Гомер юлын ахыргача үтегез сез парлашып, җитәкләшеп!

CcDSf4Fky2A

Яңа Ярмәк авылы клубында авылдашлар арасында зур хөрмәткә ия булган апа-абыйларыбызның юбилейларына багышланган тантана узды.

Яңа Ярмәк авылы кечкенә генә һәм бик тә матур. Югарыга менеп карасаң, аның бер ягыннан талгын гына Сок елгасы ага, икенче ягында – каршы таулар. Тирә-як яшеллеккә күмелгән, әйтерсең лә хәтфә җәеп куйганнар. Зур юлдан төшкәндә ике якта да каеннар яшел шәлләрен бөркәнеп, кайтучыларны каршы алып, китүчеләрне озатып калалар. Урманда җиләк-җимеш, балан, карлыган, бөрлегән, гөмбә дисеңме… «Әһ», дигәнче чиләгеңне тутыр да, рәхәтләнеп ял итеп ал.

Әйе, авылыбыз зур түгел, шуңа да барлык кешеләрнең тормышлары да – күз алдында.

Менә сагынып көткән май аена да аяк бастык. Тышта нинди ямьле. Шомыртлар, чияләр, алмагачлар – бар да ап-ак чәчкәдә утыра, әйтерсең лә ак шәлләрен ябынган кызлар алар! Кошларның сайравы тагын ни тора! Яз айларында эш күп булса да, безнең халык бик тә теләп ял итәргә авыл клубына җыела.

8 май көнне Яңа Ярмәк клубының бинасында авылдашлар арасында зур хөрмәткә ия булган апа-абыйларыбызның юбилейларына багышланган тантана булып узды.

Бина матур итеп бизәлгән иде. Алып баручыларыбыз сәхнә түренә үтеп, барлык кунакларны да бәйрәм белән тәбрикләделәр:

Үткән гомер – кичкән елга,

Аны санарга түгел.

Чигәгә кар кунган саен

Язны яңарта күңел.

Бүген бәйрәм, күңелләрегез

Бәйрәмнән өзелмәсен.

Тән картая, җан картаймый,

Дәртегез сүрелмәсен.

Иң элек беренче юбилярларыбызның тормыш юллары белән танышып үттек. Алар — Хәмидуллиннар гаиләсе. Әминә апа белән Таһир абыйның бергә тормыш корып, гаилә учагын кабызып җибәрүләренә быел 55 ел булды.

Видеопроектордан аларның тормыш юллары күрсәтелде. Төрле елларда төшкән фотосурәтләрне караганда: “И-и-их, кайда калды безнең яшь чаклар?” — диештеләр олылар.

Кыскача гына әйткәндә, 55 ел гомер – бик күп бит инде. Бер карасаң, шул кадәр яшәлмәгән дә төсле тоела. Күпме сулар кичкәннәр, күпме еллар үткәннәр. Тормышны бер мактаганнардыр, бер сүккәннәрдер. Күпме сөенечләр, күпме күңелсезлекләр кичергәннәр, утлар йотканнар… Шул чакта да матур булган гаилә учагын сүндермәгәннәр алар.

Әминә апага 12 яшеннән үк төрле җирләрдә эшләргә туры килә. Таһир абый колхозның корыч атын йөгәнләп, 50 ел күмәк хуҗалыкта хезмәт күрсәтә. Гомумән, авыл кешесенең эшен чыпчык та чүпләп бетерә алмас бит инде…

Бүген, шөкер, тормышлары җитеш аларның. Хәмидуллиннарның яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларын күрсәң, исең-акылың китәр. Ни генә үсми анда! Өстәвенә умарта да асрыйлар алар. Өйләренә керсәң – бар җирдә тәртип, чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә… Балалары, кияү-киленнәре дә, оныклары да үзләренә охшаган уңган-булганнар.

Икенче гаиләбез – Хуҗиевлар. Мөдәрис абый белән Гадилә апайның бергә гомер итүләренә дә 55 ел булды. Шулай ук быел Гадилә апайга – 75, бабайга 80 яшь тә тулды әле.

Тормыш итү бит ул – бер капканы ачып япкан кебек кенә. Япь-яшь егет белән кыз инде бабай белән әби булганнар. Имәндәй ныклы ихтыяр көченә ия булган парлар гына шулай матур, тату яшиләр.

Видеопроектордан Мөдәрис абый белән Гадилә апайның да тормыш юлларын карап үттек. Сикәлтәле, таулы-чокырлы юлларны алар бергә кулга-кул тотынышып үткәннәр. Киңәшләшеп яшәгәннәр, тырышлыкны юлдаш итеп сайлаганнар.

Мөдәрис абый 47 ел тракторда эшли, ә Гадилә апа 36 ел доярка була. Мөдәрис абый: “Әй, безнең яшь чак бигрәк тә күңелле иде. Боргаланып аккан Сок елгасы буйларында кошлар сайравын, су шаулавын тыңлап торсам — әле дә яшьлегемә кайткандай булам”, — дип искә ала.

Хуҗиевлар акыллы, тәртипле балалар тәрбияләп үстергәннәр, хәзер инде оныкларының да рәхәтен күреп яшиләр.

Мәктәп бинасына каршы бик тә тату, гадел, күңелле кешеләр — Хәмәдиевлар гаиләсе яши. Вәли бабай 1932 елда дөньяга аваз сала. Аның балачагы авыр елларга туры килә, 9 яшь булганда Бөек Ватан сугышы башлана, шуңа да кечкенәдән колхозда эшли ул. Сугышның соңгы елларында тракторчыга укый. Аннан соң 3 ел армия сафларында хезмәт итә. Наилә исемле яшь кызны үзенә карата, эштә дә, кичке уеннарда да бергә булалар яшьләр.

Тормыш итү – диңгез кичү, диләр,

Ә тормышлар тормый дулкынсыз.

Тормыш дулкыннарын басар өчен

Яшәп булмый сөю-ялкынсыз”, — дип гел җырлый безнең Наилә апабыз.

Авыр мизгелләрдә дә Вәли абый белән Наилә апай бер-берсенә терәк, кирәк булып яшәгәннәр. Бер-берсенең кайгысын да, шатлыгын да, газабын да уртаклашып, җан җылысын тоеп, 21535 көн бергә кичергәннәр. Еллар авыр дип тормаганнар, нәсел агачын дәвам итеп, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, мәхәббәтле кыз һәм уллар үстергәннәр. Юбилярларга балаларының игелекләрен күреп, саулык, җан тынычлыгы белән тагы да озак кына яшәргә язсын иде, Ходаем.

Дүртенче гаиләбез – Гафуровлар. Гөлсинур апа белән Анатолий бергә 45 ел гомер итәләр.

Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Аларның да тормышында нинди генә вакытлар булмагандыр. Сынмаганнар, сыгылмаганнар, югалмаганнар. Бер-берсен аңлап, сөеп-сөелеп яшәгәннәр.

Дүртенче гаилә парын тәбрикләргә барлык туганнары һәм балалары килгән иде. Әйе, бу гаиләдә дә татулык, ярдәмләшү сыйфатлары буыннан-буынга күчә.

Гөлсинур апабыз – җирле шагыйрә, шулай ук ул җырлар белән дә мавыга әле. Хәзер инде ул әллә ничә җыр иҗат итте, көйләр язды. Аларны балаларыбыз да бик яратып башкаралар. Нинди генә темага кагылса да, аның шигырьләре-җырлары уйландыра, елата, күңелгә дәрт өсти. Гөлсинур апаның иҗат чишмәләре саекмасын, озак еллар авылдашларыбызны, якташларыбызны, халкыбызны үзенең җимешләре белән куандырып яшәсен иде ул.

_YHLwMruZAI Ye0o4Nuh9vsCcDSf4Fky2A FjQd4COAnIM QamfyPYL2b8RgkPZkMRPKcСоңыннан бәйрәмебез сый-хөрмәт тулы өстәл тирәли дәвам итте. Юбилярлар туганнары белән бергә куана-куана чәйләр эчтеләр, гөрләшеп-гапләшеп утырдылар. Янәшәңдә парың, балаларың, оныкларың булу — нинди рәхәт! Аларның шат йөзләрен күреп без дә бик куандык.

Юбилярларның барсы да – үрнәк гаиләләр. Кайсына гына керсәң дә, тәмләп чәй эчерми чыгармыйлар. Бабайлар – мәчет картлары, аларның хәләл җефетләре дә биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышанып яшәгәнгә, дини йолаларыбызны үтәгәнгә, бәрәкәтледер аларның йортлары да.

55, 45 ел гомер иткәне сизелмәгән дә шул. Тигезегез белән кадер-хөрмәттә яшәгәч нинди куаныч ул! Зур бәхет бит ул янәшәңдә тугры кешең булу.

Әминә апа һәм Таһир ага!

Гадилә апа һәм Мөдәрис абый!

Наилә апа һәм Вәли абый!

Гөлсинур апа һәм Анатолий!

Котлыйк әле без сезне

Чын күңелдән, үз итеп.

Яшәгез әле парлашып,

Тормыш йомгагын сүтеп.

Ходай кызганмыйча бирсен

Озын гомер, исәнлек.

Гомер юлын ахыргача үтегез сез

Парлашып, җитәкләшеп.

Әмин, шулай була күрсен!

Сезне яратып, хөрмәт итеп

Розалия ГАФУРОВА,

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1315

Комментирование запрещено