Рустам Минниханов обсудил с татарами Костромы вопросы развития традиционных направлений ислама / ТР Президенты Кострома татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре белән очрашты

24_5_7Президент РТ Рустам Минниханов в рамках рабочего визита в Кострому встретился с представителями местной национально-культурной автономии татар. В ходе беседы обсуждались вопросы сохранения родного языка, развития традиционных направлений ислама и противодействия любым проявлениям экстремизма.

«Вопросам сохранения родного языка, культуры и традиций необходимо уделять большое внимание, — подчеркнул Минниханов. — Сегодня мы стараемся поддерживать связь с татарами, проживающими как в России, так и за её пределами».

Президент напомнил, что Татарстан реализует проект онлайн-обучения «Ана теле», позволяющий самостоятельно изучать татарский язык по Интернету. Местные татары попросили оказать содействие в организации гастрольных туров в Кострому артистов из Татарстана.

Также во встрече приняли участие глава региона Сергей Ситников, председатель исполкома «Всемирного Конгресса Татар» Ринат Закиров и председатель Региональной национально-культурной автономии татар Костромской области Флун Гумеров.

business-gazeta.ru

* * *

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Костромага эш сәфәре кысаларында җирле татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре белән очрашты. Очрашуда төбәк башлыгы Сергей Ситников, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Кострома өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Флүн Гомәров катнашты, лип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«Туган тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклап калу мәсьәләләренә игътибар зур булырга тиеш, — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. — Бүген без Россия һәм аннан читтә гомер кичерүче татарлар белән элемтәне сакларга тырышабыз».

Ул искәртеп узганча, Татарстан интернет аша татар телен мөстәкыйль өйрәнергә булышырлык «Ана теле» онлайн-өйрәнү проектын тормышка ашыра. Моннан тыш, татар телендә эшләгән «ТНВ-Планета» спутник телеканалы тәүлек буе эшли.

Татарстан Президенты Кострома җитәкчеләре һәм губернаторы Сергей Ситниковка шәхсән әлеге җирдә гомер кичерүче татарларның мәдәниятен саклап калу һәм үстерү өчен яхшы шартлар булдырган өчен рәхмәт белдерде.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Кострома татарлары туган телне саклап калу, исламның традицион юнәлешләрен үстерү һәм экстремизмның теләсә нинди чагылышларына каршы көрәшү турында фөйләште.

Әлеге төбәктә яшәүче татарлар Татарстан артистларының Костромага гастроль турларын оештыруда ярдәм итү турында үтенде. Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнергә кушты. Аның сүзләренчә, Татарстан Сабан туе бәйрәмен  үткәргән вакытта Костромага үз иҗат коллективларын бик теләп җибәрә.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Ситников Кострома татар җәмәгатьчелеге активистлары белән истәлеккә фотосурәткә төште.

«Татар-информ».

Просмотров: 973

Комментирование запрещено