Кабат «Зөләйха күзләрен ача» романы турында: «Бер язмыш аркылы дөреслек ачыла» / Татар романы нинди була?

2«Зөләйха күзләрен ача» романын һәм аңа карата язылган тәнкыйть мәкаләләрен укыгач туган уйланулар

Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем алган вакытта, бездә әдәби тәнкыйтьнең хәле бик начар, чын тәнкыйтьчеләр юк, дигән сүзләрне шактый еш ишетергә туры килде. Чыннан да, татар язучыларының кайчакта берсен-берсе күккә чөеп, кайчакта тыйнак кына мактап язылган мәкаләләре өстенлектә иде. Дистә еллар шулай дәвам иткәнгә, ялкынлы, гыйбрәт алырлык чын тәнкыйть мәкаләләрен укып сөенеп булмаганга, бу хәлгә инде ияләшеп, шулай булырга тиеш дип кабул итә идек. Әмма менә бу яртыеллыкта хәлләр үзгәрде. Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» («Зулейха открывает глаза») романы басылып чыккач, безнең татар язучылары, әдәби фикер ияләре уянды.

Роман рус телендә булса да, татар дөньясын, татар телендә басылган романнарга караганда, көчлерәк шаулатты. Моның төп сәбәбе – әлеге әсәрнең Россия күләмендә яңгыраш алуында дип уйлыйм. Татарстан эчендә генә таралса, шул дәрәҗәдә игътибар булыр идеме икән? Ә менә ниндидер сәбәпләр аркасында аны без генә түгел, ә бөтен ил укый. Россиядә сан ягыннан икенче халык булсак та, бу шаккатарлык хәл. Татар кешесе язмышы сурәтләнгән китапларның Россиядә күп тираж белән таралып, мәртәбәле премияләр алганын хәтерләмим. Димәк, бу – беренче очрак. Андый уңышка ирешерлек әсәрләр безнең әдәбиятыбызда моңа кадәр булмаганмы? Әлбәттә, булган. Гомумән, безнең әдәбият дөньякүләм танылып, кешелеккә тәэсир ясарлык көчкә ия. Әмма башка әсәрләребезнең сәгате әллә сукмаган, әллә, сугып та, үзләрен ишеттерә алмый калганнар… Аңламассың. Бу уңайдан гаеплеләрне эзләп утырасым килми. Артык катлаулы. Шулай да «Зөләйха күзләрен ача» әсәрен безнең әдәбиятныкы дип карасак, дөрес булыр, анда язылган татар авылын, гади генә бер татар хатыны Зөләйханы, Казанны үзебезнеке түгел дип инкарь итә алмыйбыз бит инде.

Әмма татар мәдәни мохитендә бу китапка, аның авторы Гүзәл Яхинага каршы чыгучылар шактый җыелды. Кыскасы, әсәрне безнең әдәбиятныкы дип кабул итәргә теләмиләр. Алар әлеге китапны татарны мыскыл итеп язылган, безнең милли хисләребезгә, үзаңыбызга туры килми дип кире кагалар. Рус телле җәмгыять аны югары бәяләгән өчен генә без дә мактарга тиешме әллә, дип каршы чыгучылар бик күп. Мин исә бу сүзләр белән бер дә килешмим. Без университетта укыган вакытта Гөлфия Гайнуллина, Нурфия Йосыпова әдәбият тарихын бик кызыклы итеп укыттылар. Алар әсәрне укыган вакытта гади генә итеп, өстән-өстән генә укырга ярамый, эчке мәгънәне эзләргә һәм аңларга кирәк, дип, җитди анализга өйрәттеләр. Аларның курсын укыганчы, мин дә әдәби әсәрләрдә эчке мәгънә барлыгын тоя һәм бар акылым белән шуны аңларга тырыша идем. Университетта алган белемнәр бу эзләнүләремне дөрес юлга кертеп, әдәбиятка бөтенләй башкача карый башладым. Язучы язган вакытта өстәмә мәгънә уйлыйм әле, менә моны болайрак, тегене тегеләйрәк язсам, дөрес булырмы дип утырмый, сакраль мәгънә, зур фикер эчке аң аркылы үзе килә. Әлбәттә, кайбер өлешләрдә изоп теле (яшерен мәгънә салып язу) һәм башка махсус алымнарны кулланып та аерым эчтәлек салына, ләкин мондый әсәрләр күп түгел. Нигездә, авторның каләм көче, геннарга салынган тарихи хәтере, тормыш тәҗрибәсеннән көчле образлар, әсәрнең калыбы, эчтәлеге формалаша. Чын язучы үз уйларын, фикерләрен ничек итеп кәгазьгә төшергәнен сизми дә кала. Ә укучы, үз чиратында, акылын эшкә җигеп укырга, әсәрнең тирән мәгънәсен аңлап, нәтиҗәләр чыгарырга тиеш була. Әдәби әсәрдәге һәр деталь, һәр образ безгә ниндидер мәгълүмат җиткерә, шуны онытырга ярамый. Әдәбиятның көче әнә шул аңлатып булмый торган серендә, кешенең аңына тәэсир итә алырлык көчендә дә инде.

Китапны укып чыкканнан соң да ашыгып нәтиҗәләр чыгарыр­га кирәк түгел. Чын тәнкыйтьчеләр бервакытта да алай эшләми. Менә «Зөләйха күзләрен ача» романын укып чыккач та, безнең күп кенә тәнкыйтьчеләребез, ярсый-ярсый, аның дөрес булмавын, татарга пычрак атуын дәлилләргә тырыштылар. Әлеге мәкаләләрнең күбесен укып чыксам да, барысына да тукталып китә алмам. Алар шактый күп булды. Менә Вахит Имамовның «Мәдәни җомга» газетасында басылган мәкаләсе күңелемдә шактый ризасызлык уятты. Ул анда Зөләйханы нинди генә ямьсез, пычрак сүзләр белән мыскыл итми. Исләр китә… Зөләйха аның күзаллавында нинди генә булмасын, барыбер, бәя биргәндә, чик-чаманы онытырга ярамый. Уйлап чыгарылган булса да, Зөләйха бит хатын-кыз. Шуны гына әйтәсем килә, татар хатын-кызларының күбесе татар ирләре тарафыннан түбәнсетеп карау дигән тойгыны сизеп яши. Бүгенге XXI гасыр заманында да хәлләр үзгәрмәгән. Бу безнең милли менталитетыбызның бер өлеше. Шулай түгел икән, Вахит әфәнде ни өчен соң алайса Гүзәл Яхинаның хатын-кыз язучы булуына басым ясап, аның ничек итеп землянка төзү турындагы, медицина өлкәсенә һәм башка катлаулырак өлкәләргә караган белемнәре булуына шик белдерә. Янәсе, хатын-кыз башы белән ул кайдан белсен. Түбәнсетебрәк карау, шулаймы?.. Димәк, тәнкыйтьче нәкъ менә хатын-кыз язучыларга кимсетебрәк карый, аларның аң дәрәҗәсенең югарылыгына шик белдерә. Гомумән, татар ирләренең күбесендә шундый хаксыз караш бар. Бу – татар яшәешенең бер өлеше, аннан беркая да качып котылып булмый. Рус ирләре нинди икәнен әйтә алмыйм, алар белән аралашканым юк. Әмма аларның хатын-кызга ничектер хөрмәт беләнрәк караганнары читтән күзәтеп тә сизелә. Бу минем шәхси күзәтүләремнән генә чыккан нәтиҗә. Бик күп татар хатын-кызлары минем белән килешер дип уйлыйм. Бәлки шуңадыр да Зөләйха үз иренә артык җылы хисләр кичерә алмый. Алар арасындагы корылык та, бер-берсен аңлый алмау да ир-атның хатын-кызга кимсетеп каравыннан килмиме икән? Әлбәттә, татар хатыны ул сабыр, түзә белә. Хәзерге көндә дә без, нәрсәдер исбатлап, үзебезгә ниндидер хөрмәт яуларга тырышып даулашмыйбыз. Ничек бар – шулай яшибез.

Тик бу проблеманы юк дип карау дөрес түгел. Ни өчен татар кызларының рус егетләренә кияүгә чыгуын, ә татар ирләренең рус хатыннарын сөенә-сөенә хатынлыкка алуының төп сәбәбе дә үзара булган мөнәсәбәтләребезнең катлаулылыгыннан, аларга ачыклык кертә алмавыбыздан түгелме икән. Сүз татар халкының киләчәге турында барганда, татар хатынын гаепләп аңа пычрак атканчы, әлеге катлаулы хәлне китереп чыгарган сәбәпләрне эзләсәк, дөресрәк булыр. Ни өчен Зөләйха иренә якын түгел, ни өчен алар бердәм түгел? Минемчә, безнең тәнкыйть­челәребез язганча, Зөләйханың аңгыралыгы, наданлыгы гына бу хәлгә сәбәп була алмый. Бәлки, Мортазаның аңа тулысынча битараф булуы, тере кеше итеп түгел, үзенең шәхси милке итеп каравындадыр төп сәбәп. Татар хатыннары надан икән, нишләп ирләре аларга ярдәм итми, ниш­ләп аларга аң-белем бирми, үз тиңе итеп күрә башламый? Әлбәттә, Мортаза хатын-кызларга гел түбәнсетеп карый дип булмый. Ул әнисен олылый, хөрмәт итә. Әмма бала белән ана арасындагы мөнәсәбәтләр алар бөтенләй башка дәрәҗәдәге хәятне барлык­ка китерә. Татарларда ата-аналарны хөрмәт итү гомер-гомергә көчле булган. Бу сыйфатның көче безнең әлеге көннәргә кадәр халык булып саклануыбызда зур роль уйнагандыр дип беләм.

Ә менә ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр милләтебезгә бер дә ныклык һәм көч өстәми. Шулай ук килен-каенана мөнәсәбәтләре дә бездә катлаулырак. Татар әбиләрен никадәр генә якты, изге күңелле дип аңлатырга теләсәләр дә, минемчә, усал, каты телле каенаналар бездә шулай ук күбрәк. Шундый кырыс ирләр белән яшәү үзгәртәме аларны, әллә гасырлар дәвамында халыкның кысылып яшәве шулай усаллыкта чагыламы, төгәл әйтә алмыйм. Тик татар халкын, нигездә, якты йөзле, гел елмаеп торучы киң күңелле итеп тасвирлау тагын дөреслеккә туры килмәячәк. Дөрес күрсәтә Яхина, татарлар үзара мөнәсәбәтләрдә дә, башкалар белән аралашканда да артык ачылып китми һәм үз эченә бикләнгән. Бу очракта шәһәрләрдә яшәп урыслашкан татарлар хакында сөйләмим. Мин үз халкымны яратам, аңа каршы бер генә сүз дә әйтәсем килми, әмма, алда әйткәнемчә, һаман дөреслекне яшерү дә дөрес булмас. Шул усаллыгыбыз, корылыгыбыз да, бәлки, безнең файдага эшлидер. Нинди генә катлаулы шартларда да халык булып сак­ланып кала алганбыз бит.

Әлбәттә, Гүзәл Яхинаның «Зө­ләйха күзләрен ача» әсәрен тоташтан мактап кына утырып булмый. Аның бу әсәрен асылташка да тиңләмим. Язу стиле корырак, укучылар арасында да хис җитми дип зарланучылар күп. Шулай да, язучының бу сыйфатына укый-укый ияләшәсең. Киләчәктә ул телен тагын да баетыр, кино сценарие стилендә генә түгел, ә үз талантының барлык тулылыгын күрсәтеп язар дип өметләнәсе килә. Гүзәл Яхина белән беррәттән күпләр тарафыннан тәнкыйтьләнгән Зөләйха образын яклауны дәвам итәсем килә. Әсәрнең тирәндәрәк яшерелгән эчтәлегенә игътибар итүегезне сорар идем. Күп тәнкыйтьчеләр аны читтәге тормышта рәхәт яшәвендә, туган ягын юксынмавында гаепләделәр. Ә ни өчен шулай соң дигән сорауга җавап эзләүче юк. Димәк, Зөләйхага үз туган җирендә – ватаны Татарстанда рәхәт булмаган. Ул кысылган, ниндидер максатлар, ниятләр корып, аларны үзе теләгәнчә тормышка ашырып яши алмаган. Аңа ярдәм итүчеләр дә булмаган. Зөләйха һәм татар халкы язмышы белән ниндидер параллельләр үткәреп булмыймы икән? Уйлап карагыз әле? Әллә без дә үз теләгебез белән балаларыбызга бдины бары тик рус телендә тапшырттырабызмы, әллә фәннәр кандидаты булуыбызны дәлилләгән диссертацияләребезне үз теләгебез белән бары тик рус телендә генә яклыйбызмы? Болар әле мин белгән проблемалар гына. Башка өлкәләрдә дә алар җитәрлектер. Читкә китеп кенә бу проблемаларыбызны чишеп булмаячак, читтә яшәүче татарларга безгә караганда рәхәтрәктер дип әйтә алмыйм.

Әмма читтәге татарларның күпме өлеше үз туган җирләрен сагынып зар елап утыра икән? Бәлки алар үз уй-максатларын читтә тизрәк тормышка ашыралардыр? Зөләйханың улы Йосыфны да гаепләргә ашыкмыйк. Ул да шулай ук әтисен үтергән кеше Иван Игнатовны үз теләге белән әтисе дип яздырмый. Исән калыр өчен шулай эшләргә мәҗбүр була. Һәм шуны да искәртеп үтәсе килә, әсәрдә Йосыфның Иванны әти кеше дип тануы турында бер сүз дә юк, бары тик кәгазьдә генә шулай дип языла. Егет, ирекле булыр өчен, рус фамилиясен ала. Аны әнисе Зөләйха рус кешесе итеп яздыра. Ә безнең кайсыбызның фамилиясе татарча языла соң? Барыбыз да -овлар, -овалар һәм башкалар бит. Тагын шунысы кызык, Зөләйха туган җиреннән читтә генә нәсел дәвамчысы булган баласын дөньяга китерә ала. Һәм ул бала бары тик читтә генә, чын мәгънәсендә, шәхес булып формалаша ала. Кызык һәм сәер, шулаймы?
Бу әсәрне иң көчле тәнкыйть утына тоткан кешеләрнең тагын берсе – Миләүшә Хабетдинова. Үз рецензиясендә сөргенгә барган вагонда авыл кешеләре белән бергә интеллигенция вәкилләре дә, табиблар да, рәссамнар да, явыз төрмәчеләр дә бара алмаган, архив документларында бөтенләй башка фактлар, дип белдерә тәнкыйтьче ханым. Төрле статьялар буенча хөкемгә тарыганнар төрле вакытларда һәм һәркайсы үз этабы белән сөргенгә озатылган икән. Мин сезгә бер генә сүз әйтер идем, күп вакыт тере кеше, җансыз докуметларга караганда, дөреслекне төгәлрәк ача. Документларга һәрвакытта да йөз процент ышанырга ярамый. ХХ гасыр башында илдә коточкыч болгавыр чор. Архивларда сак­ланган күп кенә кәгазьләрдә чын дөреслек яшереп калдырылган. Ул елларда бер гаепсез кешеләргә нахак яла ягып, ниләр эшләгәннәрен барыбыз да беләбез. Ул хөкем документларына да ышаныргамы хәзер? Гүзәл Яхина шул заманның тере шаһиты – әбисе сүзләренә таянып яза. Шулай ук татар халкы кичергән ике ачлыкның тарихка билгеле булуын беләм. Егерме беренче елга кадәр ике дистә ел алдан да хәзерге Татарстанның күп кенә районнарында ачлык була. Мортазаның әнисе шул вакыттагысын искә аладыр. Әлбәттә, автор, укучыга ныграк тәэсир ясыйм дип, ачлык хакында сөйләгәндә арттырыбрак та җибәрә. Минемчә, автор да язган вакытта чик-чаманы онытмасын иде. Укучыга тәэсир ясау бәрабәренә эчтәлек бозылырга тиеш түгел.

Зөләйханы хыянәтче дип әйтүчеләр сүзендә дә хаклык юк. Ул бит Игнатовка кияүгә чыкмый. Рус кешесе ничә тапкыр аңа тәкъдим ясаса да, ул һәрвакыт, минем ирем бар, дип кенә җавап бирә. Мортаза үлгән булса да, ул аны бердәнбер ире, баласының әтисе итеп саный. Ә Игнатовка булган мәхәббәтен ничек тәнкыйть­ләргә соң? Без беребез дә робот түгел. Бу кешегә гашыйк булыйм, бу кешене яратмыйм дип кенә яши алмыйбыз. Кеше күңеле – серле урман, аңа нидер боерып булмый. Шулай да Зөләйха баласы хакына барлык хисләрен дә җиде кат йозак артына бикли. Бар барлыгын улына багышлый.

Дин мәсьәләсенә килгәндә, «Зөләйханы имансызлыкта, мәҗүсилектә гаепләүчеләрнең үз иманнары ни дәрәҗәдә икән соң?» дип сорыйсым килә. Татар халкын шулкадәр үк нык иманга ия халык дип йә кайсыгыз әйтә ала? Әгәр ул электән үк шундый иманлы булса, революция генә аны шул дәрәҗәдә динсезләндерә алмас иде. Элек тә татарлар арасында руханиларыбыз, муллалар, ишаннар гына диннең бар кушканнарын үтәп яшәгәннәрдер төсле. Алай булмаса, хәзер барыбер күбрәк өлешебез дингә кайтыр иде, һич югы бу кадәр үк динсезлеккә юл куймас идек. Хәзер сәхнә түрләрендә балкыган шәрә ботлы татар кызлары һәм аларга зал тутырып кул чабып утырган тамашачыларыбыз гына да күп нәрсәләр хакында сөйли. Шуңа да карамастан, татарларның күбесе: «Без – мөселманнар», – дип әйтергә ярата. Гомумән, төрки халыкларның ислам динен тотулары бик сәер. Аларның күбесе аракы эчә, алдаша, хыянәт итә, намазны, Коръәнне укымый. Ә менә бәйрәмнәрдә намазны белмәсә дә, мәчеткә бара һәм, автомат рәвештә генә, имам артыннан кабатлап кайта. Аларның күңелендә бу вакытта ниләр булганын кем белсен. Догалар өйрәнмәс өчен, татар кешесе мең төрле сәбәп табып, үзен аклый. Кыскасы, нәкъ Зөләйха хәлендә бүген күбебезнең дингә булган мөнәсәбәте.

Сүзем бер – дөреслеккә туры карарга өйрәник. Үткәннәр белән мактанып, купшы ясалмалылыкка төрелгән чынбарлык корудан туктап уйланып алырга кирәкмиме икән? Халык чынлыкта ни хәлдә яши, милли әдәбият, сәнгать, мәгарифнең хәле ничек? «Зөләйха күзләрен ача» әсәрендә бер хатын-кыз язмышы аркылы татар халкының ачы фаҗигасе, чарасызлыгы ачыла. Кешелекнең дөрес юлда булмавы, халыкларның бер-берсенә булган хаксыз мөнәсәбәтләре шундый аяныч язмышлар китереп чыгара. Кешелек барган, халкыбыз барган юлны дөреслисе иде. Дөреслек дөреслек аркылы гына табылсын иде…

Айсылу ИМАМИЕВА.

«Шәһри Казан».

* * *

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы хакындагы бәхәсләр ташкыны ТНВ каналыннан да ургылып акты. Күбекләнеп акты дияргә дә буладыр. Авторның да бу әсәрне “татар романы түгел” дигән сүзләре матбугатта чагылып алган иде, телетапшыруда да кайберәүләр шулай дип расларга тырыштылар. Татарныкы булса ни дә, булмаса ни, кемгә кирәк мондый бүлү?

Авторы татар, каһарманнары, нигездә, шулай ук татар, роман татарныкы булсын өчен тагын ни җитми икән соң? Татар телендә язылмавы җитмиме? Сөйләүләренчә, инде татарчага тәрҗемә ителеп беткән, китап булып чыгачак диләр, алайса, бәлки ул хәзер татар романы буладыр? Кызык башваткыч, әйеме, уйлаган саен буталдыра.
 
Телетапшыруга Татарстан китап нәшриятыннан килгән сеңел бу әсәрнең китап булып чыгачагын, ничектер, читенсенеп кенә белдергәндәй тоелды. Басылса соң, нәрсәсе шулкадәр начар моның? Аны бастыруга бюджет акчасы да тотылмаячак икән. “Романны татарчага тәрҗемә итәргә кем заказ биргән, без ул кешене белергә тиеш” диебрәк тә кайдадыр язып чыкты бер кайнар башыбыз. Әйтерсең, Гитлер китабын тәрҗемә итеп чыгару хакында сүз бара. Кайвакыт бигрәк ипсезләнәбез инде, дошман юк җирдән дошман тапмакчыбыз. Соң, популяр әсәрне тиз арада бастырып һәм сатып бераз акча эшләү мөмкинлегеннән файдаланмасалар, нәшрияттагылардан үзебез үк көләр идек түгелме? Китапның татарлар арасында үтә күп сатылу ихтималы гына бәхәслерәк менә. Бәлки аны, булгач-булгач, “чынлабрак” тәрҗемә итәргәдер?
 
Мисал өчен, Зөләйханы Зояга әйләндерәсең (Зоя Космодемьянская бар бит), Мортазаны Михаил итәсең (Михайло Ломоносовны хәтерләтсен әйдә), Тигәнәк Мансурга да рус исеме кушасың, Упыриха Кабаниха булсын (рус әдәбиятында андый исем бар да инде), Игнатовны, әйтик, Шәфәгатов дип тәрҗемәлисең (руслар татар исемнәрен үзләренчәгә тәрҗемә иттерергә яраталар бит). Шундый вариантка авторның һәм урыс укучысының реакциясенә карап, романның миллиме, милли булса, кайсы милләтнеке икәнен, ул махсус төстә татарны каралту өчен язылганмы, әллә шулай уйлаучылар каты ялгышамы икәнен дә аңлар идек. Юк-юк та, кызыксындыра бит.

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ.

Балтач районы, Карадуган авылы.
Татарстан яшьләре.

Просмотров: 1009

Комментирование запрещено