На стенах казанского ТЮЗа открыли мемориальную доску Тукаю / Тукай “Кисекбаш”ын укыган урын мәңгеләштерелде (ВИДЕО)

3На стенах казанского театра юного зрителя (улица Островского, 10) в торжественной обстановке открыли мемориальную доску в память о Габдулле Тукае. Именно здесь поэт впервые прочитал поэму «Сенной базар, или Новый Киксекбаш».

В торжественной церемонии приняли участие министр культуры РТ Айрат Сибагатуллин, премьер-министр РТ Василь Шайхразиев, первый заместитель руководителя исполкома Казани Дамир Фаттахов, председатель союза писателей РТ Рафис Корбан, заместитель председателя Госсовета РТ, депутат, поэт Роберт Миннуллин, уже обладатель премии им. Тукая каллиграф Наджип Наккаш, депутат Госсовета РТ, поэт Разиль Валеев, артисты театра им. Камала, участницы всемирного форума татарских женщин, творческая интеллигенция республики и другие.

«В тысячелетней Казани есть место для каждой выдающейся личности. История, она такая – мы каждый год находим новые факты, изучаем их и стараемся запечатлеть эти факты в образе города. Открытие этой доски – один из таких примеров», — отметил на открытии Шайхразиев.

Церемония закончилась возложением цветов к мемориальной доске в память о Тукае.

3business-gazeta.ru

* * *

Бүгенге кояшлы иртә бөек шагыйребез Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Тукайга чәчәк бәйләмнәрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та китерде. Республика җитәкчесе һәйкәл янында дөньяның төрле почмакларыннан килгән милләтәшләребез дә белән аралашты.

Казанда Тукайның исемен мәңгеләштерү чаралары дәвам итә. 26 апрель көнне Островский урамында урнашкан Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ) театры бинасы диварына Габдулла Тукайга мемориаль такта куелды. Бу бинада шагыйрь 1908 елның 14 октябрендә беренче тапкыр халык алдында «Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын укыган.

Тантаналы чарада Татарстан премьер министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан һ.б башка рәсми затлар, Тукай иҗатын өйрәнүче галимнәр, Казан кунаклары катнашты.

— Тукайның юбилеен безгә кушылып дөнья халкы да бәйрәм итә. 130 еллык юбилей эшләрен без, әлбәттә, күптән башладык. Дәүләтнең махсус программасы, юбилейны оештыру комитеты төзелде. Иң беренче эш итеп туган ягы Арчада эшләр башланып китте. Җиңү бәйрәменнән соң, башкарылган эшләрне кабул итеп, анда да чаралар оештырачакбыз. Казандагы әдәби музеенда да төзекләндерү эшләре башланачак. Хөкүмәт тарафыннан финаслана. Бүген Тукай бәйрәмен үткәребез, ул 130 елдан соң да дөнья күләмендә иң бөек шәхесебез булып калды. Бүгенге, киләчәк буын Тукайны белеп торсын. Менә шундый истәлек такталары  булганда Тукайга эз суынмас. Бездән соң килгән буынга да тарихны калдырырга кирәк, – диде тантаналы чарада Васил Шәйхразиев.

Мәгълүм булганча, Островский (әүвәлге Вознесенский) урамындагы тарихи бина 1824 елда төзелгән. Балконлы, флюгерлы бина мигъмари яктан шактый үзенчәлекле һәм кызыклы. 1909 елда биредә сәүдәгәрләр җыенының театры урнашкан була. Октябрь инкыйлабыннан соң Татар мәдәнияты йорты, аннары Укытучылар йорты саналган. 1935 елдан соң — яшь тамашачы театры. 1996 елның гыйнварында чыккан янгында сәхнә һәм тамаша залы янып бетә. Алты ел барган ремонттан соң бинага элекке кыяфәте кайтарыла. Хәзер инде биредә Тукайга нисбәтле истәлек тактасы да беркетелде.

— Г.Тукайның һәр адымы, әйткән сүзе алтын бәһасенә торышлы, — ди Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Данил Салихов. — Тукайны үзебезнең символыбыз итеп йөртәбез. Милләтебезнең илаһи заты дисәм дә ялгыш булмас. Тукайның әле бөтен иҗаты да ачылып бетмәгән. Галимнәребез күпме генә өйрәнсәләр дә, әле аны ачасы да ачасы. Мәркәзебез Казанда Тукайның йөргән юллары бөтенесе дә яктыртылып бетмәгән. Менә бу Островский урамында урнашкан йортта Тукай беренче мәртәбә халыкка үзенең «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»әсәрен укыган. Биредә ул иң зур алкышларын алган, дип әйтәләр. Халыкка танылып китүе шушы йорттан башланган, диләр. Киләчәктә 130 еллык уңаеннан Мәскәү урамы 70 нче йортка (“Амур” кунакханәсе) да истәлек тактасы әзерләнә. Бүген әле Болгар номерларында да такта ачарбыз, дип ниятләп торабыз. Тукай сукмаклары барлана, халыкка танытыла.

Тукай эзләрен барлау, әлбәттә, кирәкле гамәлләр. Шагыйрьгә нисбәтле урыннар буйлап экскурсия маршрутлары оештырылса, видеофильмнар төшерелсә, нур өстенә нур булыр иде. Сибгать Хәкимнең шундый сүзләре бар: “Тукайның җиде еллык иҗат гомере тоташ батырлыктан тора… Сәнгать дөньясына бер каләм иясенең дә кулы тимәгән көчле сатирик образлар алып кергән Тукай, әгәр “Яңа Кисекбаш” поэмасыннан башка берни язмаса да, үз эшен эшләгән булыр иде”, дигән ул.

Мәгълүм булганча, “Кисекбаш” исемле әсәр 15 гасырда ук иҗат ителгән була. Бу дастан хәтта Тукай яшәгән чорда да мәктәп дәреслекләренә кергән була. Дастанда сүз Галинең изге мөселманны рәнҗеткән Диюне җиңүе һәм изге Башның хатынын, баласын коткаруы турында бара. Габдулла Тукай бу сюжеттан аз гына да тайпылмый. Ләкин персонажларын үзгәртә, вакыйгаларны яңа шартларга күчерә. Мәсәлән, дастанда Кисекбаш – изге, диндар кеше. Тукай поэмасында ул – әхлаксыз, мактанчык бай сәүдәгәр. Дастанда Гали Башны изге булганга күтәрә алмый, ә поэмада Габдулла Тукай Башны эче тулы бозыклык булганга авыр итеп сурәтләгән.

Галимебез Фәрит Яхин белдергәнчә,  Тукайга әлеге әсәрне язуны оештырырга (Ф.Әмирхан аша) Казан сәүдәгәрләре Гали Апанаевлар тырышлык күрсәткән. Татар милләтен үз яшәешенә тәнкыйть күзе ташларга, файдалы һәм кызыклы тормыш рәвешенә күчәргә өндәү поэманы язарга этәргеч бирә. Милләтне алга алып китәрдәй эш-гамәлләр башкарырга вакыт дигән максаттан чыгып языла әсәр. Сатира жанрында язылган әсәрне, гәрчә шул чор каләм әһелләре тәнкыйтьләсә дә, халык күңеленә юлны тиз таба.

– Тукай борынгы “Кисекбаш” китабын үзәккә алып эш итә. Аның новаторлыгы, кызыклыгы шунда, модернист буларак шул чор Казан тормышын сурәтли алган. Казан сәүдәгәрләре ул китапны бик яратып кабул итәләр. 1908 елны ул ике нәшрияттә бер-бер артлы басылып чыга. Тукайның иң танылган әсәренә әверелә. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»тан соң Тукайга янаулар булган, ул качып йөрергә мәҗбүр булган дип әйтелгән фикерләр дөреслеккә туры килми. Данлыклы Апанаевлар моңа юл куймаган булыр иде, – ди Фәрит ага Яхин.

intertat.ru

Просмотров: 961

Комментирование запрещено