Салават җыр театры партиясе Похвистневода агитация ясады

Салават в АлькиноТабигатьтә яз хөкем сөрә. Шуңа да хәзер халык күп вакытын йортта, кырда, бакчада үткәрә. Шулай да, яраткан җырчыбыз Салават Фәт­хетдиновның концерт белән Похвистневога килүе билгеле булгач, бөтенесе парникларын, бакчаларын ташлап, район Мәдәният сараена агылды.

Салаватның унбер кешедән торган иҗат коллективын бу көнне Похвистневоның “Дуслык” хәләл колбаса җитештерү цехы җитәкчесе Мөдәррис Латыйпов һәм аның хәләл җефете Рузалия ханым, шунда ук эшләүче Равил Мостафин һәм аның хәләл җефете Динә ханым каршы алып кунак иттеләр.

Кичке җиделәр тирәсендә Похвистневоның Мәдәният сарае тамашачы белән тулган иде инде. Сәхнәдә “Салават җыр театры партиясе” дигән язу эленгән, ә зур экраннан артистның иҗат юлы, гаилә тормышы, туган авылы турында күрсәтелеп тора.

Салаватның сәхнәгә чыгуын зал көчле алкышларга күмеп каршы алды. “Дөнья ак та, кара да. Ә син аңа карама”, “Онытылып карап тордым”, “Рәхмәт, табиб”, “Туган якка сәяхәт”, “Сорамагыз хәлләремне” кебек җырларны башкарганда, тамашачы барсын да “онытылып тыңлап торды”.

Салаватның мәзәкчесе исә Таһир Гайнуллин гел депутатлар, сәясәт, хөкүмәт тирәсендә бөтерелүче куштаннарга кагылышлы мәзәкләр сөйләде.

Әйе, безнең як халкы яраткан артисларын кабул итә белә инде, бүләкләрен дә жәлләми. Әнә Похвистневода күп еллар теш табибы булып эшләүче Равил Бәширов һәм аның хатыны Мәрзия ханым җырчының галстугына алтын каптыргыч һәм чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.

Оренбург өлкәсе Матвеевка районының Иске Әшер авылыннан килгән Шәһәргөл Мөси­фуллина сәхнәгә үзе пешергән бавырсагын мендерде, җырлап та, үзе язган шигырьләрне дә укып күрсәтте. Бу талантлы кешене фотосурәткә төшерергә дә онытым җибәргәнмен, көчле алкышлар яңгырагач кына уянып киткәндәй булдым. Ә ул безнең Гали авылына концерт белән килергә дә вәгъдә итте.

Авылыбызның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җи­тәкчесе Илһамия Кәримова Салаватка әле яшь чагында чиккән сөлгесен бирде, ә мин — күптән түгел генә басылып чыккан яңа шигырьләр китабымны, чиккән кулъяулыкларымны бүләк иттем, аңа багышлап язган шигыремне дә укып күрсәттем.

Сәхнә түрендә япма белән ниндидер әйбер ябып куелган иде. “Кеше кадерен исән чагында ник белмиләр соң бездә? Үлгәч кенә җиң сызганып аның исемен мәңгеләштерергә кере­шәләр. Мәсәлән, Илһам абый Шакировның исеме би­реләчәк урам күптән билгеле икән инде. Үлгәнен генә көтәләр ди. Ә ул, ачу итеп, үләргә теләми генә бит. Ә без аның вафат булганын көтеп тормадык, булдырдык менә”, — дип көлдерә-көлдерә шул япманы ачып җибәрүгә каршыбызда бөек җырчыбызның бюсты пәйда булды.

Тәнәфестән соң экранда Салаватның йортын күр­сәттеләр. Анда нинди генә кош-корт һәм җәнлек юк икән бит! Аю да, ишәк тә… Әнә, чиләк тоткан танылган җырчы Хәмдүнә бер сыер артыннан йөгерә, Салават кетәклектә күкәй җыеп йөри… Ниһаять, сәхнәгә күренекле ком­позитор һәм башкаручы Фирзәр Мортазин чыкты һәм Салаватка багышлап үзенең “Җан дустыма” җырын сузып җибәрде. Аннан Салаватның иҗат төркемендәге барлык дуслары да сәхнәгә чыгып басты. Һәрберсенең түшендә йолдызлар. Соңыннан аңлашылганча, кем Салават белән ничә ел эшләгән, шул кадәр йолдыз да алган икән. Иң күбе Альфред Якшәмбетовта булып чыкты, чөнки алар бергә 27 ел буе эшлиләр бит инде.

Салават в АлькиноАртистларны кунак иткән Мөдәррис Латыйповка да 27 йолдыз тагылган футболка тапшырылгач, халык рәхәтләнеп кул чапты. Тик авыл халкы бүләкләр бирешү буенча артистларны барыбер уздырды: Илһамия Кәримова һәм Мәрзия Бәширова бөтен Похвистнево районы татарлары исеменнән Салаватның музеена махсус чигелгән барс рәсемен тапшыргач (рәсемдә), кунаклар иң изге теләк-тойгыларын әйтеп, бу бүләкне кабул итеп алдылар. Ә соңыннан җырчыбыз халык соравы буенча “Салкын чәй” җырын җырлап, бик канәгать булып хушлашты. Без дә бик канәгать булып өйләребезгә таралыштык.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Похвистнево районы.  

«Бердәмлек».

Просмотров: 1165

Комментирование запрещено