
Бикмөхәмәтовлар гаиләсе чыгарылыш кичәсендә.
Шенталы районының Денис авылында яшәүче Минһан әфәнде белән Мәдинә ханым Бикмөхәмәтовлар кызларына йолдыз исемен биргәннәр. Шуңа күрә дә Чулпан һәрвакыт якты йөзле, чиста күңелле, кайнар йөрәкле, спорт сөючән, тырыш, уңган, чибәр кыз булып үсеп җитте.
Чулпаныбыз чатнама суыкларда да йә чаңгыда, йә тимераякта шуа. Кайберәүләр эссе челләдән күләгәдә качып ятканда ул ерак дистанцияләрне узып, беренче килә. Шенталы районының кызлары арасында ГТО нормаларының бишенче баскычында бердән-бер алтын билгегә ия булучы да әле ул.
Чулпан тагын бер тапкыр спортның укуга комачауламавын, ә ярдәм итүен дә исбат итте. Аның өлгергәнлек таныклыгында бер «3″ дә юк, гел «4″ һәм «5″ билгеләре генә урын алганнар. Читать полностью →