Бәрәңгенең үз зары

df7eb17850ff1cf374fb9f908c5c0d35_500_0_0Соңгы елларда авыл халкы бәрәңгенең уңышы начар булудан зарлана. Кайберәүләр, тавык йомыркасы зурлыгындагы бәрәңгене үстереп азапланганчы, дип аның мәйданын киметеп куйды. Моның сәбәбе дә бар. Авылларда орлык бәрәңгесенә кытлык.

Заманында колхозлар гөрләп эшләп торганда авылда орлык табу проблемасы булмады. Сер түгел, ул заманда колхоз малы уртак мал иде. Хуҗалыкка кайткан сортлы бәрәңге һәркемгә җитте. Тик замана шаукымы белән бә­рәңге игүче хуҗалыклар саны кимеде. Менә шуннан соң башланды да инде бу проблема. Ә бит бел­гечләр орлык юнә­лешендә эш­ләми түгел, эшли. Ел саен супер­элита бәрәңгеләрне үстереп сатуга чыгарып торалар. Апрель ахыры­­ – май башларына орлык бәрәң­гесе сатылып бетә.

Каян алырга?

Бу эш белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы фәнни-тикше­ренү институты белгечләре без­нең як­лар өчен кулай булган сорт­ларны гына үстерергә ки­ңәш итә. Теләсә нинди бәрәңге утыртмаска куша. Ник дисәк, халык орлыгын алмаштыру нияте белән кибет­ләрдә сатыла торган бәрәңге утырта башлады. Га­дәттә, зур сәүдә нокталарындагы бу “икенче икмәк” чит ил­ләрдән кайтартылган була, димәк, без­нең климат шартларына ярак­лаш­маган. Бүлбеләрдә төрле авырулар да булуы бар. Шуның аркасында бакчадагы туфрак зарарланырга һәм ул авыру башка сә­ламәт бәрәңгеләргә күчәргә мөм­кин.
 
Әнә шундый хәл килеп чыкмасын өчен, белгечләр орлыкны махсуслашкан кибетләрдән генә алырга киңәш итә. Бәрәңге игүче фермерлар да үзебезнең якларга ярак­лашкан, галимнәр тарафыннан өйрәнелгән орлыкларны гына кулланырга тырыша. Алардан да алырга була. Нинди сортларны утыртыргамы? Инсти­тут­ның биотехнология бүлеге мөдире Фәния Җа­малиева сүзлә­реннән аңла­шыл­ганча, безнең яклар өчен иртә өлгерә торган – “Жуковский ранний”, “Удача”, “Регги”, уртача өлге­решле – “Невский”, “Кортни”, соң өл­герә торган “Рокко” сортлары әйбәт.

Белгеч аңлатуынча, институтта елның-елында язгы чорда орлык өчен бәрәңге сату оештырыла. Быел да бу эш башланып киткән. “Эш көннәрендә иртәнге сәгать 8дән кичке 4кә кадәр аны институтка килеп алырга була. Бәрәңгене шимбә көнне дә алырга мөмкин”, – ди Фәния ханым. Килосы 50 сум тора икән.

Җир җылынмый ярамый

Күпләр, “икенче икмәк”не кай­чан утырту дөрес икән, дип кызыксына. Бу хакта белгечтән сораштык.

– Туфрак җылынмаган килеш утырту дөрес түгел, – ди Фәния ханым. – Безнең шартларда бә­рәңгене майның беренче һәм икенче декадасында утырту кулай. Аннан да соңга калсаң, уңышы ким булачак. Бәрәңге туфракта булган дым белән тишелеп, формалашып калырга тиеш. Соңга калып утыртканда дым запасы да кими, мул уңышка өмет баглап булмый. Шунысын да әйтергә кирәк: җирне әзерләгәндә аны ашлау да сорала. Тиешенчә тирес кертелгән бакчаларда минераль ашламалар кул­ланмасаң да була.

Утырткан вакытта орлыкны яровойлаштырырга да кушалар. Берничә атна кала утыртасы бә­рәңгене кояш нурлары төшә торган бинага куярга киңәш ителә. Бу вакытта бүлбеләр “борын” төр­теп, булган авырулар­ның кай­берләре юкка чыгарга мөмкин. Кайбер бакчачылар утыртыр алдыннан көл дә сибә. Әлеге алым да файдалы.

“Уңыш” утыртсаң, яхшырак

Бәрәңгене колорадо коң­гызына каршы алдан ук эшкәртеп утырта башладылар хәзер. Бу үзен нык аклый, диләр. “Престиж” препараты белән эш­кәрткән очракта җәйге чорда бакчадан коңгыз җыеп азапланасы булмаячак. 1 тонна утырту бәрәң­гесенә нибары 0,8 л агу кирәк. Аны 5-10 литр суга кушарга киңәш итәләр.

“Икенче икмәк”нең үз авырулары да бар. Соңгы елларда алар коры һәм юеш черек белән “интегә”. Кышкы саклауга куйганнан соң бәрәңге чери башлый. Ел коры булса – коры, киресенчә, яңгырлы елларда юеш булып чери, дип аңлата белгечләр. Әлеге авыру белән чирләгәндә бә­рәңгенең тишелеше дә начар була, тишелгәч тә үсеп китә алмый, кайберсе шиңә. “Узган ел рес­публи­каның көньяк-көнчыгыш районнары корылыктан интексә, төньяк районнарда, киресенчә, яңгыр күп яуды. Нәтиҗәдә яңгыр­лы урыннарда үскән бәрәңгеләр дымнан “тончыкты”, – ди Фәния ханым. Юеш черек аеруча куркыныч. Сак­лауга куелган “икенче икмәк” бозылмасын дисәк, казып алганнан соң аны яхшылап җилләтергә кирәк. Саклауга куйганнан соң да өрдергечләр ярдәмендә һаваны сафландырып, тиешле шартлар тудырырга кушалар.

Фәния Җама­лиева әйтүенчә, юеш черек авыруына “Невский”, “Удача” сорт­лары бирешми. Яңгырлы вакытларда да бу сортлар “һава суларга” сәләтле. Ә менә чит илләрдән кайтартылган һәм шулай ук үзебезнең галимнәр уйлап тапкан башка яңа сортлар да бу төр авыруга, ни кызганыч, каршы тора алмый.

Фарсель Зыятдинов, танылган бакчачы:

– Шәхси хуҗалыкларда да чәчү әйләнешен булдырырга ки­рәк. Бакчаларына күпьеллык үлән чә­чүчеләр күп хәзер. Аны 3 елдан соң кабат сукалап, бәрәңге җире итәргә була. Тик бу вакытта чүп үләннәргә үсәргә ирек бирмәскә кирәк, печәнне гел чабып торырга киңәш итәм. Печән үскән җирнең туфрагы уңды­рышлы була. Бәрәңге үскән урын­ны да ял иттерергә мөмкин. Ул өлештән уңышны казып алу белән арыш чәчеп куярга кирәк. Яз көне исә ул урынны сукалап, кабат бә­рәңге утыртырга була.

Нотфулла Гарипов,бакчачы (Балтач районы, Нөнәгәр авылы):

– Мин озак еллардан бирле бәрәңге үстерү белән шөгыль­ләнәм. Сезнең уңыш ни өчен ел саен мул була, дип сорыйлар. Моның сәбәбе гади – сортлар белән күп эшлим. Почта аша төрле җир­ләр­дән соратып алам. Безнең яшелчә бакчасы тәҗрибә кыры кебек. Һәр сортны аерым үстерәм, саклыйм. Иң отышлы дигәннәрен генә бәрәңге бакчасына чыгарам. Кайбер елларда 15тән артык сорт сыныйм. Бүл­беләрне артык ти­рәнгә утыртырга кирәкми. Көрәк белән утыртканда 5-8 см тирәнлек бик җитә. Тирән утыртсаң, ул озак тишелә. Салкын җиргә шулай ук утыртырга ярамый, бу вакытта орлык сыйфатын югалтырга мөмкин. Утырту өчен бәрәңгенең тавык йомыркасы зурлыгындагыларын сай­ларга киңәш итәр идем. Ә менә ярып утыртканда, аны буйга ярырга кирәк.

“Ватаным Татарстан”  (№ 48, 08.04.2016).

Просмотров: 1124

Один комментарий

  1. Бәрәңге юк диеп зарланасыз,аның бер генә сәбәбе гөшерен бирмисез,сөт бетте шуның эчен. марталар юкка чыга гөшер туләнмәгән эчен газиз дин кардәшләрем. Уйлап карагызда йөгерегез имам янына кемгә и күпме туләргә ул барында аңлатыр. Харәм ашауга керә ул гөшер түләмәү.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>