Илдар улыма

поездУн еллар элек Кошки районының «Дружба» совхозында бик тә кызганыч хәл булган иде. 22 яшьлек Илдар Әхмәтҗанов электр поезды астына эләгеп, якты дөньядан китеп барды. Кәфенгә төрерлек исән тәне дә калмаган иде. Шушы егеткә багышлап, авылдашы Мәрбия МИҢЛЕГОЛОВА бәет язган.

Матур мәктәп бакчасында
Гел бертөрле алмагач.
Дөнья ямьсез, көн күңелсез,
Илдар улым булмагач.
Яз көнендә кош оясын
Кирәк биек какмаска.
Илдар безне ташлап китте
Беркайчан да кайтмаска.
Машина килгәнне күргәч,
Йөгердем урам аша.
Ниләр генә уйласам да,
Уем улыма тоташа.
Иртән торсам, карлар ява,
Кар микән, буран микән.
Бу хәсрәтем бетәр микән,
Гомергә җитәр микән?
Лампочкалар якты яна,
Пыяласы кызганга.
Югалттым мин Илдарымны
Поезд узып барганда.
Иртә торуларым белән
Чәчемне үрәлмәдем.
Балалакаем йортка кайтты,
Битен дә күрә алмадым.
Әнкәем, бәгырькәем,
Мин бит синең бәбкәең.
Илдарым кайтыр тиздән дип,
Көткәнсендер, әнкәем.
Бакчадагы алмагачка
Былбыл кунса, кумагыз.
Мин кыска гомерле булдым,
Минем кебек булмагыз.
Аклы ситсы күлмәгемне
Бер генә дә кимәдем.
Самарга китми идем,
Үләчәгемне белмәдем.
Аклы ситсы матур диеп,
Казаннан алдырмагыз.
Әни, минем сүзем сиңа:
Догадан калдырмагыз.

samtatnews.ru

Просмотров: 1228

Комментирование запрещено