Тәүхидә Абсаттарова (алгы рәттә сулда) үз коллективы арасында.
- Районнан мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз турында мәгълүмат сорыйлар. Шуны әзерләп утыруым әле, — дип, каршы алды мине Камышлы урта мәктәбенең Балыклы филиалы җитәкчесе Тәүхидә Назах кызы Абсаттарова.
Ул “Правда” колхозының таркалуы һәм элеккеге күмәк хуҗалык җирләренең инвесторларга бирелүе турында сөйләде. Аңлавымча, җирләр әрәм булып, буш ятканчы дип, авыл халкына моңа ризалашырга туры килгән. Инвесторлар арендага алган җир пайлары өчен икмәк, фураж бүлеп бирергә яки акчалата түләргә вәгъдә итәләр икән. Өметсез шайтан гына диләр, кем белгән бит, бәлки киләчәктә эшләр шулай җайланып та китәр әле. Читать полностью →