Көймә тау

imageХөрмәтле укучыларыбыз! Менә сезнең карамакка тагын бер шигырь тәкъдим итәбез. Һәр сүзеннән моң саркып торган бу шигырьне челтер чишмәле, ямьле Бозбаш авылында туып үскән, бүгенге көндә гаиләсе белән Камышлы авылында яшәүче Фәрит Дәүләтшин язган. Моңлы көйгә салып, җыр итеп җырларлык шигырь. Рәхмәт сезгә Фәрит абый! Сездән тагы шигырьләр көтеп калабыз.

Көймә тау

Хуш ис бирә һәрбер адым саен

«Көймә тау»ның яшел чирәме.

Каршы алды мине «Чаршау каен»,

«Туң каен»ның тәмле җиләге.

Уттай печән өсте, буп-буш кырлар

Печән чабам япа-ялгызым,

Бер сандугач моңсу җырын җырлап

Тик көчәйтте йөрәк сагышын.

Моңсуланып карыйм «Көймә тау»га

Эз калдырган безнең бабайлар,

Халык печән чаба, гөрли бала-чага -

Бар иде бит шундый заманнар.

Тракторлар гөрли җир селкетеп

Иртә таңда кояш чыкканда,

Тирә-якка тәмле хуш ис бөркеп

Тәмле ашлар пешә станда.

Челтерәп ага иде салкын чишмә

Тал төбеннән, матур урыннан,

Хәзер инде аның тирә-ягын

Камыш баскан, суы куерган.

Очрашырбыз, калма болай боек,

Күрешербез булсак исән-сау,

Саубул инде, хәзер быелга, дип

Озатыл калды мине «Көймә тау».

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1377

Один комментарий

  1. Восхитительные стихи!