12 апрель – Космонавтика көне
Мин бу авылдашымны ике-өч ел элек, Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда гөрләп узган Филүс Каһиров концертында очраттым. Рәфыйк абый Ваһаҗевның Иске Ярмәк авылы тарихчысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Әсгать абый Мөхәммәтҗановның “Прогресс” космик кораблар төзү заводында эшләүче олы улы икәнлеген генә белә идем. Рәфыйк абый, киң күңелле кеше буларак, бу кимчелекне төзәтеп, якыннанрак танышу нияте белән мине кунакка да дәшкән иде. Ләкин бу очрашу быел гына насыйп булган икән. Читать полностью