Кичә, 9 майда, өлкәбезнең татар авылларында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинглар узды. Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында да күркәм бәйрәм үткәрелде. Авыл уртасындагы һәйкәл янында үткән чарага сугыш һәм тыл ветераннары чакырылган иде.
Яңаярмәклеләрне бәйрәм белән Камышлы муниципаль районы администрациясе вәкиле Рөстәм Ринат улы Гайсин, авыл советы җитәкчесе урынбасары Фәридә Ядкәр кызы Шәрәфетдинова тәбрикләделәр. Сугыш еллары турында авылның хезмәт ветераны Ринат Зиннәт улы Нуриев сөйләде һәм тантанага килгәннәрне Бөек Җиңу бәйрәме белән котлады. Тәбрикләү сүзләрен шулай ук авыл депутаты Эдуард Зәйдуллин, хезмәт ветераннары Равилә Каһирова, Халидә Фарукшина, клуб мөдире Рузалия Гафурова, китапханәче Алисә Хәмәтшина, җирле шагыйрә Гөлсинур Гафурова ирештерделәр. Чара мәктәп укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куйдылар.
Авыл советы җитәкчесе урынбасары Фәридә Ядкәр кызы Шәрәфетдинова тарафыннан Чечня сугышында катшанучы авылдашларыбызга — Руслан Фәйзуллинга, Әнвәр Хәбибуллинга, Ринат Әхмәтовка
Бәйрәм чарасы мәктәп укучылары катнашындагы концерт белән дәвам итте. Соңыннан ветераннар, тыл хезмәтчәннәре чәй табыны тирәли үткән елларны искә
Р.Р.НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.
* * *
…1941 елның 22 июне. Җәйге көннең матур, кояшлы иртәсе. Камышлы районы халкы, шул исәптән Яңа Ярмәк авылы кешеләре дә, Камышлы Сабан туена җыелалар. Уен-көлке, җыр-бию белән мәйдан гөр килә. Кинәт коточкыч хәбәр килеп ирешә — фашистлар Германиясе безнең илгә каршы сугыш башлаган. Якташларыбызның бер җайга салынган тормыш ритмы бер минут эчендә челпәрәмә килә. Бөтен халык Бөек Ватан сугышына күтәрелә. Авылларда, район үзәгендә күпсанлы митинглар уздырыла. Егетләр, ир-атлар фронтка алына башлый.
Авылларда хатын-кызлар, карт-корылар, балалар гына кала. Алар да тылда дошманга каршы көрәшә. Кыска вакыт эчендә механизатор һөнәрен дә үзләштерегә кирәк була. 1941 елның декабрендә Балыклы МТСында 57 хатын-кыз бу һөнәргә укый башлый. Безнең авылдан Мөкатдәрә Кашапова, Мөкатдәрә Хөббәтуллина, Нәсибә Галиуллина, Мәрьям Рәхмәтуллина, Фәүзия Вәлиева, Минзифа Һадыева трактор, комбайн йөртергә өйрәнәләр. Ә күп кенә хатын-кызларыбыз механизатор ярдәмчесе булып эшлиләр.
Техника хәзерге кебек күп булмаган, әлбәттә, җирне күбрәк сабанга сыер, үгезләр җигеп эшкәрткәннәр. Кара көзгәчә молотилкалар белән көлтәләргә бәйләгән, игеннәрне суктырган. Авылдашларыбыз үзләре ачлы-туклы йөрсәләр дә сөт, май җыеп, оекбашлар, бияләйләр бәйләп фронтка җибәргәннәр. Бу аларның Бөек Җиңүгә керткән өлеше булган. Юкка гына сугыштан соң Камышлы районында 1146 кеше “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов” медальләре белән бүләкләнмәгәндер шул.
Ил бәйсезлеге, азатлыгы өчен бик зур корбаннар бирелә. Камышлы районыннан алты меңгә якын кеше фронтка китә. Шуларның 3647се сугыштан кире әйләнеп кайтмый. Безнең Яңа Ярмәк авылыннан гына да 196 кешенең 98се яу кырында ятып кала. Авылга әйләнеп кайтучыларның да күбесе яралардан интегә. Мәсәлән, Шәйхетдин абый Сәгыйров, Шәет абый Гафиятуллин, Инсаф абый Низамов, Сабир абый Сафиуллин сугышта бер аякларын югалтып кайткач, протез белән йөриләр иде. Шулай да аларның барсы да авыл тормышында актив катнашты, берсе дә эшсез тормады, “Мин сугыш инвалиды”, — дип хөкүмәт җилкәсендә дә утырмады.
Сугыштан исән-имин кайткан ветераннарыбыз көннән-көн, елдан-ел азая баралар. Авылыбызда шулардан Әбүзәр абый Сәлахов һәм Ризатдин бабай Мифтахов кына калды инде. Бүгенге көндә алар икесе дә балалары тәрбиясендә яши. Без, авылдашлары, бу ветераннарны бик хөрмәт итәбез. Яу кырында һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны да онытмыйбыз. Аларның исемнәре авыл клубы каршындагы һәйкәлгә генә түгел, хәтеребезгә дә уеп язылган.
Быел Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәбез. 71 ел тыныч тормышта яшибез без. Ләкин аның нинди бәя белән бирелгәнен беркайчан да онытмаячакбыз. Безнең иминлек, бәхет өчен тормышларын аямаган якташларыбызны онытырга хакыбыз юк. Каһарманнарның даны мәңгелек.
Рузалия ГАФУРОВА,
Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.
Камышлы районы.
Просмотров: 1301