Намус белән яшәргә кирәк

Мә­чәләй авылы

Мә­чәләй авылы.

Похвистнево районы Мә­чәләй авылында туып-үскән Исмәгыйль Шамил улы Мамышев — зур хезмәт юлы үткән абруйлы шәхес һәм чын мөселман. Аның тормышка үз карашы, һәр вакыйгага карата үз фикере бар. Без аның нәсел-нәсәбе, үзенең тормышы турында язарга булдык. Исмәгыйль әфәнде сүзен ерактан, үзенең балачагыннан башлады.

- Үткән гасырның 60нчы елларында туган балалар совет рухында тәрбияләнделәр. Без Мәчәләй авылы мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кергәндә класслар әле мич белән җылытыла иде. Авыл шул хәтле зур, ә укучылар саны шул хәтле күп иде, хәтта безне дүрт беренче сыйныфка бүләргә туры килгәнен хәтерлим. Икенче елны, Первомайски авылында яңа мәктәп ачылгач, укучыларның бер өлеше анда күчте һәм биредә өч сыйныф кына калды. Мин Галия апа Исмәгыйлева классына эләктем.

Өлкән сыйныфларда класс җитәкчеләребез булып Җәүһәр апа Мамышева, Мария апа Носова, Ибраһим абый Исәнбаев эшләделәр. Безнең шуклык һәм шаянлыкка түземле булулары өчен барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Ләкин иң җылы хисләремне әтием белән әниемә багышлыйм мин.

Гаилә тормышы белән яши башлагач, әтием Шамил Шакир улы җирле Вахитов исемендәге колхоз хуҗалыгына, ә әнием Миңленур Закир кызы Подбельски районы хастаханәсенә эшкә урнашалар. Әтине картлар авылның иң көчле егете буларак та искә алалар. Аның күп мәртәбәләр авыл сабантуйларында җиңеп, батыр исемен алганын мин дә хәтерлим әле.

Сугыш чорына туры килгән балачагында күп авырлык­лар күреп үскән ул. Әткәсе, минем бабам Шакир Инсаф улы Мамышев, 1941 елда сугышка алынган һәм хәленнән килгән кадәр Бөек Җиңүне якынайткан. Аннан соң да әле ул ике ел буе илебезне сугыш хәрабәләреннән торгызуда катнашкан. Бабай туган авылына 1947 елда гына кайтып керә. Аның оста куллары ясаган арба тәгәрмәчләрен авылдашлары әле дә хәтерлиләр. Бабай күп еллар буе авылның төзү цехы белән җитәкчелек итте. Фәйрүзә әбием белән бергә яшәгән 52 елда барыбызга да үрнәк гаилә булып яшәделәр алар.

Әниебез дә — сугыш чоры баласы. Аның әтисе Закир Сөләйманов та беренче көннән үк сугышка алына. Ә йорт хуҗалыгы, колхоз эше ба­лалар һәм хатын-кызлар өстенә кала. Колхоз эшендә эшләп ныгыган бала сугыштан соң шәфкать туташы булырга теләп, училище тәмамлый, бераз район хастаханәсендә эшләп тә ала. Ләкин озак түгел, балалар туа башлагач, район үзәгенә барып йөрергә кыен була һәм соңрак аңа колхозчы да, саклык банкы хезмәткәре дә булып эшләргә туры килә. Әниебез күптән инде пенсиядә. Ләкин беркайчан да тик тормый, әлегә кадәр бакча утырта, кош-корт асрый. Әлбәттә инде, динебез ислам кушканча яши, биш намазын калдырмый, Коръән мәҗлесләренә еш кына остабикә буларак чакырыла.

Җырда җырланганча “без әнкәйнең биш баласы идек”. Бертуган апам Гөлсинә, дүрт яшендә чагында дулап барган ат астында калып, фаҗигале рәвештә вафат була. Беренче балаларының үлеме әти белән әнине зур хәсрәткә сала, әлбәттә. Минем тууым гына йөзләрен яктыртып җибәрә. Миннән соң туган энем Шаһит та озын гомерле булмады (урыны оҗмахта булсын, 44 яшендә якты дөнья белән хушлашты). Аның кызлары Лилия белән Әминә чибәр һәм эшчән булып җитлектеләр. Шаһиттан соң дөнья күргән сеңелебез Нурсинәнең дә ике баласы бар, хәзер ул да инде әби булды. Ә төпчегебез Ибраһим Тольятти автозаводында эшли. Аның да балалары икәү. Шушы балалар, оныклар — барысы да әти белән әни, әби белән бабай йөзенә кызыллык китермәскә тырышалар. Әти бит тормышыбызны баштан ук ак дәфтәргә язарга өйрәтеп үстерде. Аның: “Олыларны — олы, кечеләрне кече итә белегез. Кеше малына тимәгез, ә үзегезнекенең кадерен белегез”, — кануннары буенча без әле дә яшибез.

Үземә килгәндә, сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң мин, мөстәкыйль яшәргә теләп, Куйбышевка киттем. Ул вакытта безнең авыл малайлары 33 санлы училищеда укуны кулайрак күрәләр иде. Мин дә аларга иярдем һәм шунда укып ташчы һөнәрен үзләштердем. Тулай торакта яшәү, авыл малайларын никтер яратып бетермәгән шәһәр егетләре белән көч сынашу, үзеңне хөрмәт итәргә мәҗбүр итү мизгелләре безне зур тормышка әзерләде, бер-беребезгә ярдәмле булырга, кирәк чакта йодрык белән гаделлек урнаштырырга өйрәтте. Элек Подбельски вокзалына барып җитү өчен җирле егетләргә сыра яисә шәраб салып бирергә туры килә иде. Тора-бара без анда да, электричкаларда да тәртип һәм үзебезгә карата тиешле хөрмәт урнаштырдык. Хәтта электричкада йөрүчеләр безне таныйлар һәм еш кына рәхмәт әйтәләр иде.

Укуымны тәмамлагач, мин шәһәрдә төзүче булып эшли башладым. Беренче объектыбыз — Матбугат йорты хез­мәт­кәрләре өчен төзелгән торак йорт иде. Ләкин шәһәр белән хушлашырга туры килде, чөнки мине армиягә алдылар.

Монголиядә үткән хезмә­темне тәмамлап авылга кайткач, яраткан Мәчәләемне танымадым да. Яңа Мәдәният йортын төзеп бетергәннәр, бөтен яшьләр шул тирәдә бөтерелә, үзешчән сәнгать артистларыбыз тирә-якта дан тота. Шулай да мин Куйбышевка китү яклы идем. Ләкин, әти авырап торганлыктан, авылда калырга туры килде. Подбельск кошчылык фабрикасына эшкә урнаштым, читтән торып укырга кердем. Әйе, төзүче һөнәре минем күңелгә кереп оялаган иде инде. Шул вакытта сыйныфташым Фәния Исмәгыйлева бе­лән гаилә корып җибәрдек. Ул миңа — иренә, сөекле хатын, балаларыбызга миһербанлы ана булды.

Диплом алып кайткач, мине Подбельск кошчылык фаб­рикасының төзү цехы җитәкчесе итеп куйдылар. Мин шунда унбиш ел эшләдем. Төрлесе булды инде: уңышлар югалтулар белән чиратлашты, хатын-кызлар коллективында хаким дә, яклаучы да булырга туры килде. Совет хөкүмәте дүрт бүлмәле фатирдан гаиләбезгә бер бүлмә биргәч, шатлыгыбыз зур булганын хәтерлим. Анда без өч гаилә укмашып яшәдек. Күршеләребез белән, рус кешеләре булуына карамастан, дуслашып киттек, аерым фатирлар алгач та әле озак аралаштык.

Балаларыбыз Халит белән Румиянең яшүсмер чагы авыр 90нчы елларга туры килде. Шулай да алар укып югары белем алдылар. Хәзер улыбыз нефть чыгару, ә кызыбыз космик кораблар төзү өлкәләрендә уңышларга ирешеп киләләр. Ә миңа, туксанынчы елларда фабрикабыз ябылгач, озак кына эш эзләргә туры килде. Самараның төзү конторалары буйлап йөри-йөри дә даими эш таба алмагач, яхшы кешеләр миңа “НГДУ Кинельнефть” оеш­масына урнашырга ярдәм иттеләр.

Анда эшли башлавыма да унбиш ел гомер узып киткән инде. Хәзер мин үзем дә бабай. Еллар баскычы югарылыгыннан ерак яшьлегемә күз салган саен әтиебезнең сүзләрен, үз тормышы үрнәгендә өйрәткән сабакларын искә төшерәм һәм яхшы алмагачтан черек алма төшмәвенә инанам. Ата-ана сүзеннән чыкмыйча намус белән яшәгән бала бу тормышта беркайчан да югалып калмаячак. Кызганычка, әтием вафат инде, ә газиз әниемә Ходай Тәгалә киләчәктә дә ныклы исәнлек һәм иман нуры бирсен иде.

Шамил МАМЫШЕВ.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 940

Комментирование запрещено