Самарда “Зур концерт” дип аталган тамаша узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

53 апрельдә Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда татар эстрадасы йолдызлары катнашында “Зур концерт” дип аталган тамаша узды.

Мондый концертлар төнге күк йөзен хәтерләтәләр: сәхнәдәге җырчылар да һавадагы йолдызлардай җемелдиләр. Тик йолдызларның барысы да бертөрле булса, артистлар исә үзенчәлекле. Аларның һәркайсының үз образы, имиджы һәм, әлбәттә, үзенә генә хас тавышы. Мондый концертлар тамашачыга шул төрлелекләре белән ошыйлар да инде. Шуңа күрә зал халык белән шыгрым тулы, бигрәк тә яшьләр бик күп иде.

Халык һәрбер җырчыны яратып, ачык йөз белән, бик яхшы кабул итте. Бар көченә озак кына кул чапкан тамашачы өчен концертны алып баручы Гөлназ Сәфәровага һәм Айваз Садыйровка һәр артистны кат-кат сәхнәгә чакырып чыгарырга туры килде.

1

Айгөл Рәхимова, Илназ Гарипов һәм Индива һәрберсенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп җырладылар.

2

Закир Шахбанны һәм Эльмира Сөләйманованы тамашачылар аеруча җылы, яратып кабул иттеләр.

3

«Артур & Марат» дуэты, Ризат һәм Зинирә Рамазановлар, Гөлназ Сираева яңа җырларын һәм иҗатларына гашыйклар яратып өлгергән хитларын тәкъдим иттеләр.

4

Мөнир Рахмаевны һәм Ләйсән Гимаеваны алкышларга күмеп, сәхнәгә кат-кат чакырып алдылар.

5

«Зур концерт” күләме буенча гына түгел, ә эчтәлеге буенча да зур булып, киң диапазонлы татар халык көйләрен, опера партияләрен башкаручы Филүс Каһировның чыгышы белән тәмамланды. Татар җыр сәнгатендә Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев традицияләрен дәвам итүчегә тамашачылар арасында “Браво!” дип кычкырып, сызгыручылар да булды. Татарстанның атказанган артистына “Бис!”ка җырларга да туры килде.

samtatnews.ru

Просмотров: 1305

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>