Җәйнең бер матур көнендә без үзебездә, Камышлы авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, актив ял итүче апа-әбиләребезгә кунакка киттек.
Олы яшьтә булуларына карамастан без аларның берсен дә өйдә ял итеп, күләгәдә чәй эчеп утырганнарын күрмәдек. Аларның барсы да бакчада иделәр: берсе чәчәкләренә су сибә, икенчесе җиләк җыя, өченчесе түтәлләр утый, дүртенчесе как киптерә.
Ә бакчадагы хозурлыкны күрсәң! Анда аллы-гөлле матур чәчәкләр, баллар тамып торырдай җиләк-җимешләр, искитмәле яшелчәләр, файдалы исле үләннәр үсәләр. Типтигез түтәлләр арасында бер чүп үләне дә күрмисең. Әйтерсең лә, апа-әбиләребез бакчадан бер дә кермичә, шушы чәчәкләр арасында үзләре дә чәчәктәй, кояштай балкып, бердә картаймыча матур итеп яшәп яталар!
Галимә апа Әхмәтшина чигү бизәкләрен бакчасындагы матур чәчәкләреннән аладыр, мөгаен. Ул: «Яшьләрдән калышмыйм», — дип, матур-матур композицияләр төзи, күлләвекләр ясап балыклар җибәрә.
Роза Гайзуллина матур итеп чигүләр генә чигеп ятмый, зур парникларда помидорлар, кыярлар үстерә, урманнан җыйган хуш исле җиләкләрдән как коя.
Зөлфия апа Нуруллина гомере буена салкын Себер җирләрендә яшәгәнгәме инде, җәйнең җылысына рәхәтләнеп туена. Аның йортында ни генә юк! Мәсхүт абый белән бергәләп ясаган кое эчендә төрле-төрле, аллы-гөлле чәчәкләр үсәләр, йортында матур җәнлекләр сыннары куелган, бакча тутырып яшелчәләр өлгерәләр.
Айсылу апа Харизованың горурлыгы — яран гөлләр! Биредә аларның ниндие генә юк! Зәвык белән эшләнгән йорт-куралтылар чәчәккә күмелгән.
Манҗиһан апа Нуруллиналарның йортлары урман янында урнашкан. Әйтерсең лә, әкияттәге патша сарае тора: зур матур итеп салынган өй, аны төрле-төрле җимеш агачлары урап алган, аяк асты тигез итеп таш плитка белән җәелгән. Ял итәргә, саф һавалы табигатьтә тәмле чәйләр эчәргә түгәрәк өстәл дә куелган, биредә күлләвек тә ясалган.
Исебез китеп, хәйран калып карап йөрдек. Шушы кадәр эшләрне башкарырга көч, теләк, исәнлек, бай хыял кирәк бит. Безгә, яшьләргә, бу — бик зур үрнәк. Шушындый хыялый, зәвыкка бай кешеләр булганда авылыбыз чиста, гүзәл, матур булыр, дип ышанабыз.
Камышлы авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Рушания Сәгыйть кызы ДИНДАРОВА.
Просмотров: 1407
молодцы ребята .