“Түбәтәй” милли фастфуд челтәре Мәскәүдә дә эшли башлады

86Мәскәүдә “Түбәтәй” милли хәләл фастфуд челтәренең беренче кафесы ачылды. Бу хакта челтәрнең Мәскәүдәге җитәкчесе Зәринә Грохотова (Хәбибуллина) хәбәр итте.

Кафеның хуҗалары — Грохотовалар гаиләсе. Зәринә дә, ире Евгений да Казаннан. Кафе татарстанлылар франшизасы белән ачылган.

Зәринә үзенең татар мәдәниятен заманча рәвештә күрсәтәсе килүен әйтте. Милли ризык төргәкләрен татар бизәкләре белән матурлаганнар, аларга танылган татар шәхесләренең шигырьләрен, фикерләрен язганнар. Хезмәт күрсәтүчеләр милли киемнәрдә эшли, кафеда татар җырлары яңгырап тора.

“Без ислам диненә, татар халкына уңай караш тәрбияләргә, татар мәдәниятенең күпкырлы, кызык, тәмле икәнен күрсәтергә телибез!” — диде Зәринә.

“Түбәтәй” челтәренең беренче ноктасы 2015 елның июнендә Казанда ачылды. Идея авторлары һәм хуҗалары – Солтан Сафин, Айнур Камалиев, Азат Нәҗметдинов, Руслан Гыйльметдиновлар. “Түбәтәй” челтәренең Татарстанда 10 ноктасы (8 е Казанда, калганнары Түбән Камада һәм Болгарда) эшли.

Зәринә әйтүенчә, “Түбәтәй”нең Мәскәүдәге беренче кафесын ачу махсус рәвештә 12 июньгә билгеләнгән. “Без ачылуны Россия көненә билгеләдек, чөнки бу – Россия бренды. Без бары тик безнең ил җитештерүчеләре белән генә эшлибез. Чит ил кешеләре килгәндә, без аларга нефть тамчылары күрсәтмибез бит, өстәл артына чакырабыз. Макдоналдс дөньякүләм брендка әйләнгән икән, нигә безгә шундый ук югарылыкка омтылмаска?” — диде Зәринә.

Кафе ачылган көнне үк бик күп сатып алучылар килгән. Грохотовлар ел азагына кадәр тагын ике кафе ачарга җыена. 

«Татар-информ».

Просмотров: 1062

Комментирование запрещено