Күптән түгел миңа Татарстан башкаласы Казанда булырга туры килде. Меңъеллык тарихы булган шәһәр, чыннан да мәһабәт һәм үзенчәлекле. Бөтен җирдән татар бизәге, татар сөйләме, татар рухы бөркеп тора. Казан Кремле, Кабан күле, Сөембикә манарасы… Атамалары гына да нинди матур, чын безнеңчә бит.
Экскурсия планына Җиңү паркы да кертелгән иде. Анда барып кергәч үк уйларың Бөек Ватан сугышы чорына, ата-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгына әйләнеп кайта. Андагы Геройлар аллеясе мине тетрәндерде. Солдатлар кебек рәткә баскан барельефларның һәрберсе астында язылган “Герой…”, “Герой…”, “Герой…”, сүзләрен укып, һәрберсенең йөзенә текәлеп карыйсың. Нәрсә ул кешене утка ташлаган, нинди көч үз-үзен җиңәргә мәҗбүр иткән, ник ул үзен, гаиләсен, газиз әнкәсен, атасыз калачак балаларын жәлләмичә утка кергән, Ватаныбыз өчен тормышын биргән?… Бихисап батырлар арасыннан никтер минем күңелемдә Галләм Морзахановның йөзе, исеме уелып калган иде. Читать полностью