Мәхәббәт вирусы

Лебеди«Бармы ул саф мәхәббәт?» — дип
Сорау бирде бер хатын.
Йә үпкәләр, хәтере калыр,
Сезгә әйтмимен атын.
Бу сорауга җавап эзләп,
Бик озак уйлап йөрдем.
Янә бу хатын очрагач,
Болай дип җавап бирдем:
- Мәхәббәт йөрәктән чыккан
Тойгының иң татлысы,
Күңелдәге энҗеләрнең
Иң асыл, иң затлысы.
Саф мәхәббәт гөл-чәчәкле,
Гүзәллектән яралган.
Күңелләргә бәлзәм булып
Гашыйкларга таралган.
Нәфис сүзләр, татлы хисләр –
Мәхәббәт вируслары.
Күңел күгенең йолдызлары,
Ярсу йөрәк дуслары.
Бу вируска бер дару юк,
Аңа табиб кирәкми.
Ул вирус – бәхетле чире,
Бәхетсезгә эләкми.
Саф мәхәббәт син яшь дими,
Син карт, хәлең юк дими.
Гамьсез-ямьсезне сөйми,
Тәкәббергә баш ими.
Мәхәббәт чәчәген коймый
Туксанга җиткәндә дә.
Ялгыз итми, яннан китми
Кабергә илткәндә дә.
Кайберәүләр гөлне йолка,
Имгәтәләр, таптыйлар,
Гүзәллекне рәнҗетәләр,
Гамьсезлекне мактыйлар.
Сандугач, чәчәк, мәхәббәт
Акча тугел, ник кирәк?
Ахыры кайбер кешеләрдә
Агач күңел, таш йөрәк.
Сөю шатлык бүләк итә,
Сөю сагыш китерә.
Аппетитларын бетерә,
Ябыктыра-киптерә.
Сөю хыянәт тә итә,
Ләззәте дә зур аның.
Мәхәббәт ялкыны сүнсә,
Ни яме бар дөньяның?
Дөньяга яктылык уты,
Ямь бирә нурлы кояш.
Мәхәббәтсез гомер итү -
Кояшсыз яз, тозсыз аш.
Яшь кешегә мал кирәк,
Өлкәннәргә ял кирәк.
Шоколадсыз яшәп була,
Ярсыз торалмый йөрәк.
Мәңге сине ташламам дип,
Егет әйтә кызына.
Ә өйләнгәч, теге чибәр
Зәңгәр күзгә кызыга.
Бабай бик карт, үзе чирле,
Яше сиксәнгә җитә.
Гашыйк булган бер гүзәлгә,
Әбине ташлап китә.
Мәхәббәтнең үз законы,
Акыл да аны тыялмый.
Күңеленә кермәсен дип
Тимер ишек куялмый.
Мәхәббәтем чәчәк атты
Яшьлегемнең таңында.
Инде сиксән берне үттем,
Ә ул һаман янымда.
Һаман ярсый, һаман тибә,
Һаман дәрте сүрелми.
Күңел, ахыры, азрак ояла,
Бик яшьләргә үрелми.
Мин тумыштан оялчан кеше,
Хатынымнан да оялам.
Берәр чибәр янга килсә,
Кызарам, бүртәм, янам.
Әйтерсең лә ул фәрештә,
Дөнья кешесе түгел.
Моны акыл яхшы аңлый,
Никтер аңламый күңел.
Кыйммәтле, затлы әйберләр –
Алтын, алмаз, асыл таш.
Мәхәббәт тә шул кыйммәтле,
Шул ташларга ул охшаш.

Минабетдин ШӘРӘФЕТДИН.

2006 ел.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1602

2 комментариев

  1. Галимнэр исэплэп чыгарганнар:Мэхэббэт дип без кеше организмында 18 ай буленеп чыга торган ниндидер эйберлэрне(гормоннар ахры) атыйбыз икэн.18 айдан ул эйберлэр бетэ.Эгәр дэ общий бала или бизнес булса, яшэу давам итэ, эгэр дэ ничего не связывает икэн, кеше аерылыша,дип телевизордан сэйлэгэнэр иде бервакыт.

    • Афродита))) мәхәббәт шул ук зависимость инде)))Алкоголь, наркотик кебек.Эндорфиннар ( ләззәт-сәгадәт гармуны) бүленеп чыга. Тик мәхәббәт очрагында передоз агулануы юк, әмма икенче як агуы бар)))) уртак булмаска мөмкин, бетеп китәргә мөмкин.Ккараххтерлар туры килмичә)))))