На республиканский ифтар на «Казань Арене» могут пригласить нового мэра Лондона / Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Ифтарга Лондон мэрын чакыру идеясе дә булды»

707422aae19d3257Сегодня организаторы республиканского ифтара на «Казань Арене» утвердят список VIP-гостей, которых позовут на мероприятие.

«Было предложение: «А давайте мэра Лондона позовем». Но это пока что только мысль, которая прозвучала в качестве шутки», — заметил на пресс-конференции муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин, отвечая на вопрос «Реального времени».

В 2016 году организаторы татарстанского ифтара планируют собрать 10 тыс. человек – вдвое больше, чем в 2015 году. Главным спонсором мероприятия выступила Ассоциация предпринимателей мусульман РФ, рассказал Самигуллин. Сумму расходов на организацию ифтара Самигуллин назвать затруднился, пояснив, что смета еще прорабатывается.

Отметим также, что новым мэром Лондона на прошлой неделе впервые стал мусульманин – выходец из рабочей семьи этнический пакистанец Садик Хан.

* * *

Быел уразаның беренче көне 6 июньгә, соңгы көне 4 июльгә туры килә. 5 июльдә Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез.

Гает көнендә бәйрәм намазы республиканың барлык мәчетләрендә дә иртәнге сәгать җидедә укылачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга хәбәр иткәнчә, Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм казыйлар фитыр, фидия сәдакалары, зәкят нисабының күләмен дә билгеләгән.

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака.

— Быел фидиянең күләме 200 сум дип билгеләнде. Раамазан ае ахырында фитыр сәдакасын бирергә күнеккәнбез. Аның күләме, кешенең матди хәленә карап, 100 сумнан алып 600 сумгача, — диде мөфти.

Камил хәзрәт ураза аенда, узган елдагыча, “Казан-Арена” стадионында ифтар үткәреләчәген дә хәбәр итте. Быел  анда ун мең кеше катнашыр дип көтелә. Интернетта намазны газон өстендә укыячаклар дигән хәбәр таралган иде. Журналистлар мөфтидән, стадионның газонына зыян килмәсме, дип сорады.

— Газон өстендә күмәк намаз укуны стадион җитәкчелеге белән килештердек. Газонга зыян килмәскә тиеш, аны махсус япма белән каплаячаклар, — диде ул.

Ифтарны үткәрү көне әлегә билгеле түгел. Аны чакырылган кунакларның эш графикларын күздә тотып билгеләячәкләр. Журналистларның кемнәр чакырылды, дигән соравына мөфти, елмаеп, Лондонның яңа сайланган мэрын (шәһәр башлыгы Садик Хан үзен мөселман дип атый) чакыру идеясе дә булган иде, дип куйды.

«Шәһри Казан».

Просмотров: 972

Комментирование запрещено