Изге урын буш тормый

0a8e94dea8169ee33e0a5855132a00fa_500_0_0Киләсе атнада татарның иң көчле егетләре Тольяттига җыела. Самара өлкәсендә 10-11 декабрь көннәрендә милли көрәш буенча Россия Чемпионаты узачак. Төп фаворит булып Татарстан командасы санала. Әмма республика беренчелеген откан ун батырның дүртесе ярышка бара алмаячак. Өчесе үзләре баш тарткан. Ни өчен?

Татарстан фаворит түгел?

Россия көрәш федерациясе башкарма директоры Рафил Әхмәтханов сүзләренә караганда, алар 45 төбәккә чакыру җибәргән. “40 командадан 250­ләп көрәшче килер дип өмет­ләнәбез. Күпме буласын кистереп кенә әйтеп булмый. Чөнки бер атна эчендә төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин, – ди ул. – Татарстан фаворит дисезме? Ә мин андый фикердә түгел. Россия Чемпионатында беренчелек өчен ун команда ярышачак дип уйлыйм”. Башкарма директор бу сүзләре белән башка төбәкләр­нең күңелендә өмет уятасы килә, ахрысы. Начар алым түгел үзе. Тик менә статистика киреләнә. Әле элегрәк илкүләм ярышларда Татарстан егетләренә Башкортстан көрәшчеләре каршылык күрсәтә иде. Әмма соңгы берничә елда ут күршеләрдә көрәшкә игътибар кимү сизелә. Әйтик, узган ел Мари Илендә узган турнирда тугыз авырлык үлчәвенең бишесендә Татарстан егетләре чемпион исемен яулады.

Игътибар белән карасак, алар тагын да күбрәк. Ник ди­гәндә, үз составларын көчәйтү өчен кайбер күрше төбәкләр үзләренә читтән көрәшче чакыра. Әйтик, былтыр 65 килолы егетләр ярышын откан Булат Юнысовны барысы да Мамадыш егете дип белә. Ә Йошкар-Олада ул Удмуртия данын яклады. Башкортстан өчен бил алышкан Артур Зөлкәрнәев Татарстанда кө­рәшкәндә Теләче өчен бил алыша. Мари Иле егете Муса Галләмов та аның якташы санала. Ульян пәһлеваны Сергей Павлик исә соңгы елларда Зәй батырына әверелде. Артур, Муса һәм Сергей Татарстан Чемпионатында уңышка ирешә алмады, шуңа күрә моның әҗерен Россия Чемпионатында кайтарырга тырышачак.

Бу хәлгә төрлечә бәя бирү­челәр бар. Кемдер танылган кө­рәшчеләрнең төрле команда өчен чыгыш ясавын өнәп бетерми. Икенчеләр исә, профессиональ дәрәҗәсенә җиткән спортчыга чик куярга ярамый, биле нык булганда, көрәшеп калсын, ди. Ә оештыручылар җиңүчеләр исемлегенә күбрәк команда керүне хуп күрә. “Без егетләрнең башка ярышларда кем өчен көрәшкәненә игътибар итмибез. Россия Чемпионатына исә паспорттагы мөһерләренә карап кертәбез. Пропискалары бар икән, ничек каршы килә алыйк? Димәк, барысы да тәртиптә”, – ди Рафил Әхмәтханов.

Тольяттига дүрт чемпион бармый

Россия Чемпионатына барасы егетләрне республика ярышы нәтиҗәләре буенча сайлап алалар. 11-12 ноябрь көннәрендә Казанда узган турнирда Нәфис Миңнебаев (Биектау), Марат Кәримов (Әлмәт), Азат Нурмө­хәммәтов (Яңа Савин), Рамил Синәкәев (Әлмәт), Илдар Гыйниятуллин (Теләче), Ринас Кәли­муллин (Менделеев), Булат Мусин (Яңа Савин), Раил Нургалиев (Теләче), Радик Сәлахов (Зәй) һәм Ильяс Галимов (Әлмәт) җиңү яулады. Әмма Тольяттига ун чемпионнан бары алтысы гына барачак. Беренчедән, Россия Чемпионатында үлчәү категорияләре бергә кимрәк. Бездә авырлыгы 100 килодан артканнар һәм 130дан зурраклар аерым кө­рәшә. Тольяттида исә центнердан авырракларның барысы да бер категориягә керә. Әнә шуңа күрә Татарстанның милли көрәш федерациясе вәкилләре ике чемпионнан берсен сайлап алган. 130дан авырраклар арасында чемпион булган Әлмәт батыры Ильяс Галимов әзерлеге җитмәүне сәбәп итеп ярышка барудан баш тарткач, аның урынын Фирдүс Зәйнуллин дәгъвалады. Ике көн элек Фирдүсне һәм 130 килолы егетләр ярышын откан Радик Сәлаховны, Казанга махсус чакыртып, араларыннан көч­ле егетне сайладылар. “Егетләр үпкәләмәсен, барысы да гадел булсын дип шулай эшләдек”, – ди Татарстанның милли көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин. Әлеге очрашуда Зәйнуллин өстенрәк чыккан һәм Россия Чемпионатына ул бара. Әмма аңа да җиңел булмаячак. Чөнки бу категориядә 170 килолы Сергей Павлик бар бит әле.

Тольяттига бармаячак тагын бер чемпион – Раил Нургалиев. 100 килолылар арасында Теләче батыры быел билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы булып танылды, аннары Татарстан Чемпионатында бил алышты. Раил ярыштан баш тартуын арыган булуы һәм җәрәхәт алуы белән аңлата. Аның урынын Минзә­ләдән Ришат Гайнетдинов алыр дип көтелә. Сүз уңаеннан, республика бәйгесендә Ришат, җәрә­хәт­ле булуын әйтеп, финал алышында Раилгә каршы келәмгә чыгып тормаган иде. Хәзер менә бу хәлнең киресе кабатлана. Россия Чемпионатына 60 килолы чемпионыбыз Нәфис Миңнебаев та бармый. Биектау егетенә берьюлы ике йөкне тартырга туры килә. Ул районның спорт бүлеген җитәкли. Эше күп булу сәбәпле, ул да ярыштан баш тарткан. Нәфисне Илсур Гыймадетдинов (Кукмара) алмаштырачак.

Тольяттида беренче урынны алган егетләргә – 50 мең, икенчегә – 40 мең, өченчегә 30 мең сум акчалата бүләк ясарга җыеналар. Тренерларны да буш калдырмаячаклар.

“Ватаным Татарстан” (№ 181, 02.12.2016).

Просмотров: 1106

Комментирование запрещено