Ышанычлы банкта – өлкән буын вәкилләре өчен кертем

%d0%b2%d0%ba%d0%bb%d0%b0%d0%b4%d1%8b-%d1%80%d0%be%d1%81%d1%82%d0%be%d0%ba-200%d1%85300-%d1%81%d0%b0%d0%bc%d0%b0%d1%80%d0%b0Пенсия яше – ул, ниһаять, шәхси эшләрең белән иркенләп шөгыльләнү чоры: бу чорда бакчада чәчәкләр үстерергә, башка шәһәрдә яшәүче дусларның хәлен белергә, диңгездә ял итәргә була. Кемдер эшкә йөрүен дәвам итә, кемнәрдер, банкларның керемле акцияләрен кулланып, финанс табыш ала.

Сезонлы кертемнәр – иң табышлы

Һәрбер диярлек банк, күбрәк клиентлар җәлеп итү максатыннан, клиентларына махсус акцион депозитлар тәкъдим итә. Аларның үзенчәлеге – югары процент ставкасында. Мәсәлән, “АК БАРС” Банк “Бәйрәм проценты (Праздничный процент)”* дип аталган кертем тәкъдим итә. Әлеге депозитның төп плюсы – аның югары табышлы булуы, процент ставкасы еллык 9,3% кадәр җитә. Вкладның төп шартлары турында тулырак мәгълүмат - www.akbars.ru сылтамасы буенча.

Өлкән буын турында кайгырту

Банклар, өлкән буын вәкилләренә аеруча зур игътибар биреп, аларга депозитлар буенча мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыра. Мәсәлән, “АК БАРС” Банкның “Пенсионный” кертеме Банкның депозитлар тупланмасыннан иң яхшы сыйфатларны алган. Бу социаль депозит, шуңа кертем суммасы иң түбән – 5 000 сумнан. “Пенсионный” кертеме буенча югары процент ставкасы гамәлдә. Банкта пенсионерларның мөмкинлекләрен исәпкә алалар, шуңа, шартлар буенча, клиент кертемне ачуга аз вакыт үткәннән соң да аннан табыш ала башлый. Саналган процентлар буенча акчаны килешүдә теркәлгән срокларда алып була дигән сүз бу. “Пенсионный” депозиты бу очракта өстәмә табыш алу чарасы булып тора.

Саналган процентларны кертем хисабында да калдырып була – бу очракта алар капитализация үтеп, тагын да үсәчәк. Өлкән буын вәкилләренә “Пенсионный” кертемен озайту турында да борчылырга кирәкми – банк бу хакта үзе кайгырта. Кертем килешүенең вакыты чыгуга, ул автоматик рәвештә озайтылачак.

“Пенсионный” депозиты шартлары турында тулырак мәгълүмат - www.akbars.ru сылтамасы буенча.

Кайда ачарга?

Башта пенсия яшендәге кешегә банк сайлап, аның бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банк хезмәткәре җыелган акчаларны урнаштыру шартлары турында тулы мәгълүмат бирәчәк. Бу уңайдан “АК БАРС” Банк аеруча уңайлы, чөнки аның бүлекчәләр челтәре шактый киң, шуңа да кертемне өйдән ерак булмаган урында да ачып була. Кертем турында килешүне имзалау өчен пенсия таныклыгы** һәм паспорт кирәк.

Өлкән буын вәкилләре өчен табышлы кертемнәргә ихтыяҗ һәрвакыт югары. Бигрәк тә хәзер, кризис һәм финанс тотрыксызлык шартларында, ышанычлы банктагы югары процентлы кертемнән алынган табыш өлкән буын вәкилләре өчен зур ярдәмче була ала.

“АК БАРС” Банкның пенсионерлар өчен тәкъдим иткән кертемнәре турындагы мәгълүматны 8 800 2005 303 телефоны буенча алырга була (Россия буенча шалтрату бушлай). Мәгълүмат шулай ул Банк бүлекчәләрендә һәм www.akbars.ru сайтында бирелә.

«АК БАРС» БАНК ААҖ, РФ Үзәк банкының 2015 елның 12 декабрендә бирелгән 2590 номеры генераль лицензиясе Реклама шартларында.

* Тәкъдим 13.10.2016 ел 31.12.2016 елга кадәр гамәлдә.
** Кертем ачылганда пенсия яшенә җиткән клиентлардан кертем ачу өчен пенсия таныклыгы соралмый (хатын-кызлар өчен 66 яшь, ир-атлар өчен – 60 яшь).

Просмотров: 1268

Комментирование запрещено