Чит төбәкләрдә яшәүче татар яшьләрен татар туйларын уздыру мәсьәләсе кызыксындыра. Шуңа быел 26 нчы тапкыр уздырылачак Татар яшьләре көннәрендә бу мәсьәләне дә күтәрергә булганнар. Хәер, традициягә кергән чараларны да истән чыгарырга җыенмыйлар.
Быел XXVI Татар яшьләре көннәре 11-17 июль көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә узачак. 18-30 яшьлек 150 делегат катнашындагы бу чарага бер урынга ике кеше “ярышкан”. Төрле төбәкләргә квоталар төрлечә бүлеп бирелә икән. Әгәр син ел дәвамында “Идел” яшьләр үзәге белән тыгыз элемтәдә булып, үз төбәгеңдә татар телен җәелдерү, үстерү буенча проектлар тормышка ашырдың икән, димәк, сиңа Татар яшьләре көннәрендә урыннар түрдән, ягъни күбрәк урын карала. Мисал өчен, Удмуртия республикасыннан бирегә 18 кеше килсә, Сарытаудан – 9.
Читать полностью →