп килгән булса кирәк: җырын җырлап бетерүгә тәм-томнар тапшырдылар.

«TMTV» премиясендә чын-чынлап биеклеккә бары тик Лилия Гыйматдинова һәм Лилия Хәйруллина гына менде. Алар тимер каркастан торган баскычлардан өскә менеп җырлады. Тантана 7 сәгатькә якын бару сәбәпле, аның икенче өлешендә тамашачы шуның кадәр озак вакыт концерт карауга түзми башлады. Шуңа концерт залында шактый урыннар бушап калды. Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева да тамашачыларны жәлләп, «Түзеп утыруыгыз өчен зур рәхмәт», дип белдерде.

«TMTV» телевизион премиясе лауреатлары:

1. «Иң яхшы җыр театры» — Гүзәл Уразова — Илдар Хәкимов
2. «Иң яхшы лирик җыр» — Рамил Галимҗанов «Арабызга чит кертмәм»
3. «Ел ачышы» — ANN Su
4. «Иң яхшы төркем» — «Айфара»
5. «Иң яхшы танцеваль трек» — Indiva «Яратсаң ярат инде»
6. «Иң яхшы рингтон» — Әлфинә Әзһәмова
7. «Оригиналь тема» — Чәчкә «Кабәхәт»
8. «Иң яхшы альбом» (хатын-кызлар) — Иркә «Ах, сусадым»
9. «Иң яхшы альбом» (ир-атлар) — Илдар Әхмәтов «Сиңа илтмәгән юл»
10. «TMTV production» — Илназ Гарипов «Әй, чабабыз»
11. «Иң яхшы дуэт» — Динә һәм Рафаэль Латыйповлар
12. «Иң яхшы хип-хоп проект» — Ленар Яшен «Бүтән булмыйм гашыйк»
13. «Иң яхшы танцеваль трек» (ир-атлар) — Айрат Сафин һәм DJ Радик «Син мине эзләмә»
14. «Иң тыйнак дуэт» — Ризат һәм Зинирә Рамазановлар «Бул үземә генә»
15.  «Иң стильле башкаручы» — Гөлназ Солтанова «Чын сөюләр»
16.»Хит-парадлар лидеры» — Азат һәм Алсу Фазлыевлар «Гашыйк булам көн саен»
17. «Иң яхшы видеоклип» — Ландыш Нигъмәтҗанова «Биклә күңелеңә»
18. «Иң яхшы иҗади тандем» — Лилия Гыйматдинова һәм Лилия Хәйруллина «Лилияләр»
19. «Татар сәнгатенә керткән өлеше өчен» — Зөфәр Хәйретдинов «Абага»
20. «Иң яхшы концерт программасы» — Рифат Зарипов «Туган-тумачалар»
21. «Үзенчәлекле тавыш» — Ильмира Нәгыймова «Гомер үтеп бара»
22. Иң яхшы җырчы — Нәфкать Нигъмәтуллин «Тип, йөрәгем»
23. «Гаилә кыйммәтләре» — Рәсим Низамов «Яратып кавышканнар»
24. «Иң тәмле «Тәмле көрәш» — Артур-Марат «Бер күрүдә гашыйк булдым»
25. «Иң стильле җырчы» — Ранил Нуриев «Кайнар кочагымда»
26. «Эстраданың поп-принцессасы» — Азалия Зиннәт «Оча хатлар»
27. «Кабатланмас тавыш» — Филүс Каһиров «Соңдыр шул, соңдыр»
28. «Кабатланмас тавыш» — Халидә Бигичева «Сарман»
29. «Itunes Google play» интернет кибетләрендә иң күп сатылган җыр» — Ләйсән Гыймаева «Син кояшым»
30. «Гастрольләр буенча рекорд куйган җырчы» — Фирдүс Тямаев «Гомер үтә»
31 «Иң яхшы котлау җыры» — Мөнир Рахмаев «Туган көн»
32. «Топ-клип хит-парады лидеры» — Радик Юлъякшин «Елама, ярсыма»
33. «Автор-башкаручы» — Гүзәлия «Югалтасым килми»
34. «Ел артисты» — Хәния Фәрхи «Син дөньяда яши дисәләр»
35. «Ел артисты» — Айлар Галимов «Йөрәк яшь»
36. «Халык мәхәббәте» — Хәмдүнә Тимергалиева

P.S. Премиянең рәсми партнеры: «ТрансТехСервис» — Мицубиши автомобиленең Казандагы бердәнбер рәсми дилеры. Премиянең партнерлары: «Летай» — Таттелекомнан мобиль элемтә, «Майский» теплицалар комбинаты — ел әйләнәсе витаминнар.

intertat.ru

* * *

Национальный музыкальный телеканал ТМTV впервые в истории вручал премии своего имени. Несмотря на то что у фестиваля «Татар җыры» и ТМТV один организатор, сама церемония, призы и номинации отличались друг от друга. Не стал ли первый блин комом? Корреспондент «БИЗНЕС Online» побывал на праздничном концерте, прошедшем в казанской «Пирамиде», и пообщался как с победителями, так и с будущими потенциальными участниками.

ПРОМОКШАЯ «КРАСНАЯ ДОРОЖКА», ЛОМАННЫЙ ТАТАРСКИЙ И «ПИК ПОПУЛЯРНОСТИ»

Началась церемония необычно для татарских песенных фестивалей, с красной ковровой дорожки. Несмотря на проливной дождь, пройтись по ней заставили всех номинантов на премию татарского телеканала «ТМTV». Как старлеток, так и «зубров» татарской эстрады, таких как Хамдуна Тимергалиева, Зуфар Хайретдинов или Айдар Галимов. К слову, певец Салават, несмотря на приглашение, мероприятие проигнорировал. Для артистов был организован трансфер на спецтранспорте. Только автор и исполнитель Фирдус Тямаев со своей командой приехал в «Пирамиду» на старой «шестерке», которая заглохла в метре от промокшей к этому времени насквозь красной дорожки. Гостей встречали фанаты вместе с ведущими телеканала «ТМTV» Айратом Ильясовым и Булатом Байрамовым. Они интересовались настроением артистов. Юные певцы и певички на ломанном татарском языке говорили о настрое на победу, маститые же исполнители, например, первыми вступившие на «ковёр» Гузель Уразова и Ильдар Хакимов, отвечали типа «поживём, мол—увидим». Последними прошли по красной дорожке ведущие телеканала.

По словам главного редактора татарского музыкального канала Лилии Кадыровой из более ста номинантов только 45 удостоятся премии. Номинаций у «ТМTV» также ровно 45. Исключение сделали лишь для мэтра татарской эстрады Зуфара Хайретдинова. Он награждён специальным призом за вклад в развитие татарского искусства. Кроме того, впервые в истории национальных певческих фестивалей, одна премия присуждена посмертно. Муж скоропостижно скончавшейся певицы Васили Фаттаховой увезёт хрустальную статуэтку в Башкортостан.

Наблюдал всё это заполненный на 90% зал. В отличие от «Татар жыры» массового десанта VIP-зрителей не наблюдалось. Из татарстанского истэблишмента пришли на концерт лишь министр культуры РТ Айрат Сибагатуллин и главный лесник республики —министр лесного хозяйства РТ Алмас Назиров. Скромно в зале сидел и депутат Госдумы Ильдар Гильмутдинов, которому сама идея учреждения премии очень нравится.

«Я и сам думал, не организовать ли нам еще один песенный фестиваль. У нас много талантливых артистов, как молодых, так и маститых. Увидеть и услышать их вновь — большое дело. Хорошо, что концерт транслируется на весь мир», — заявил народный избранник.

Впрочем, отсутствие в зале очень важных персон имело и положительный эффект. Зритель был непринуждён. И как говорят, «от души» реагировал на каждое выступление, не скрывая эмоций. Да и премия была молодежной, динамичной, с большими постоянно сменяемыми декорациями, некоторые с трудом заносились на сцену. Если обычно церемонию ведет одна пара ведущих, то тут они постоянно сменялись, было очень много действительно смешных шуток со сцены, чувствовалась непринужденная атмосфера настоящего праздника, к которому с помощью прямой трансляции через интернет мог приобщиться любой человек на планете.

Перед сценой для артистов была отведена специальная зона с накрытыми столиками. К тому же в этот вечер было огромное количество гостей Казани, которые специально приехали из Москвы. Среди них певица Гузалия, Элвин Грей (Радик Юльяшин) и супер модный фотографЭмилио Гансалес (тоже выходец из Татарстана). Плюс ко всему со своими приветственными речами через видеообращения выступили Алсу, Роза Сябитова, и певица МакSим. Все как один говорили о важности появления нового фестиваля в татарском шоу-бизнесе.

Началась же церемония с награждения Гузель Уразовой и выступившего в костюме Элвиса Пресли Ильдара Хакимова. Вручалась им статуэтка в форме горы с пиком (по замыслу авторов это «пик популярности») из горного хрусталя, изготовленного по спецзаказу с золотым напылением. Дуэт был признан лучшим в номинации «Лучший музыкальный коллектив».

«ЛУЧШИЙ РИНГТОН» СВОЮ ПЕСНЮ НА ТЕЛЕФОН СТАВИТЬ НЕ ХОЧЕТ

Помимо стандартных номинаций, таких как «лучший певец» или «лучший клип», были и совершенно новые. Например, «Гастролёр года». Настоящим любимцем зрителей в этом году стал Фирдус Тямаев. Он действительно много ездит с концертами по всему Татарстану и за его пределами. Примечательно, что приз певцу вручала PR-директор «БИЗНЕС Online» Гуля Гайнутдинова. «Ну что, приз получил — теперь поцелуй Гулю», — наставнически обратился ведущий к Тямаеву. Артист с удовольствием последовал совету. «А теперь еще раз», — не унимался ведущий. И под аплодисменты публики Фирдус еще раз поцеловал девушку.

Победителем в номинации «Лучший рингтон» стала Альфина Азгамова. Популярная певица была рада обладанию приза, но за кулисами призналась корреспонденту «БИЗНЕС Online», что в своём сотовом у неё закачена мелодия Георгия Лепса. К слову у исполнительницы песен в индийском стиле Азгамовой есть «двойник» — схоже поющая Индива. Она признана лучшей в танцевальном треке. Индива произвела сильное впечатление на Эльмиру Калимуллину. Сама финалистка проекта «Голос» лишь вручала статуэтки. Еще совсем недавно — 31 марта, здесь же, в «Пирамиде», прошёл её первый сольный концерт. На вопрос, почему она не участвует в татарском конкурсе, ответила, что подумает. «Возможно, в следующем году я буду номинировать себя на премию ТМTV. В моём репертуаре достаточно много татарских песен. Мы большие друзья с композитором Эльмиром Низамовым. У меня с десяток, как современных песен, так и аранжировок старинных татарских напевов», — рассказала певица.

Другой именитый гость, участница шоу «Голос» Диляра Вагапова сказала корреспонденту «БИЗНЕС Online», что не прочь участвовать в татарском фестивале. «Ах ,если бы я пела на татарском языке… Я ведь пою лишь на русском. Только для проекта „Голос“ сделала исключение, спев по-татарски. Если бы смогла татарский выучить, то, возможно, и участвовала бы в татарских песенных фестивалях. Язык надо знать. Для этого надо поставить цель. Но пока такой цели у меня нет».

Самым запоминающимся из номеров был, пожалуй, выход на сцену… змей. Певицы — ведущие: Иркэ, Ильвина, Ландыш Нигматзянова и Лейсан Гимаева принесли с собой пресмыкающихся. Как шептались в зале, видимо, для того, чтобы сравнить татарскую эстраду со змеиным клубком. Номер вызвал восторг у зрителей, которые также не скупились на аплодисменты прославленным артистам. Выступление Хамдуны Тимергалиевой, Зуфара Хайретдинова, Айдара Галимова и Хании Фархи прошло, что называется, на ура. Завершилась, растянувшаяся почти на восемь часов, церемония ближе к одиннадцати ночи. Как неоднократно повторяли со сцены лауреаты и ведущие, дай Аллах, чтобы первая музыкальная телевизионная премия была не последней.

«БИЗНЕС Online».

Просмотров: 1456

Комментирование запрещено