Рустам Минниханов подписал указ о присуждении госпремий РТ имени Габдуллы Тукая и поздравил татарстанцев со 130-летием со дня рождения поэта / Рөстәм Миңнеханов: «Үлемсез шигърият даһие юлларыбызны яктыртсын»

main21780271_a21c6807c77e65b2bbe0591d780642dbПрезидент РТ Рустам Минниханов поздравил татарстанцев со 130-летием со дня рождения Габдуллы Тукая. По мнению президента РТ, в высшей степени справедливо, что дата рождения Тукая – 26 апреля – широко отмечается в Татарстане как День родного языка.

Президент РТ подписал указ о присуждении госпремий РТ имени Габдуллы Тукая.

Премии получили:

Назип Исмаилов – за цикл шамаилей, ляухи (картины на арабском шрифте), со стихотворными строками Тукая и дизайн мечетей (арабская каллиграфия), «Ярдэм» города Казани и села Шингальчи Нижнекамского района РТ.

Газинур Муратов – за книгу «Кош хокукы : шигырьләр һәм поэмалар» (Казань, Татарское книжное издательство, 2014г.).

Коллектив авторов в следующем составе: художники-проектировщики Илья Артамонов, Александр Леухин, художники-монументалисты Фарит Валиуллин, Рашид Шигабутдинов, Игорь Щетинин, а также директор института археологии имени А.Х.Халикова Академии наук РТ Айрат Ситдиков, директор института международных отношений, истории и востоковедения КФУ Рамиль Хайрутдинов, археолог Дмитрий Бугров – за создание художественно-пространственной экспозиционной инсталляции «Болгарская цивилизация. Дорога длиною в тысячелетия».

Согласно распоряжению, кабмину РТ поручено обеспечить финансирование расходов, связанных с реализацией указа. Указ вступает в силу со дня его подписания.

Сегодня в Казани пройдет ряд праздничных мероприятий. Президент республики, в частности, вместе с членами правительства примет участие в возложении цветов к памятнику Тукаю. На здании Театра юного зрителя (ул. Островского, 10), где поэт впервые прочитал поэму «Сенной базар, или Новый Киксекбаш», появится мемориальная доска. Перед театром им. Мусы Джалиля на площади Свободы пройдут народные гуляния с участием фольклорных коллективов. А Рустам Минниханов вручит государственную премию им. Тукая деятелям культуры и искусства.

business-gazeta.ru

* * *

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.
– Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне Татарстанның, күпмилләтле Россиянең һәм бөтен төрки дөньяның мәдәни тормышындагы истәлекле вакыйга – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу белән чын йөрәктән тәбрик итәм.
Кыска, ләкин иҗади казанышларга бик бай тормыш кичереп, ул татар әдәбиятында гына түгел, халык күңелендә дә җуелмаслык эз калдырды. Җир шарының барлык почмакларында яшәүче күпсанлы милләттәшләребез үзләренең эш-гамәлләрен танылган шагыйрь һәм гражданинның колачлы шәхесе белән чагыштырып, горурланып һәм хөрмәтләп аны “безнең Тукай” дип атыйлар. Аның якты иҗаты мәдәниятебезгә шулхәтле нык һәм ятышлы итеп үсеп керде ки, татар теленең чисталыгы һәм матурлыгы эталонына әверелде. Тукайның шигъри шедеврлары күпләгән буын вәкилләрен тәрбияләүгә зур өлеш кертте, ә “Туган тел” шигыре бүген дә халкыбызның гимны булып тора. Нәкъ менә Тукай туган көндә – 26 апрельдә – Татарстанда Туган тел көнен билгеләп үтүне бик дөрес дип саныйм.
Югары шигъриятнең какшамас күперләре белән төрле мәдәни традицияләрне бергә кушып, шагыйрь Россиягә һәм бөтен дөньяга татар рухының байлыгын күрсәтте, төрле милләт һәм дин вәкилләрен тынычлыкка, дустанә яшәүгә һәм хезмәттәшлеккә өндәде. Тукайда эчкерсез ватанпәрвәрлек, туган җиренә карата мәхәббәт, рухи тамырларына тугрылык һәрвакыт алдынгы карашларга ачыклык, татарларның рус халкы һәм бөтен төрки дөнья белән бердәмлегенә ышаныч белән үрелеп барды.
Һәр буын шигърият даһиен яңадан ачып, әсәрләренең геройлары белән бергә борчылып һәм шатланып, замана сорауларына җавап таба. Төрле телләргә тәрҗемә ителгән Тукай китаплары елдан-ел күбрәк басыла, шагыйрьгә яңа һәйкәлләр, аңа багышланган музейлар һәм күргәзмәләр ачыла. Киләчәктә Тукай белән кызыксынучылар саны арта барыр дип ышанам.
Үлемсез шигърият даһие татар халкының рухи үсеше юлын һәрчак яктыртып барсын, безне игелекле гамәлләргә һәм олы казанышларга илһамландырсын! – диелә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге мөрәҗәгатендә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган Указ нигезендә, быелгы Тукай премиясе җиңүчеләре:
Нәҗип Нәккаш (Г.Тукай шигырьләре файдаланып эшләнгән шәмаил, ләүхә цикллары, «Ярдәм» һ.б. мәчет дизайны өчен);
Газинур Морат («Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен);
«Болгарская цивилизация.  Дорога длиною в тысячелетия» дип аталган экспозицион инсталляция өчен авторлар төркеменә.

intertat.ru

Просмотров: 1013

Комментирование запрещено