Мескен хәленә калып барабыз түгелме?

news_14994Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 71 ел тулды. Миңа әле дүрт яшь кенә булса да, мин ул көнне бүгенгедәй хәтерлим. 1945 елның 9 маенда без икәү — күрше малае Әгъзам белән (аңа ул вакытта биш яшь иде) авылыбызның балта остасы Габдрахман абзый Нәҗметдинов йорты турына ремонтка китереп куелган чәчкеч янында яшел чирәмдә уйнап утыра идек. Бервакыт күрше әбиләр, апалар, шул санда дүрт бала белән тол калган әнием дә (хәзер мәрхүм инде) йортларыннан йөгереп чыгып, бер-берсенә: “Ишеттегезме? Сугыш беткән бит! Сугыш беткән!” — дигән хәбәрне җиткерә башладылар.

Бер яктан бу күптән көтелгән бик шатлыклы хәбәр булса, икенче яктан ирләрен, улларын сугышта югалткан хатыннар ачы яшьләренә буылып, фашист илбасарларын каһәрләп еладылар.

Сугыштан соң илне аякка бастырырга кирәк иде. Ул вакыттагы бердәм халык, үзе ач-ялангач булса да, җиң сызганып эшкә кереште. Кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы торгызылды, сәнәгать тармаклары алга китте. 1954 елның 14 сентябрендә Тоцк полигонында атом-төш бомбасын сынаудан соң  СССР да көчле держава булып танылды. Ә 1957 елның 4 октябрендә космоска беренче спутник-иярченне очыргач, илебез өчен тагын да зуррак горурлык хисе кичердек. Шул заманда яшәп, Советлар Союзының мөһим тарихи вакыйгаларын күрүемә бүген дә чиксез шатмын.

1960 елда мин армия сафларына алындым. Владимир шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итәргә туры килде. Без хәрби ракеталарның төзелешен, кулланышын өйрәндек, практика дәресләре дә еш була иде.

1961 елның 12 апрелендә танк һәм артиллерия дивизияләрен иртәнге сәгать 10га мәйданга төзеп бастырдылар да Бөтенсоюз радиосын тыңларга куштылар. Танылган дикторыбыз Левитан  Юрий Гагаринның космоска очып, җиргә исән-сау әйләнеп кайтуын хәбәр итте. Без өч тапкыр: “Ура!” — дип кычкырдык. Нинди зур уңыш һәм нинди зур шатлык иде бу! Бөек Ватан сугышы хәрабәләреннән, җимерекләрдән торгызылган илебез бөтен дөньяга танылды!

Август башында безне поездга утыртып, Әстерхан өлкәсенең Капустин Яр хәрби полигонына җибәрделәр. Без анда ай буе яңа төр ракеталарның төзелешен өйрәндек һәм 29 августта аларны сынап та карадык. Ракеталарны җибәргәннән соң, егерме минут та үтмәгәндер, командир аларның тиешле урынга барып төшүе турында хәбәр итте. Офицерлар да, без — солдатлар да бик канәгать калдык.

Шул вакыттан күп еллар узды инде. Аллаһыга шөкер, илебез бүген дә иң көчлеләрдән. Җиңү көнендә Мәскәүдә үткән хәрби техника парадын телевизордан бик кызыксынып карадым, илебез куәтенә сокланып туя алмадым. Нинди генә гаскәрләр, заманча техника, корал юк бүген бездә!  Тик тормышыбыз гына әллә ни мактанырлык түгел. Кайчандыр илебезнең мөлкәте булган зур заводлар, азык-төлек оешмалары бүген шәхси кулларда яисә бөтенләй ябык. Кырык миллионга якын гектар җиребез эшкәртелми ята, ә без яшелчә һәм җиләк-җимешне башка илләрдән сатып алабыз. Әтиләре сугышта хәбәрсез югалган, ачлыкта, ятимлектә үскән сугыш елы балаларына да хөкүмәттән ярдәм юк.  40 — 50 ел эшләп, 6-7 мең сум пенсия алган ялгыз картлар ипи сатып алыр өчен соңгы тиеннәрен  саный… Хәзер ил, халык өчен янып яшәүче түрәләр аз шул, күбрәк үз кесәләрен калынайту ягын гына карыйлар, ә гади халык мескен хәленә калып бара. Бөек Ватан сугышында ата-бабаларыбыз шуның өчен кан койдымы икән?

Минсалих НАСРЕТДИНОВ-ШӘРАПОВ.

Самара шәһәре.
«Бердәмлек».

Просмотров: 897

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>