Авыл тормышы мәктәп белән нык бәйләнгән

Тәүхидә Абсат­тарова (алгы рәттә сулда) үз коллективы арасында.

Тәүхидә Абсат­тарова (алгы рәттә сулда) үз коллективы арасында.

- Районнан мәктәпне тә­мамлаган укучыларыбыз турында мәгълүмат сорыйлар. Шуны әзерләп утыруым әле, — дип, каршы алды мине Камышлы урта мәктәбенең Балыклы филиалы җитәкчесе Тәүхидә Назах кызы Абсаттарова.

Ул “Правда” колхозының таркалуы һәм элеккеге күмәк хуҗалык җирләренең инвес­торларга бирелүе турында сөйләде. Аңлавымча, җирләр әрәм булып, буш ятканчы дип, авыл халкына моңа ризалашырга туры килгән. Инвесторлар арендага алган җир пайлары өчен икмәк, фураж бүлеп бирергә яки акчалата түләргә вәгъдә итәләр икән. Өметсез шайтан гына диләр, кем белгән бит, бәлки киләчәктә эшләр шулай җайланып та китәр әле.

Балыклыдагы ике катлы, кир­печтән салынган өч йөз егер­ме укучыга исәпләнгән зур мәктәптә бүген нибары утыз алты бала укый. Ә утыз сабый тәр­бияләнергә тиешле балалар бакчасына унике нарасый гы­на йөри. Бәлки инвесторлар уңышлы эшләп китсәләр, авыл­да эш урыннары ачылыр, яшьләр кайтып, балалар саны да артыр дип өметләнергә ки­рәк. Тәүхидә Назах кызы әй­түенчә, Балыклы авылы шушы яңа тормышка иярә һәм ияләшә алса, мәктәп тә тулы көчкә эшли башлар иде.

Ә Тәүхидә ханым, кырык ел гомерен яшь буынны тәр­бияләүгә багышлаган кеше буларак, бүгенге көндә дә киләчәккә ышанып, оптимистик рухта үз юлыннан атлавын дәвам итә.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Балыклы авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1125

Комментирование запрещено