Сугыш турында татарча клиплар (ВИДЕО)

72445c707ccf70879b8a9fba62876c29_M9 Май уңаеннан, җиңү темасын чагылдырган клиплар тәкъдим итәбез.

КАРАРГА:

1. Артур Хафизов – “Сугышка китәм”

Сугыш темасына багышланган клиплар, дигәч, мөгаен, яшьләрнең күз алдына Артур Хафизовның “Сугышка китәм” дигән җыры искә төшәдер. Якынча 2008-2009 елларда төшерелгән әлеге клип бүген сыйфаты белән бөтенләй дә шаккаттырмый. Андагы төп герой ролен дә Артур үзе башкара. Сугыш темасыннан кала, монда ике гашыйкның бер-берсенә булган мәхәббәте клипта кызыл җеп булып уза. Кызганыч, төрле яшь категориясендәге кешеләр карый торган әлеге клипта кан, көч куллану артык күп күрсәтелә.


2. Илшат Вәлиев – “Һаман яратам” (Зөлфәт сүзләре, Фәрит Хатыйпов көе)
Бер карасаң, текстында сугышка кагылышлы сүзләр бөтенләй булмаган җырны Илшат Вәлиев башка яктан ачкан. Бөек Ватан сугышы сурәтләнгән әлеге клипта җырчы үзе гади солдат буларак килеп баса. Монда солдат белән шәфкать туташы арасындагы сөюне күрәбез. Профессиональ бурычын төгәл үтәгән, солдатларның гомерен саклап калган шәфкать туташының ахырдан үзенең тормышын куркыныч астында кала… Сүзләре шундый бөек мәгънәгә ия булган җырга бер татар кешесе дә битараф түгелдер. Хәтта клипны русчага тәрҗемә иттерергә теләүчеләр дә бар араларында.

3. Рөстәм Асаев – “Батырларга”
Беренче ике клиптан аермалы буларак, монысы – сугышта катнашучыларга дан җырлый торганы. Клипның төп герое – сугышның ачысын да, төчесен дә татыган олы яшьтәге кеше Казанның Җиңү паркы буйлап атлый, һәйкәлгә чәчәкләр куя. Шунда үзе белән яу кырында булган дустының малаен таба…

4. Луиза Якупова – “Бәхет һәм сөю”
Әлеге клипта бәхетле тормыш кичергән гаиләне сугыш башлану турындагы хәбәр аера. Ире шунда ук сугышка киткәч, тормыш иптәше баласы белән берьялгызы кала. Аның ирен көтүе өметле булырмы икән?..

5. Альбина Кармышева-Басыйрова – “Торналар”
Әлеге җыр – барыбыз да белгән “Журавли” җырының тәрҗемәсе. Ахырда җырның оригиналын да ишетәбез. Клипта сугыш фотолары, ветераннар истәлекләре, Җиңү бәйрәмнәре фотографияләре белән беррәттән башкаручының кызы белән бергә Казанның Җиңү паркында канәферләр салу моменты да күрсәтелә.

Просмотров: 1690

Комментирование запрещено